Логотип
Белмәсәң бел

Яшьлек сагында – балан

Баланда С витамины лимонга караганда да күбрәк. Шулай ук аның составына РР, А, В төркеме витаминнары, К һәм Е витаминнары керә. А витамины шешләрдән булыша, К витамины кан китүне, кан савуны кисәтә, В төркеме витаминнары иммунитетны эшләтә, нерв системасы эшчәнлеген көйли. Е витамины яшьлекне озынайтучы антиоксидант ролен башкара.

Балан җиләге составына макро һәм микроэлементлар да керә: бакыр, калий, молибден, марганец, цинк, селен, хром, кобальт һәм башкалар.
Моннан тыш баланда органик кислоталар, флавоноидлар, пектиннар, фенол кушылмалары, майлы кислоталар күп.
Баланның шундый бай составы бик күп файдалы сыйфатлар турында сөйли. 

Балан:
– йөрәк эшчәнлеген яхшырта;
–  дезинфекцияли;
–  иммунитетны ныгыта;
–  гастритны дәвалый;
–  яман шеш авырулары куркынычын киметә;
–  баш авыртудан ярдәм итә;
–  ялкынсынуны дәвалый;
–  бавыр авыруларыннан ярдәм итә;
–  кан басымын төшерә;
–  эчне йомшарта;
–  температураны төшерә;
 – астмадан булыша;
–  бөер авыруларын дәвалый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар