Атаклы җырчылар, язучылар, галимнәр, артистлар арасында яһүд тамырлары булган кешелщр бик күп. Яһүдләр, чынлап та, бик акыллы халык, чөнки алар балаларына кечкенәдән дөрес тәрбия бирә.
Андый тәрбияне балаларыбызга без дә бирә алабыз.
Хата ул – тәҗрибә
Без балаларны хаталар өчен ачуланабыз һәм «без бит моны яхшы нияттән эшлибез» дип, үз-үзебезне юатабыз. Контроль эшне «икеле»гә эшләгән? Дәресен хәзерләмәгән? «Укыйсың килми икән, урам җыештыручы булырсың әнә!» – дигән сүзләр балада укуга мотивация түгел, ачу килү хисен генә уята. Хаталар өчен балаларны оялтырга тырышабыз. Андый балалар хаталанудан курка. Курку исә нәрсәнедер эшләп карыйсы килү теләген бетерә. «Тагын хаталансам?» – дип фикер йөртә бала һәм үз-үзен чикли. Кемнең үзен ачуландырып торасы килсен?!
Хаталанган өчен балаларны ачуланмый да, оялтмый да яһүдләр. Ә менә шушы хатадан нәтиҗә ясарга өйрәтә. Хата ул – тәҗрибә, ди алар.
Иң кадерле әйбер – вакыт
Яһүдләр моны балаларына кечкенәдән сеңдерә. Игътибар иткәнегез бармы – бу халык балаларын кечкенәдән нинди генә түгәрәкләргә йөртми. Алар үз вакытларының кадерен белеп үсә. Әлбәттә, бу очракта әти-әниләрнең үз үрнәге дә бик мөһим.
«Сакалы булуы гына кәҗәнең раввин булуын белдерми»
Беренче тәэсирләргә бигүк ышанып бетмәскә куша бу яһүд мәкале. «Киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар», – дип әйтәбез бит үзебез дә. Беренче тәэсир алдаучан була.
«Үзеңнән дә яхшырак булып күренергә тырышма!» – яһүд әниләренең үз балаларына өйрәтә торган тагын бер мөһим сабагы бу. Алайса, кемгәдер ошыйбыз, дип, кайчагында үзебездән үзебез уздырып җибәрәбез бит. Ә менә яһүдләр үз балаларына моны тыя икән.
Алтының һәм китабың төшеп китә икән, башта китапны күтәр
Яһүдләр бик акыллы халык дигән сүз стереотип кына түгел, чынлап та хак сүзләр. Дөньядагы Нобель премиясе ияләренең 22 процентны яһүдләр тәшкил итә. Белемгә мәхәббәт аларга кечкенәдән сеңдерелә. Балаларга белем бирү өчен тотылган акча – киләчәккә иң яхшы инвестиция, ди алар. Кечкенәдән белем алырга күнеккән бала үскәч тә шушы юлны дәвам иттерә.
Ат сине яу кырына алып керсә дә, синең өчен үзе сугыша алмый
Яһүд әниләре турында әллә никадәр мәзәк уйлап табылган. Яһүдләр бала тәрбиясенә бик зур әһәмият бирүчеләр. Ләкин алар вакытында туктап калырга кирәген дә белә. Алар үз балаларына иң яхшы старт бирүчеләр ләкин шул ук вакытта бала үзе эшләргә тиеш, дип санаучылар. Балалар өчен үзең эшләү – «аю хезмәте күрсәтү» дип саный алар. Балалар үсә, һәм аның өчен барысын да әти-әни эшләвенә күнеккән кеше моны алга таба да таләп итәчәк.
Иң тәмле йөзем агач башында
Азга да канәгать булырга, яхшыракка омтылмыйча да яшәргә мөмкин. Ләкин яһүдләр үз балаларын гел алга, яхшыракка, күбрәккә омтылырга кирәк, дип үстерә. Байлык та, дәрәҗә дә, уңыш та бары тик куркып калмыйча алга таба баручыларга гына насыйп була.
Баланы максатчан һәм уңышлы кеше итеп үстерүе бик җайлы түгел.
Мәкаль һәм әйтемнәрдә – халыкның зирәклеге. Ә сез балаларыгызны нинди мәкаль-әйтемнәргә таянып үстерәсез?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк