Логотип
Бакча

Гөлләр чебенләсә

Кайчагында бүлмәдә әллә каян гына вак чебен чыга башлый. Кыш көне каян мондый чебеннәр дип аптырыйсың. Әллә каян түгел, тәрәзә төбендәге гөлләрнең туфрагыннан чыга алар. Димәк, тиз арада чарасын күреп, гөлне коткарырга кирәк. Тик ничек?

Беренче вариант: салкында тоту
Чебеннәр бер дә салкынны яратмый. Кайбер гөлләрне салкынча һавада (+8, +10 градуста) тотып, чебеннәрдән арындырып була. Ләкин бөтен гөл дә салкынга чыдам түгел шул. Бер генә тапкыр салкында тотып, бөҗәкләрдән арынып булмый, моны атнага ике-өч тапкыр кабатларга кирәк. Туфракта калган личинкалар берничә көннән бөҗәккә әйләнә бит. 

Икенче вариант: ябышкак тасма куллану
Чебеннәрне ябыштыра торган махсус тасмалар, төрле экраннар, флажоклар сатыла. Бу тасманы чүлмәкнең кырыена урнаштырырга кирәк, чөнки чебеннәр чүлмәкнең кырыена кунарга ярата. Төнгә исә гөл янына лампа кабызып калдырсагыз, нәтиҗәсе тагын да яхшырак. Бөҗәкләр утка килергә ярата бит алар. 

Өченче вариант: фумигатор
Тик моның бер җайсыз ягы бар: гөл үскән бүлмәдә кабызып калдырып кына нәтиҗәсе булмый. Чебенләгән гөлләрне ниндидер ябык, тар җиргә куеп, фумигаторны шунда гына кабызганда файдасы булачак. 

Дүртенче вариант: нашатырь 
Зәһәр исле нашатырь бөҗәкләрне генә юк итеп калмый, гөлләргә азотлы ашлама буларак та хезмәт итә. Чебеннәрдән котылу өчен 2 литр суга 25 мл нашатырь салып, гөлләргә бөркергә кирәк. Моны бер ай дәвамында атна саен кабатлыйлар. 

Бишенче вариант: утын көле
Көлне башта бик вак иләктән иләргә туры киләчәк. Иләнгән көлне гөлнең туфрагына да, яфракларына да сибәләр. Яфракларга ныграк ябышсын өчен, башта су бөркесәң яхшы. Көл туфракның әчелеген киметә. Сак булыгыз, әче туфракта үсәргә яраткан гөлләр өчен көлнең зыяны да булырга мөмкин. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар