Логотип
Белмәсәң бел

Дәфнә яфрагы  – витаминнар оясы

Дәфнә (лавр) яфрагы – дөньяда иң борынгы тәмләткечләрнең берсе. Ул яфраклар организмның авыруларга каршы торуын көчәйтә, антиоксидант матдәләргә бик бай. Кайбер файдалы үзлекләрен сез дә белеп китегез...

Дәфнә (лавр) яфрагы – дөньяда иң борынгы тәмләткечләрнең берсе. Ул яфраклар организмның авыруларга каршы торуын көчәйтә, антиоксидант матдәләргә бик бай. Аның сафландыргыч һәм дәвалау үзлеге борынгы Грециядә үк билгеле булган. Кайбер файдалы үзлекләрен сез дә белеп китегез.

1. Канда шикәрне киметергә булыша. Дәфнә яфрагы, алма, корица, канәфер кебек үк, инсулинның активлыгын күтәрә, ди галимнәр. Чөнки аның составында хром бар.

2. Холестеринны киметүгә булыша. Вакланган дәфнә яфрагын көн саен куллансаң, 30 көн эчендә «начар» холестерин кими. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау өчен дә файдалы ул. 

3. Хроник ялкынсынуларга каршы көрәшә, хроник авырулар үсешен тоткарлый.

4. Организмнан токсиннарны, шлакларны, авыр металларны чыгара.

5. Аналык муентыгында, канда (лейкоз), сөт бизләрендә, юан эчәктә яман шешкә каршы торучанлыкны көчәйтә.

6. Йөткерүдән котылырга ярдәм итә.

7. Организмны бик яхшы дезинфекцияләүче көчле антисептик булып тора.

8. Иммунитетны күтәрә.

9. Буыннар, мускуллар сызлавын бетерә, көзән җыерудан саклый.

10. Кан тамырларын киңәйтә.

11. Тән тиресе җәрәхәтләнгәндә тиз арада төзәлүенә булыша.

12. Азык эшкәртүне җайга сала.

13. Үпкәләргә уңай йогынты ясый, какырыкны чыгарырга булыша.

14. Йокысызлык, психологик стресс вакытында тынычландыра.

15.  Дәфнә яфрагы белән корица кушылган чәй ябыгырга булыша.

 Белеп торыгыз: бала имезгәндә, аллергия күзәтелгәндә, эч катканда, ашказаны авырулары булганда дәфнә яфраклары зарарлы.

Шикәр чиренә каршы кулланыла торган киңәш.
Яңа уңыштан җыелган 10 коры дәфнә яфрагын керамик йә пыяла савытка 750 мл кайнап торган суга саласың. Капкачын ачып, төнәтәсең. 4 сәгатьтән аны эчәргә ярый. Һәр көн ашар алдыннан 30 минут кала, 100–150 мл эчәргә кирәк.  
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар