Логотип
Бакча

Помидор орлыкларын сайлыйбыз

Журналыбызның Ютуб каналында бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина помидор орлыкларын сайлау буенча киңәшләрен бирде.

Журналыбызның Ютуб каналында бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина помидор орлыкларын сайлау буенча киңәшләрен бирде. (https://youtu.be/2E6Wi4ZGc2s)


 

Бакчачылар хәзерге вакытта помидор орлыкларын сайлау белән мәшгуль. Помидор үсентеләрен утыртуның серләрен беләсезме? Ачык грунтка яисә теплицага утыртыла торган үсентеләрне күздә тотабыз. Сортлы помидорлар – «Бычье сердце» сорты кебек чын помидорлар, алардан киләчәктә орлыклар әзерләп була. Моның өчен араларыннан иң кызыл, эре помидорларны гына сайлап, шуларның орлыкларын алырга кирәк. Ә гибридлардан исә орлыклар әзерләп булмый. Алар елга бер тапкыр гына утыртыла, уңышын да бер генә ашыйсың. Бу барлык төр яшелчәләргә дә кагыла. 

Помидорларны ике төргә бүләбез: теплицага – ябык грунтка һәм ачык грунтка утыртыла торганнарга. Ябык грунтка үзләре серкәләнә торган помидор үсентеләрен утыртабыз. Алар арасында индетерминант һәм детерминант сортлар бар. Ягъни озын яки кыска булып үсә торган помидор үсентеләре. Мәсәлән, «Батяня» сорты – озын, үсешен туктатмый торган сорт. Октябрь аена кадәр үсәргә мөмкин. Көннәр җылы торса, уңыш та бирә. Кыска булып үсә торганнарын күбрәк теплицага утырталар. Алар ачык грунтка караганда зуррак булып үсә: 80 см, 1 – 1.20 см га җитәргә мөмкин. Теплицада утыртыла торган «Батяня» сорты – уңышны яхшы бирә, сабагы 2 метрдан да артып китә. Аны таякка бәйләп куярга да була. Помидоры юка кабыклы, тәмле. «Тяжеловес Сибири», «Сибирская тройка», «Сто пудов», «Малиновый слон» шулай ук яхшы уңыш бирүче сортлардан санала. Сортлар күптөрле, үзегезгә ошаганын сайлап алырга мөмкинлекләр бар. Кыска булып үсә торган помидор орлыкларының пакетында «штамбовый» дигән сүз язылырга тиеш. Алар юан ботаклы, кыска булып үсәләр, ян-яктан ботаклар чыгармыйлар. Болар, гадәттә, иртә сортлар дип атала: безнең климатка туры киләләр, температура үзгәрешенә чыдамнар, авыруларга иммунитетлары көчле. Июнь уртасында ук өлгерә ул помидорлар. Октябрьгә кадәр уңыш бирәләр. Бу орлыкларны ваклап сату урыннарында күпләп алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт! Как раз орлыклар алырга уйлый идем! Бик вакытлы кинэш булды

    Хәзер укыйлар