Логотип
Бакча

Петуния өчен өч «әфсен»

Петуния үстергән кеше белә инде: башта алар тишелми. Тишелсә үсми, үссә кая куярга белмисең. Менә шул өченче стадиягә җиткерү өчен, аларга нинди генә «әфсен-төфсен» укырга туры килми.

Беренче «әфсен»
Күпләрнең петуния гөлләре нәкъ менә хәзер тишелеп кенә киләдер әле. Һәрбер шытым өчен сөенүләр! Шулай булмыйча, хәзер петуния кабына нибары 10 орлык салалар, аның бишесе тишелеп чыкса, бик шәп. Берсен дә әрәм итәсе килми. Ә бит петуниянең тишелгәнен без генә түгел, туфракта яшәүче гөмбәчекләр дә көтә. «Черная ножка» –  караяк чирен әйтүем. Болардан алда өлгерү өчен, кичекмәстән чарасын күрергә кирәк. 
Шәхсән үзем орлыкларны чәчкәнче дә, алар тишелеп чыкканнан соң да туфракны «Фитоспорин» эремәсе белән эшкәртәм. Ул гөмбәчекләрне юк итә.
Аның урынына утын көле яки төелгән актив күмер (активированный уголь) кулланырга була. Ләкин утын көленең берәр ел ятканы кирәк. Яңа көл бик көчле, туфракның селтеле реакциясен арттыра. Иске көл булмаса, актив күмерне төеп, үсемлек төпләренә сибеп чыгарга мөмкин. Күмер үзенә чир чыгара торган гөмбәләрне җыеп алып, туфракны зарарсызландырачак. 

Икенче «әфсен»
Петуния орлыгын чәчкәнче туфракны яхшылап тыгызларга кирәк. Көпшәк туфракта орлыклар тирәнгә төшеп китеп, тишелә алмый кала. Әмма тыгыз туфракта газ алмашы начарлана – углекислый газ чыга, ә кислород керә алмый. Беренче шытымнар күренә башлауга, нечкә агач таяк белән туфракны тишкәләп, тамырларга һава кертергә кирәк. Бер төп тирәли туфракта шундый 10-15 тишек ясагыз. 

Өченче «әфсен»
Петуния артык дымны да яратмый, корылыкка да чыдамый. Вермикулит, перлит яки ком ярдәмендә моны көйләве кыен түгел. Петуния бераз гына күтәрелә башлау белән, туфрак өстенә шактый калын итеп боларның берәрсен түшәп чыгыгыз. Ул дымны саклый, үсемлеккә суны еш сибәсе булмый. Суны еш сипмәгәч, туфрак та тыгызланмый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар