Логотип
Бакча

Көз алган агачларны язга кадәр ничек сакларга?

Көздән алган җимеш агачларын бакчага утыртырга ашыкмагыз. Кыш көне алар өшергә мөмкин. Иң яхшы ысул – аларны язга кадәр җиргә күмеп саклау. 

Җимеш бакчагызны яшәртергә уйласагыз, питомникларда көз көне ассортимент яхшырак була. Сатып алучыларны көзге киң ассортимент кына түгел, үсентеләрнең сыйфаты һәм бәяләре дә кызыктыра. Әгәр кыш җылы һәм карлы килсә, көздән утырткан үсентеләр дә язга кадәр исән-имин чыгарга мөмкин. Ләкин кыш җылы булыр дигән өметләр акланмаса, алар өшиячәк. Шәхсән үзебезнең бакчага көздән утыртып калдырган алма, чия, сливалар берничә ел рәттән өшеп чыкты. Димәк, алар тамыр бикләп өлгерә алмаган дигән сүз. Инде үсентеләрне сатып алган булсагыз, аларны язга кадәр ничек сакларга соң? 

Иң яхшы ысул – аларны язга кадәр җиргә күмеп саклау. 
Үсентеләрне күмү өчен коры, су басмый торган һәм ышык урын кирәк. 
Сайлаган урында көнчыгыштан көнбатышка таба 50 сантиметр тирәнлегендә канау казыйлар. Озынлыгы исә агачлар санына бәйле. Бер агачка якынча 20 см кирәк булачак. Канауның көньяк стенасы туры түгел, ә 45 градус авыш итеп казыла.
Канаудан чыккан туфракны ком һәм черемә кушып, көпшәк хәлгә китерәбез. 
Агачларда яфраклар булса, аларны өзәбез. 
Тамырларны 3-5 сәгатькә суга батырып тотабыз. Агачны тулысынча мичкәгә батырырга да була.  
Үсентеләрне ипләп кенә авыш стенага яткырып, канау буйлап тезеп чыгабыз. Агачның ябалдашы көньякка чыгып кала, тамыры канау төбенә карый. Үсентенең ябалдашы җәенке булса, аны бау белән җыебрак бәйләргә кирәк, ләкин артыгын кысарга ярамый. 
Тамырларны турылап, җәеп куябыз. Алар канау төбенә тияр-тимәс кенә торырга тиеш.
Канау төбенә 20 см тирәсе туфрак салгач, яхшылап чыланырлык итеп су сибәбез. Су сеңгәннән соң, канауны туфрак белән күмеп тигезлибез. Шул рәвешле ул көннәр тәмам суытканчыга кадәр торып тора. 
Агачларны кимерүчеләрдән саклау өчен, канау тирәли тычканнардан агу куеп чыгабыз. Агуның бетү-бетмәвен әледән-әле тикшереп торырга туры киләчәк. 

Көннәр суыткач, агачларны каплау эшен тулысынча төгәллибез: канаудагы туфрак иңгән булса, өстибез һәм, яз көне кар суы траншеяга төшмәсен өчен, канау өстенә туфрактан сөзәк калкулык өеп куябыз. 

Траншеядан чыгып калган ябалдашларны чыршы яки нарат ылысы белән каплыйбыз. Ылыс булмаса, гөлҗимеш, барбарис, бөрлегән ише чәнечкеле куакларның ботаклары да ярый. Болар куяннар зыян салмасын өчен кирәк.

Яз көне җир җебегәч, траншеяны ачып, үсентеләрне бакчага утыртасы гына кала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар