Хәзерге заманда җан тынычлыгы эзләп, берәүләр чит илләргә ял итәргә чыгып китә, икенчеләре психологларга йөри, өченчеләре йога белән шөгыльләнә... Ләкин барыбер күңелгә нәрсәдер җитми. Тынычлыкны кайдан табарга соң? Шушы сорауга җавап эзлибез.
Әлфия ШАҺИЕВА
Хәзерге заманда җан тынычлыгы эзләп, берәүләр чит илләргә ял итәргә чыгып китә, икенчеләре психологларга йөри, өченчеләре йога белән шөгыльләнә... Ләкин барыбер күңелгә нәрсәдер җитми.
Тынычлыкны кайдан табарга соң? Шушы сорауга җавап эзлибез.
Илсөя Хисамова (Казан шәһәренең «Сабыйлар» балалар бакчасы тәрбиячесе):
– Тынычлык ул – уйларың, башың белән гармониядә булу. Кайвакыт проблемалар, эш мәсьәләләре шуның кадәр күп була ки, хәтта баш та авырта башлый. Менә шул халәттә булмау күңел тынычлыгы вакытыдыр инде. Аны табу өчен, кайвакыт эш мәсьәләләрен эштә калдырып торырга һәм бары тик Аллаһка тәвәккәлләргә кирәк. Шул мизгелдә барысы да Аның кулында икәнен искә төшереп, жиңел сулап куясың. Ләкин мондый вакытларда үз-үзеңне дөрес аңлау бик мөһим. Үзеңнең теләкләреңне, эчке сиземләвеңне тыңлап, «хәзер сиңа тынычлык дәрәҗәсенә килер өчен ни кирәк?» дигән сорауга җавап тынычлык табарга булышыр, Ин ша Аллаһ.
Гөлзидә Хәялиева (КФУ студенты):
– Диңгездә зур-зур дулкыннарның ярга ярсуланып бәрелгән – давыл кузгаткан яисә ачык зәңгәр төскә кереп салмак кына дулкынланып утырган вакытлары була. Минем өчен кеше күңеле дә диңгез халәтләренә тиң сыман. Чөнки кеше күңеле төрле борчу-мәшәкатьләр булу сәбәпле боега яисә сабырсызлана ала… Ә шатлыклардан исә күңеле рәхәтлектә изри яисә мәтәлчек атып уйный сыман. Шушы халәтләрне кичергәндә кеше күңеле тынычсызлана һәм, киресенчә, тыныч була.
Шулай итеп, минем өчен тынычлык ул – күңелнең ниндидер салмак көйдә ләззәтлек хисләрен кичерү төсле. Ә күңел тынычлыгын һәркем үзенчә таба яисә күрә. Мәсәлән, мин саф һавада табигать белән хозурланып йөргәндә, кызыклы китап укыганда һәм якыннарым белән вакыт үткәргәндә күңелемнең тыныч булуын тоям. Миңа калса, кеше яраткан эше белән шөгыльләнсә, үзенең кыйммәтен белсә, көндәлектә була торган вак-төяк мәшәкатьләргә карамастан, күңел дулкыннарын тынычлыкта тота алачак.
Регина Шаһиева (хуҗабикә):
– Аллаһы Тәгаләне, яшәүнең мәгънәсен искә алгач, тормыштагы төп максатларны барлагач, барысы да үз урынына утыра – җаным тынычланып китә. Мөселман буларак төп максатым – җәннәткә керү, Аллаһының ризалыгын алу. Шушы максатка ирешү өчен гыйбадәтләрне вакытында кылырга, Коръән укырга, зикерләр әйтергә, сәдакалар бирергә, һәм, әлбәттә, иремнең ризалыгын алырга, балаларны ислам кануннары буенча тәрбияләргә тырышам. Гыйлем алу, өй эшләрен эшләү, балаларны карау, иремне шатландыру кебек вазыйфалар мине Хак Тәгаләнең ризалыгына якынайта. Минемчә, хатын-кыз өчен иң яхшы урын – ул өй. Өйдә чын бәхет, тынычлык табасың.
Психологлар фикеренчә, тынычлык кешенең эчке халәтенә салынган. Һәрбер кеше күңел халәтен төрлечә ял иттерә. Мәсәлән, тормышта үз урыныңда булганда; яхшы кәеф, нурлы йөз һәм күкрәк тулы энергия белән йөргәндә; яраткан эшең белән шөгыльләнгәндә җан рәхәте аласың. Бу мисаллар гомумиләштерелгән булса да, күпләргә үзен табарга этәргеч булып тора.
Тынычлык эзләп, сәфәргә чыгып китү зарури түгел. Тынычлык ул – синең үзеңдә яши. Эчке дөньяңны тәртипкә китергәндә, рухи яктан үсеш алганда, тынычлык сине үзе табачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк