Логотип
Белмәсәң бел

Ашыгыч ярдәм кирәк булганда кайда мөрәҗәгать итәргә

Һәлакәткә очраганда, бик тиз генә ашыгыч ярдәм кирәк булганда, телефон буенча 112 номерын җыеп, коткару хезмәтенә мөрәҗәгать итә аласыз.

Һәлакәткә очраганда, бик тиз генә ашыгыч ярдәм кирәк булганда, телефон буенча 112 номерын җыеп, коткару хезмәтенә мөрәҗәгать итә аласыз.

Мәгълүм булганча, 2014 ел башыннан илдә ашыгыч ярдәм, янгын, полиция һәм газ хезмәтенең яңа номерлары кертелде. Хәзер инде без элеккеге номерлар алдына «1» санын гына өстибез: әйтик, янгыннан саклану һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына – 101; полициягә – 102; ашыгыч ярдәмгә –103; газ хезмәтенә 104 номеры белән илнең теләсә кайсы шәһәреннән, авылыннан мөрәҗәгать итә аласыз. Хәтта юлда барганда да шалтырата аласыз.

Моннан тыш, ашыгыч хезмәт ярдәм чакыруның (112) бердәм номеры эшли. Нинди ярдәм сорап шалтыратуга да карамастан, ярдәм сораучының үтенече, әлеге номер аркылы теләсә кайсы ярдәм күрсәтү хезмәтенә барып ирешәчәк. Бу номерга рус һәм инглиз телендә, телефонда SIM карта булмаганда яисә SIM карта эшләмәгәндә дә, телефоныгызда акча беткән чак туры килгәндә дә шалтыратырга була. Шалтыратулар бушлай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар