Логотип
Белмәсәң бел

Аякларны туңудан ничек сакларга?

Хатын-кызлар ирләргә караганда салкынга ныграк бирешә.

80% хатын-кызның еш кына аяк-куллары, бармаклары тиз өши. Кышкы салкын көннәрдә туңмас өчен менә бу киңәшләргә игътибар итегез.

1. Тыгыз оекбашлар, носкилар кимәгез, юкса табандагы, тубыктагы кан тамырлары кысыла һәм кан йөреше бозыла.

2. Иркен, җайлы аяк киеме сайлагыз. Итекләр, ботинкалар кысып торса, аяклар туңачак.

3. Аякларыгыз тирли торган булса, дымлылык тагын да ныграк өшетәчәк. Коры носкилар кияргә кирәк.

4. Аяктагы кан тамырларын язып җибәрер өчен, 33 градустагы җылы суга тыгып, әкрен-әкрен кайнар су өсти барыгыз һәм суны 40 градуска җиткерегез.

5. Йоклаганда урын-җир салкын булса, кайнар сулы шешә куеп, аякларны җылытыгыз. Бу ысул бөтен тәнне дә җылытырга булыша.

6. Аякка массаж ясагыз: кан йөрешен яхшырта.

7. Гимнастика шулай ук булыша. Идәннән төрле әйберләрне иелеп алу аякларның кан йөрешенә уңай йогынты ясый.

8. Борычлы, камфоралы, бөтнекле крем, мазьлар сөртеп тә аякларны җылыта аласыз.

9.Туклану рационы да мөһим: борыч, сарымсак, имбир кебек тәмләткечләр җылыту үзлегенә ия.

Изображение от Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар