Логотип
Белмәсәң бел

Бүген шоколад көне

Шоколад яратмаган кеше сирәктер. Аның хуш исенә, бернәрсә белән дә чагыштырып булмаслык тәмле тәменә каршы торуы кыен. Бер кисәк кенә кабып куйсаң да, шунда ук күңелләр күтәрелеп китә.  Шоколад тәмле булуы өстенә, файдалы да. Ул иң яхшы антидепрессант санала.

Һәр елның 13 сентябре Россиядә һәм башка илләрдә Халыкара шоколад көне буларак билгеләп үтелә. Рәсми булмаган интернациональ бәйрәм санала ул. Ни өчен нәкъ менә 13 сентябрьдә уздырыламы? Бу көнне АКШта беренче шоколад фабрикасын ачкан Милтон Херши туган (1857 ел). Ничек бәйрәм ителәме? Әлбәттә инде, шоколад белән сыйланып.

Шоколад яратмаган кеше сирәктер. Аның хуш исенә, бернәрсә белән дә чагыштырып булмаслык тәмле тәменә каршы торуы кыен. Бер кисәк кенә кабып куйсаң да, шунда ук күңелләр күтәрелеп китә.  

Шоколад тәмле булуы өстенә, файдалы да. Ул иң яхшы антидепрессант санала, чөнки составында триптофан дип аталучы аминокислота бар. Әлеге аминокислота шатлык гормоны булган серотонин бүленеп чыгуда зур роль уйный. Чамасын белеп кенә кулланганда, шоколад эшләү сәләтен арттыра, игътибарны тупларга ярдәм итә, акыл эшчәнлеген яхшырта. Бу тәмле десерттагы антиоксидантлар организмның картаю процессын тоткарлый, хәтта иммунитетны да яхшырта ала. 
Ләкин шунысын истән чыгармаска кирәк: шоколад бик калорияле ризык: майларга һәм углеводларга гаять бай. Көн дә кисәге белән шоколад ашасаң, симерү һәм шикәр диабеты кебек чирнең янавын көт тә тор. 
Сәламәт өлкән кешегә бер сыйланганда шоколадны 50 граммнан да арттырмаска һәм атнага ике тапкырдан да күбрәк  кулланмаска киңәш итәләр. Өч яшькә кадәрге балаларга шоколадны, гомумән дә, бирмәскә кирәк. Аларның ашкайнату системалары әлеге катлаулы ризыкны эшкәртә алмый. Ә менә 5-6 яшендә балаларга атнага ике тапкыр 20 граммнан артмаган шоколад кисәге бирергә була. 
Нинди шоколад файдалырак?
Бу баллы тәгамнең категориясе какао күләменә карап билгеләнә. Какао күбрәк булган саен, файдалырак санала. Натураль шоколадта какао мае гына кулланыла һәм шундый продукт кына шоколад дип аталырга хокуклы. Какао мае урынына башка төрле үсемлек майлары салынып ясалганы кондитер плиткасы дип атала. 
Кибет киштәсенә күз салсак, шоколадның нинди генә төрләре юк. Сөтлесе, ачысы, агы, көрәне... Сыйфатлы шоколад тешләгәндә «керт» итеп сынарга, авызда бик тиз эрергә тиеш. Какао маеның эрү температурасы 32 градус, безнең тән температурасыннан да түбәнрәк. 
Шоколад – бик нәзберек ризык. Аны дөрес итеп сакларга да кирәк. Какао мае озак сакланмый, тиз бозыла. Какао мае күбрәк булган саен, саклау срогы шулкадәр кыскарак. 

Кайчагында шоколад өсте агарып киткән була. Димәк, саклау шартлары бозылган, җылыда торган. Мондый шоколадның тәме дә икенче, файдалы үзлекләре дә кимегән була. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар