Логотип
Белмәсәң бел

Черкидән ничек котылырга?

Әллә май эссе килү сәбәпле, быел черки бик күп. Кичләрен генә түгел, көндезләрен дә тынгы бирмиләр. Ямьле җылы кичләрнең дә ямен боза шул черки халкы. Аларга каршы көрәш чараларын барладык.


Әллә май эссе килү сәбәпле, быел черки бик күп. Кичләрен генә түгел, көндезләрен дә тынгы бирмиләр. Ямьле җылы кичләрнең дә ямен боза шул черки... Аларга каршы көрәш чараларын барладык.


–    Озынборыннар канәфер, базилик, әнис, эвкалипт исен яратмыйлар. Тәннең ачык урыннарына шуларның эфир маен сөртергә яки учакка, шәмгә тамызырга була. Эфир майлары салынган су белән коену да ярдәм итәр. 


–    Җәйге кичтә черкиләр кәефегезне бозмасын дисәгез,  өстегезгә нәрсә киюегезгә игътибар итегез. Ачык төстәге, бар җирне каплый торган киемнәр киегез. Караңгы төстәге киемнәр  җылылык энергиясен күп чыгара, ә черкиләр кайда җылы – шунда. 


–    Бүлмәгә тәрәзәдән черки кермәсен дисәгез, тәрәзә тоткасына су тутырылган пакет элегез. Бу сәер алым Латин Америкасыннан килгән. Мондый пакет яныннан очкан черкиләр, бүлмәне  дөрес итеп күрми. Бу аларны куркыта.  Нәтиҗәне тагын да яхшырак итү өчен,  су тутырылган пакет эчендә тимер акчалар салыгыз. Тәңкәнең судагы чагылышы бөҗәкләрне тагын да куркытачак.


–    Иң нәтиҗәле алым –  учак ягарга. Ул төтенләп, пыскып торсын. Бөҗәкләргә сулау авырлаша, шуңа күрә төтен тирәсендә очмыйлар. Төтен күбрәк булган саен, черки булмаячак. 


–    Әремнән гөлләмә җыеп, утырган җиргә элеп куйсагыз, черкиләр килмәс. Алар әрем исен  яратмый. 


 Әгәр дә черки тешли икән:
–    Черки тешләгән урынны уксус белән сөртегез;
–    Боз куегыз;
–    Тозлы су белән сөртегез;
–    Аспиринны  төеп, су белән болгатыгыз. Бу кушылманы сөртү дә файдалы;
–    Теш пастасы тидерегез;
–    Иң мөһиме – черки тешләгән урынны кашымагыз.


Ә сез нинди чаралар кулланасыз? Бүлешегез әле. Бу үтә дә актуаль җәй көнендә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар