Логотип
Бакча

Июльдә эшлисе 10 эш

Июль – җәйнең экваторы. Бу айда бакчачыларның «хаталар өстендә эш» чоры. Менә бу 10 мөһим эшне хәзер эшләргә кирәк.

Июль – җәйнең экваторы. Бу айда бакчачыларның «хаталар өстендә эш» чоры. Менә бу 10 мөһим эшне хәзер эшләргә кирәк.

Сарымсак үскән түтәлләр, мөгаен, күпләрнең инде бушап калгандыр. Көздән утырткан сарымсакны алырга вакыт. Ә менә бушаган җирдә әле кабаттан нәрсәдер үстерергә мөмкин. Мәсәлән: редиска, укроп, петрушка, салат, шпинат, кинза, дайкон  чәчә аласыз. Тишелешләрен  тизләтер өчен, орлыкларны алдан ук чылатып куярга, дымлы туфракка чәчкәннән соң түтәл өстен юка гына изоспан белән капларга кирәк.

Июль ахырында помидорларда фитофтора башлана. Үсемлекләрнең авырта башлаганнарын көтмибез, чарасына алдан ук керешәбез. Сарымсак төнәтмәсе бик  яхшы дәва чарасы. 200 г сарымсакны блендер белән издерәбез. Иттарткычтан да чыгарырга була. Әлеге боламыкны 2 литр суга салып, 1 тәүлек төнәтәбез. Әле фитофтора билгеләре күренмәсә, төнәтмәне 10 литр суда сыеклап сибәсе, әгәр дә аскы яфраклар инде көеп карала башласа, 5 литр су белән генә сыеклыйбыз. Төнәтмәне кич белән үсемлекләргә бөркеп сибәргә, туфракны, рәт араларын да эшкәртергә кирәк. Берничә көннән тагын бер кат кабатлыйбыз.

Помидорларга фитофтора гына түгел, «вершинная гниль» дигән чир дә яный. Җимешләрнең очы каралып чери башлый. Бу – кальций җитмәгәннән. 10 литр суда 1 аш кашыгы кальций селитрасы эретеп сипсәгез, мондый чирдән котылырсыз.

Июль ахырында кыярларны да бер кат тукландырып алу зыян итми. Әгәр тәрбия булса, алар әле көзгә кадәр үсә. Кыярларга менә бу ашламаны ясап сибеп карагыз әле, файдасын күрми калмассыз. 1 чиләккә кипкән печән тутырыгыз, шуңа 1 чиләк кояшта җылынган су салып, 2 тәүлек төнәтегез. Төнәтмәне сөзеп, атнага бер тапкыр кыярлар өстенә бөркегез. Бу ашлама да, бер үк вакытта ончыл чык авыруыннан дәва да. Чөнки июль ахырларында төнлә инде салкын чык төшә башлый, авырулар көчәя. 

Кыярларыгыз саргайса, 1 чиләк тирес сыекчасына 1 аш кашыгы калий сульфаты салып тукландырыгыз. Икенче тапкыр ашлаганда 1 чиләк суда 2 аш кашыгы суперфосфат эретеп сибегез. 

Кыярларның гомерен озайту өчен, өлгергәннәрен гел өзеп торырга кирәк. Үсемлек безне сыйлар өчен дип үстерми ул кыярларын, ә орлык өлгертеп, нәселен калдырырга дип үстерә. Әгәр дә бу программаны үтәп чыга икән, үз миссиясе тәмамланган дип саный. Менә шуның өчен дә качып калган, саргайган кыярларны сабагында килеш калдырмагыз, өзеп алыгыз. 

Кыярларны яшәртүнең тагын бер ысулы – шәрәләнеп калган сабакларның төбен туфрак белән күмдерү. Туфрак астында күмелеп калган сабаклар тамырланып, алардан яңа тармаклар үсеп чыга. Төннәр суыта башлагач, кыяр түтәлләрен изоспан белән каплагыз. 14 градустан түбәнрәк температурада кыярлар үсеше туктала. 

Кишер түтәлләрен дә күз уңыннан ычкындырмыйбыз. Июль аенда аларның үсеше тоткарланганны күрсәк,  калий белән ашлыйбыз. Калий утын көлендә күп. Ә менә фосфор кишерне эре итә. Баллы булсын өчен аңа бор кирәк. 


Җимешләрен җыеп алганнан соң, карлыган, крыжовник куакларын да тукландырырга онытмагыз. Иң беренче эш итеп һәрбер төпкә 3-4 чиләк су сибегез. Киләсе елга чәчәк атып җимеш бирәсе бөреләр бу көздә формалаша. Куакның көчен арттыру өчен,  1 чиләк суга 1 аш кашыгы суперфосфат белән 1 аш кашыгы калий сульфаты һәм 1 стакан утын көле салып, һәрбер куак төбенә сибеп чыгыгыз. Бәрәңге кабыкларыгызның берсен дә ташламагыз, крахмал – карлыган өчен бик әйбәт ашлама, аларны карлыган куагы төбенә күмә барыгыз. 

Карлыган һәм крыжовник куакларын июль ахырында яшәртеп кисәләр. Корыган, картайган ботакларны төптән үк кисеп, яшьләренә үсәргә урын бирегез. Үрчетергә уйлаган сортларыгыз булса, быел гына үсеп чыккан яшь ботакларны җиргә яткызып, өстенә туфрак салып яки берәр кирпеч кисәге белән бастырып куегыз. Тамырлангач, яз көне аерып алып, яңа җиргә күчереп утыртырсыз. 

Июль аеннан да калмыйча, бакча җиләгенең яфракларын чалгы белән чабып алырга кирәк. Бигрәк тә 3-4 еллык җиләкләрнекен. Әгәр җиләкләрегез яшь, 1-2 еллык кына булса, артык мыекчаларын һәм корыган яфракларын гына кисеп чыгыгыз. Соңга калмагыз, көзгә кадәр аңа әле яңа яфраклар да үстерәсе. Чәчәк бөреләре күбрәк формалашсын өчен, ярфракларын чапканнан соң сыер яки тавык тизәге ачыткысы белән ашлагыз. 1 чиләк ачыткыга 1 стакан утын көле дә кушсагыз, файдасы күбрәк булачак. Тирес сыекчасы урынына аммиак селитрасы куллана аласыз. 

фото: https://www.pexels.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар