Логотип
Бакча

Помидорлар нигә сузыла? Өч сәбәп.

Помидор орлыклары тишелеп чыгарга өлгерми, ул арада үсентеләр буйга да сикерешә башлый. Моның өч сәбәбе һәм, әлбәттә инде, чишелеше бар. Бүген сүзебез шул хакта.


Беренче сәбәп – үсентеләрне үстерә торган савыт. Ул киң һәм сай, күп вакыта кечкенә. Үсентеләрнең тамырлары нык булсын өчен аларга савытның тирәнрәге кирәк. Сай савытта тамырлар дөрес формалаша алмый, күбрәк янтамырлар гына барлыкка килә, ә иң кирәкле чук тамыр зәгыйфь кала. 
Тишелеп чыгып, күчереп утыртыр вакыт җиткәч, савытның 500 миллилитрдан да ким булмаганын алыгыз. 50–60 көн үсәр өчен, помидорга бу җитә.

Икенче сәбәп – үсентеләрне кирәгеннән тыш ашлау. Кечкенә үсентеләр өчен туфрак ярлырак булса яхшы. Ашлы туфракта алар үсүен тиз үсә, ләкин аңа карап без аларны әле бакчага чыгарып утырта алмыйбыз. Тиз үскәнлектән, аларга савыт та тиз тарая. Ашлама белән артык мавыкмаска кирәк. Бу аеруча помидор үсентеләренә кагыла. 
Ашлама җитмәүне тиз тулыландырып була, ә менә артыкка китсә, киредән алып булмый. 

Өченче сәбәп – яктылык. Ул җитмәсә дә начар, артык булса да. Температура югары булып, тәрәзә төбендә яктылык җитми икән, үсентеләр буйга сикерәчәк. Фитолампалар куллану бу мәсьәләне чишәргә булыша. Ләкин монда да чамасын арттырып җибәрмәсәк кирәк. Помидор – кыска көн үсемлеге. Аңа 13-14 сәгать яктылык җитә, артыгы зарарга гына. Тәрәзәгез көньякка караса, апрель аенда үсентеләргә табигый яктылык та бик җитә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар