Логотип
Бакча

Утыртасы орлыкны ничек сайларга: киңәшләр

Утыртасы орлыкны ничек сайларга?сезоны башланырга бик ерак кебек тоелса да, кибетләрнең орлыклар сата торган бүлекләрендә инде бол

Әле тирә-юньдә кар ятса да, чын-чынлап яз килергә – җир ачылырга, бакча сезоны башланырга бик ерак кебек тоелса да, кибетләрнең орлыклар сата торган бүлекләрендә инде болыт кебек халык. Укыйлар, өйрәнәләр, сайлыйлар... Әйе, бөтен эшнең дә хикмәте бар. 
Орлык сайлауның да.
Берничә киңәш сезгә – файдасы тими калмас. 

1. Алдан әзерләнмичә, орлык алмагыз: шул очракта гына акчагызны юкка туздырмассыз. Башта өйдә запасларыгызны бер кат тикшерегез: узган елдан калган нинди орлыкларыгыз бар – алар әле, мөгаен, бу сезонда да утыртырга яраклыдыр. Шуннан соң гына исемлек төзегез: нинди орлыклар кирәк, күпме кирәк.

2. Орлык сата торган кибеткә кергәндә, үзегез белән нинди орлыклар алырга кирәк дигән исемлегегез юк икән, мөмкин кадәр азрак алырга тырышыгыз. Кирәкмәгән орлык алудан шулай гына туктап була.

3. Орлыклар сатып алганчы, башта берничә кибетне карап чыгып, разведка ясасагыз да була. Һичьюгы, интернет-кибетләрне ачып карагыз. Бер үк орлыкның төрле кибеттә бәясе төрлечә булуын күреп үзегез дә шаккатарсыз. 

4. Орлыкны урамда сатып торучылардан, базардан алмаска тырышыгыз. Утыртырга дигән орлык билгеле бер шартларда сакланырга тиеш. Әле урамга сатарга алып чыгып, әле өйгә алып кайтып йөргәч, орлыкның тишелеше начар була яки бөтенләй булмый. Иң яхшысы – орлыкны махсус кибеттән сатып алу.

5. Сыйфатлы орлык ике катлы пакетта булырга тиеш. Бер катлы пакетта гына саталар икән, әйбәт тишелешкә өметләнмәгез.

6. Сатучы: «Аның орлыгына бит бернәрсә булмаган», – дисә дә, бөгәрләнгән, таушалган, ертыла башлаган пакеттагы орлыкларны алмагыз.

7. Орлыкны алганда, пакет тышына язылган куллану срогына игътибар итми калмагыз. Кыяр орлыгы тишелеп чыгу үзлеген – 3-4 ел, помидор – 2-3 ел, кәбестә – 5 ел, ә кишер орлыгы, мәсәлән, 4 ел югалтмый.

8. Орлыкларны бер генә җитештерүчедән алмагыз, чөнки бөтенләй уңышсыз калу ихтималы бу очракта күпкә артачак.

9. Матур, ялтыравыклы упаковкадагы орлык яхшы сыйфатлы була дигән сүз түгел – алар арасында бернинди дә бәйләнеш юк.

10. Шул ук вакытта, ак, гади пакетлардагы орлыкларны да начарга чыгарып, тишелмәячәк дип әйтеп булмый.

11. Чәчәсе орлыкны җитәрлек кенә итеп түгел, артып та калырлык итеп алырга тырышыгыз. Тишелеш начар булганда, бу сезне коткарачак. Яки, киресенчә, бик әйбәт тишелеп, уңышы зур булса, киләсе елга инде ул орлыкны эзләп йөрисегез булмый – запаста ятсын.

12. Ерактан, читтән кайткан орлыкларга кызыкмагыз. Затлы упаковка, кыйммәт бәя бернинди гарантия бирми дигән сүзне алдарак та әйттек инде. Һәрхәлдә, саграк булыгыз: башта пакетын, андагы язуларны ныклап өйрәнегез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар