Логотип
Белмәсәң бел

Баланы берүзең генә тәрбияләү аңа ничек тәэсир итә?

Баласын ялгыз гына үстергән (яки үстерергә җыенган) хатын-кызлар адым саен булмаса да, шактый еш очрый. Сәбәпләр төрле булырга мөмкин, әлбәттә. Кемдер баштан ук: «Үзем өчен генә табам», ˜– дип, ялгыз үстерәчәген белеп таба. Кемнәрнедер язмыш аера: ниндидер фаҗига аркасында хатын-кыз баласы белән үзе генә кала. Ә кемнәрдер: «Мин аларны синнән башка, үзем генә дә аякка бастырам!» – дип, шушы юлны сайлыйлар...


Баланы тигез канат белән үстерү күпкә җиңелрәк, әлбәттә. Әмма шулай килеп чыккан икән инде, сез менә нәрсәләргә әзер булырга тиеш:

1. Акча җитмәүгә
Бу табигый инде: берүзең тормышны алып бару, икәү җигелеп тарту түгел. Матди яктан шактый кысылырга туры киләчәк. Балага да икәү булганда алган бөтен әйберне алырга мөмкинлегегез җитмәячәк хәзер.  

2. Вакыт җитмәүгә
Сезгә хәзер билегезне кысыбрак буарга, барысына да өлгерергә туры киләчәк: эштә дә эшләргә, балаларны да тәрбияләргә җитешергә. Иң мөһиме – әти дә, әни дә ролен башкарырга. Җиңел вазыйфалардан түгел бу: моңарчы булган графигыгызга шактый үзгәрешләр кертергә туры киләчәк. 
Бала белән үткәргән вакыт сыйфатлы да булырга тиеш бит әле ул. Нәрсәдер эшләгәндә, башка әйберләр турында уйлый-уйлый бала белән аралашу моңа керми. Әгәр балагыз бер генә түгел икән, һәр бала белән аерым вакыт үткәрү проблемасы да туарга мөмкин. 

3. Эш күплеккә, берьюлы берничә мәсьәлә хәл итүгә
Сез хәзер өйдә үзегез генә һәм йортта килеп чыккан һәр проблеманы үзегез хәл итәргә, үзегез карарлар кабул итәргә тиеш буласыз. Һәм аларның берсе дә, гадәттә, чират көтми: һәрберсен бүген, менә хәзер хәл итәргә кирәк. 
Балаларыгыз берничә булганда, аларның моңарчы булган мавыгулары, түгәрәкләре, секцияләре үзгәрмәсен дисәгез, сезгә бик нык тырышырга туры киләчәк. Һәрберсен каршы алу, озату яки моны оештыру сезнең өстә булачак бит

4. Үпкәләүләргә
Балалар белән ялгыз калуны сез хәл иттегез, алар түгел. Шуңа күрә күп вакыт алар моның белән килешмәячәк һәм барысына да сезне гаепләячәк. Бу югалтуны алар шактый тирән кичерәчәк, холыклары үзгәрәчәк: тиз кабынып китәчәкләр, агрессия билгеләре дә барлыкка киләчәк. 

5. Балаларны дисциплинага өйрәтергә
Сезгә хәзер балаларны ялгызыгыз гына тәрбияләүгә күнегергә туры киләчәк. Сез генә түгел, балалар да бу үзгәрешләргә күнегергә, аны кабул итәргә тиеш булачаклар. Алар үзләрен элеккечә хис итсеннәр, үзләре турында кайгыртуны, яратуны  тойсыннар өчен, сез, мөгаен, барысын да эшлисездер. Әмма шулай булса да, вакыт-вакыт алар үзләре турында «мине яратмыйлар», «мине ташладылар» дип уйлыйлар, шулай хис итәләр. Моның ачуын кабат сездән алачаклар – әзер булыгыз. Балалар – манипуляция осталары алар. Менә шундый вакытларда дисциплиналары белән дә проблемалар килеп чыгарга бик мөмкин. 

6. Мәктәптәге проблемаларга
Моңа кадәр ата-аналар җыелышына кайсыгыз йөри иде? Хәер, кем йөрсә дә, хәзер мәктәп белән бала арасында арадашчы булып сез генә калдыгыз. Барысына да өлгерү җиңел булмаячак... Әгәр дәресләрен һәр көнне карарга, кызыксынырга, булышырга өлгермисез икән, көндәлекләрдәге билгеләрнең түбән тәгәрәвенә әзер булыгыз. Тәртибе белән бәйле проблемалар килеп чыгу да көттермәс. 

7. Үзара мөнәсәбәтләрдәге проблемаларга
Әнисе (ә кайбер очракларда – әтисе) белән генә калган баланың күңелендә нинди хисләр давылы уйнаганын ул үзе генә белә. Ачу да бар анда, үпкә дә, күралмау да... Мондый шартларда яңа мөнәсәбәтләр корырга ул, әлбәттә, әле әзер түгел. Шуңа күрә аны яңа әти (яңа әни) белән таныштырырга теләвегез уңышсыз төгәлләнүе дә бар. 

8. Балаларыңа артык бәйлелеккә
Берүзе калгач, әни кеше (яки әти кеше) балаларына бик нык бәйләнергә мөмкин: сөйләшер, аралашыр кеше җитмәгәндә, үзен ялгыз тойганда... Бу исә балаларның мөстәкыйльлеген бик нык чикләргә, киләчәктә аларга өйдән киткәндә зур проблемалар тудырырга мөмкин.

Фото: Image by Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар