Логотип
Белмәсәң бел

Ак яулык...  шәп кондиционер!

Котычкыч рәхимсез эсседә әлсерәп, тәмам егылмас өчен «антишарф» – муенга ураган юеш косынканы файдаланырга киңәш итәләр...

 

Коточкыч рәхимсез эсседә әлсерәп, тәмам егылмас өчен, «антишарф» – муенга ураган юеш косынканы файдаланырга киңәш итәләр.

 

Аны әле «япон кондиционеры» дип тә атыйлар. Эсселек 50 градусларга җиткән Азия, Африка илләрендә шушы ысул белән челләдән качып котылалар икән. Игътибар иткән булсагыз, япон гравюраларында, япон фильмнарында муеннарына ак яулык бәйләгән ир-атларны да, хатын-кызларны да күрергә мөмкин.  Шәп «кондиционер» ул! Ак чиста яулыкны салкын суда чылатып, муеныгызга бәйләп карагыз әле. Чем-ак булуы мәҗбүри түгел, ләкин якты төстәге мамык йә ефәк яулык булсын. Яулык кипсә, тагын суга манчып алыгыз. Берничә минуттан үзегезгә җиңел булачак. Баш әйләнеп, колаклар шаулау шундук бетәр. Иң мөһиме – арттан муен капланган булырга тиеш. Башның арт чүмече һәм йокы артериясе өлкәсендәге биологик зоналар суынып, бөтен организмның суынуына китерә. Караңгы төсләр кояш нурларын үзенә тартып, андый яулыклар шундук кибеп чыга, шуңа ак яулык сайлагыз! 

 

Эсседә кая да булса барсагыз, кайту белән аяк табаннарын һәм тубыкларны салкыча су белән юыгыз. Анда урнашкан биологик актив нокталар эсселекне җиңелрәк үткәрергә булышыр. 

 

Үзегезне саклагыз! Кайнар кояш астында йөрмәскә тырышыгыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар