Логотип
Белмәсәң бел

Бу өч әйбердән тизрәк котылыгыз! 

Кайберәүләр яхшы гына акчалар эшләп тә, һич мантый алмыйлар. Иң кирәк әйберләрне сатып алу да проблемага әйләнә. Сәбәбе нидә икән?

Кайберәүләр яхшы гына акчалар эшләп тә, һич мантый алмыйлар. Иң кирәк әйберләрне сатып алу да проблемага әйләнә. Сәбәбе нидә икән? Зирәк кытайлар бөтен хикмәт безне чолгап алган энергиядә дип аңлата. Бәхетле, сәламәт яшәр өчен негатив энергиядән арынырга кирәк дип өйрәтә алар. Өйдә «генераль уборка» ясап, өч әйбердән котылу ягын карарга кирәк икән. Менә алар: чатнаган, ватылган савыт-саба, иске киемнәр, ясалма чәчәкләр. 

 

Кителгән чынаяклар 

Һәр өйдә бардыр алар. Чатнаган булса да, әй, чәй эчеп була бит әле, дип, һаман кулланып йөрибез. Яңасын алырга акча жәлләп тә, ул чынаякка ияләшүдән дә була ул. Кытай философиясе буенча, нәкъ менә чатнаган урыннарга начар энергия туплана икән. Һәм ул алдагы тормышыңда чагыла, ди. Андый тәлинкә, чынаяклардан тизрәк котылырга кирәк! 

Савыт-саба – байлык, муллык символы. Ул кителсә, язмышың да кителә. 

Өегездә матур савытлар гына тотыгыз! 

 

Иске туфли, күлмәкләр   

Һәр өйдә бер пар булса да тапталып, кыйшаеп беткән туфлиләр, тузган свитер, сәдәфләре коелган күлмәк, әллә кайчангы кыршылып беткән пальто булмый калмый. Күпләр, бәлки, киләчәктә кияргә туры килер, дип, һаман чыгарып ташларга кызганалар. Ә ул, кагыйдә буларак, тузан җыеп, негатив таратып, кешене апатиягә этәреп ята бирә. Иске аяк киемнәрен, күлмәкләрне тиз арада юк итәргә кирәк. 

Фен-шуй буенча, гардеробына ревизия ясаган кыз якын арада яраткан кешесен очратып, кияүгә чыга, иске әйберләрдән котылган кеше перспективалы эш таба, диләр. 

 

Ясалма чәчәкләр 

Кайберәүләр өйләрен ясалма чәчәкләр белән бизәргә ярата. Фен-шуй көнчыгыш философиясе өйдә андый чәчәкләр тотуга катгый каршы. Алар начар энергияне магнит урынына тарта, диләр. Тикмәгә генә халыкта: тере чәчәкләр – исәннәргә, үле чәчәкләр – үлгәннәргә, дип әйтмиләрдер. Ясалма чәчәкләр үлгән чәчәкләр инде ул. Мондый символ булган өйдә анда яшәүчеләр өчен куркыныч яный. Хәтта үсеп утырган алоэ гөле генә дә өйдә негатив энергия тарата. Аны залда, йокы бүлмәсендә, кухняда тотарга ярамый – балконга чыгарырга кирәк.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар