Логотип
Белмәсәң бел

Cельдерей

Табигать – иң яхшы даруханә. Белеп куллансаң, андагы һәр үсемлекнең ниндидер шифалы үзлеге бар.  Бүген сельдерейның файдалы үзлекләре турында сөйләшәбез. 

Табигать – иң яхшы даруханә. Белеп куллансаң, андагы һәр үсемлекнең ниндидер шифалы үзлеге бар.  Бүген сельдерейның файдалы үзлекләре турында сөйләшәбез. 

Әлеге үсемлекне, һичшиксез, дару үләне дип әйтергә мөмкин. Аның составы бик бай һәм уникаль: кумарин матдәсе онкологик микропроцессларны тоткарлый, ацетилен һәм фенокислоталар да яман шеш башлану ихтималын кисәтә. Фталидлар исә кан тамырларын киңәйтә, кан басымын төшерергә ярдәм итә. Организмның каршы торучанлыгын арттыручы С витамины турында болай да беләсез инде. Буыннар авыртканда да әлеге үсемлекнең шифасы бар: бәвел кудыру үзлеге белән ул буыннарга утырган тозларны эретеп чыгара. Ашкайнату системасына булган тәэсире дә исткиткеч: эч күбүне бетерә, артык авырлык белән көрәшергә ярдәм итә, бавырны саклый, холестеринны киметә, хәтта эренле бетчәләрдән, псориаздан, экземадан да дәвалау үзлегенә ия. 

Сельдерейны ничек кулланырга?
Аны салатларга, ашларга кушарга, томалап пешерергә була. Ә менә  сельдерейның согын куллану тагын да файдалырак. Клетчатка булмаганлыктан, андагы файдалы матдәләр тизрәк, тоткарлыксызрак үзләштерелә. Сельдерей чи килеш ашар өчен дә тәмле. Бер стакан сокны сыгып алырдай күләмдә кулланырга була аны. 

Сельдерей согын нинди микъдарда эчәргә?
Шифалы үзлекләрен тояр өчен, тәүлегенә 450 мл сок куллану идеаль вариант булып санала. Сок белән дәвалануны аз гына күләмнән башлап, көн дә арттыра барырга кирәк. Тәменә ияләнер өчен, баштагы мәлләрдә сельдерей согына лимон, лайм, алма суты яисә берәр үлән кушып эчә аласыз. 

Аны кайчан куллану отышлырак?
Сельдерей согы иртән ач карынга эчелә. Башта бер стакан җылы су эчеп куйсагыз яхшы. 15–30 минуттан соң иртәнге ашны ашарга була. Иртән эчә алмасагыз, көннең башка вакытында – ашарга ярты сәгать кала яки ашаганнан соң ярты сәгать узгач та мөмкин. 

Сельдерей согын алдан әзерләп куярга буламы?
Билгеле, әле генә сыгылган сок файдалырак. Андый мөмкинлек булмаса, әзер сокны өсте ябулы савытка салып, суыткычта сакларга мөмкин. Әмма ул бер тәүлектән артык сакланмый. 

Сокны ничек әзерләргә?
Соксыккыч куллану иң кулай вариант булып санала. Ул булмаса, сельдерейны иттарткыч аша чыгарып, согын марля аша да сөзә аласыз. 

Сельдерей согы куллана башлагач, күпләр эчәклектә үзгәрешләр тоя. Бу – организмның токсиннардан чистарыну процессы, борчылырга кирәкми. Сельдерей согы эчәклектәге патоген микроорганизмнарны юк итә, бавырны чистарта. Эчнең йомшаруы әнә шуннан, әмма ул озакка бармый, организм күнеккәч, үзеннән-үзе бетәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар