Логотип
Бакча

Хәзер нәрсә чәчәргә?

Җәйнең ике ае үтте. Суганнарны йолыккач, бакчалар бушап калган сыман. Инде нәрсәдер утыртырга да соңдыр кебек. Юк! Кайбер яшелчәләрне әле дә утыртырга соң түгел. 

Җәйнең ике ае үтте. Суганнарны йолыккач, бакчалар бушап калган сыман. Инде нәрсәдер утыртырга да соңдыр кебек. Юк! Кайбер яшелчәләрне әле дә утыртырга соң түгел. 
Яшел тәмләткечләрне хәзер дә чәчәргә була. Укроп тишелеп чыгып, 25 көннән үсеп өлгерә. 
Салат та тиз тишелеп чыгып, тиз үсә торган яшелчә. 
Шпинатны, тишелеп чыккач, 15 көннән куллана башларга була. 
Редисның чәчәк атмый торган сортларын да хәзер чәчә аласыз. «Красный великан», «Осенний великан» сортлары шундыйлардан. 
Шалканның 45 көннән өлгерә торган сортлары бар. Август башында чәчсәгез, ул да җитешә әле. 
Дайконны нәкъ менә бүген-иртәгә чәчсәгез, кыш саклар өчен бик яхшы була. 
Пекин кәбестәсе дә ай эчендә үсеп өлгерә. 
Тиз өлгерешле борчак чәчәргә була. Хәзер чәчкән борчакка кортлау куркынычы янамый. 
Кориандр да тиз тишелеп, тиз үсә торган үлән.
Ике еллык чәчәкләрнең орлыкларын да хәзер чәчсәгез, алар киләсе елга ук чәчәк атачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар