Логотип
Бакча

Карарга вакытыгыз булмаса, бу чәчәкләрне утыртыгыз

Бакчагызда чәчәкләрдән аллы-гөлле келәм тукырга теләсәгез, менә бу биш чәчәкне утыртыгыз. Алар күпьеллык чәчәкләр. Быел утыртсагыз, алдагы берничә ел буена бакчагызның бизәге булачаклар.

Очлы таҗлы флокс (шиловидный)
Ул җиргә калын келәм кебек түшәлеп үсә. Чәчәкләре матур җете төстә. Бу флоксны клумба кырыйларын бизәр өчен дә, агач төпләрен каплар өчен дә утыртырга була. Бер сезонда ике тапкыр чәчәк ата ала. Беренчесе – май-июнь аенда, икенчесе август-сентябрьдә. Көзге салкыннарда да яфраклары кара көйми, яшел булып кала. Биш ел саен куакларны яңартырга кирәк. 
Флоксның бу төрен куакны бүлгәләү юлы белән үрчетүе кулайрак. Орлыктан чәчеп тә үстереп була. Орлыкларны яз көне – март-апрель аенда тәрәзә төбенә, иртә көздә турыдан-туры туфракка гына чәчеп тә үстерергә мөмкин. Кояшлы урыннарны ярата. 

Обриета 
Иң талымсыз үсемлекләрнең берсе. Тәбәнәк булып, келәм шикелле җирне каплап алып үсә. Чәчәкләре шәмәхә, кызыл, ак төстә, озак коелмый, берсе коелса, икенчесе ачылып өлгерә. Чәчәк арасыннан хәтта яфракларын да күреп булмый. Кояшлы һәм ярымкүләгәле урыннарда яхшы үсә. Орлыкларын бакчага чыгарып утыртырга 6-8 атна кала чәчәләр. Туфрак җылынгач, турыдан-туры түтәлгә генә дә чәчәргә була. Бу очракта киләсе елга гына чәчәк ата. Орлыкларын туфрак өстенә генә чәчәләр, күмдермиләр. 

Тимьян
Газон үләнен дә алыштыра алырлык дәрәҗәдә тыгыз булып үсә. Чәчәкләре сыек шәмәхә төсендә, гаҗәеп хуш исле. Тимьян – шифалы үсемлек. Аны чәйләргә кушарга була. Хуш исенә бал кортларын җәлеп итә. Иң коры, иң ярлы туфракта, таш арасында да яхшы үсә. Июнь-июльдә чәчәк ата, салкыннарга чыдам. Тимьян орлыгы озак, бер ай дәвамында тишелә. Шуңа күрә аны яз көне тәрәзә төбенә чәчеп үстереп, көн җылыткач бакчага утырту отышлырак. 

Армерия
Чәчәкләр үстерәсе килеп тә, аларны карарга вакыты булмаганнар өчен армерия – табыш. Үзе матур, озак чәчәк ата, үзе талымсыз. Сабак очындагы шарларны хәтерләткән чәчәкләре май башыннан башлап, 70 көн буена бакчаны бизи. Чәчәкләре генә түгел, яфраклары да декоратив. Бордюр кырыйларында, клумба читләрендә бик матур күренә. Корылыкка чыдам булса да, артык дымны күтәрә алмый. Кышын бик салкыннарда өшергә мөмкин, көздән каплап калдырырга кирәк. 

Вак канәфер (травянка)
Биеклеге 15–20 см, чәчәкләре вак. Кызыл, шәмәхә, ак, чия төсле йолдызчыкларны хәтерләтә. Туфракка, дымга талымсыз. Бер урында 10 ел үсә ала. Орлыклары бик вак. Аларны иртә язда тәрәзә төбенә туфрак белән күмдерми генә чәчәләр. Баштарак бик акрын үсә. Бакчага май урталарында күчереп утырталар. Кояшлы, ярымкүләгәле урыннарны ярата. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар