Логотип
Бакча

Февральдә чәчәсе үсемлекләр

Менә инде февраль – кышның соңгы ае. Ә без, бакчачылар, ярышка чыгарга дип тыпырдап торган чабышкы кебек. Бик түземсезләргә, ниһаять, вакыты җитте – кайбер чәчәкләрне һәм үсемлекләрне февраль аенда ук чәчәргә кирәк. Кайсыларын икәнне шушы язмада атап китмәкче булабыз.

Лобелия
Чәчәкләре күбәләкләрне хәтерләтә, ә куак үзе чәчәккә күмелгән болыт шикелле. 
Түтәлләргә утырту өчен лобелияне март аенда да чәчәргә була. Әгәр аны вазонга яки кашпога утыртып, террасагызны бизәргә теләсәгез, февраль башында ук чәчә аласыз. 
Орлыклары тузан кебек бик вак булганлыктан, туфрак белән күмдермәскә кирәк.
Лобелия, гадәттә, 10 көн дигәндә тишелеп чыга. Февраль аенда тәрәзә төбендә әле яктылык җитәрлек түгел, шуңа күрә өстәмә яктыртырга туры киләчәк. 
1-2 пар чын яфрагы чыкканнан соң, лобелияне 200 миллилитрлы аерым стаканнарга күчереп утырталар. 
Бер үсә башласа, ул тиз үсә. Бакчага чыгарып утыртканчы, аны берничә тапкыр кыскартып кисәргә кирәк булачак. 
Апрель ахыры, май башларында кашпога күчереп утыртып, кыраулар беткәнче теплицада тота аласыз. Көннәр җылыта башлау белән, февральдә чәчкән лобелия чәчәккә күмеләчәк. 

Петуния
Петуниянең дә орлыклары бик вак. Шуңа күрә аларны да туфрак белән күмдермиләр, дымлы туфрак өстенә генә чәчәләр. Савытка кар түшәп, шуның өстенә чәчүе бик уңай. 
Петунияне ашыгып чәчмәскә дә була. Шәхсән үзем март ахырында гына чәчәм. Әйе, бу вакытта чәчсәң, тиз генә чәчәк атмый ул. 
Сортлы петунияләрнең орлыклары бик кыйммәт. Бер капта, күп булса, биш-алты гына орлык. Менә бу сортлы петунияләрне февральдә үк чәчәргә кирәк. Ни өченме? Май уртасына кадәр биш куактан егермене ясау өчен. Барыгыз да белә, петуниянең ботак очларын кисеп, формалаштыралар. Ә киселгән ботакларны суга утыртып, бик тиз тамырландырырга һәм аерым савытка күчереп утыртырга була. Бу ысулны күпчелек бакчачылар куллана. 

Сельдерей
Гомумән, сельдерей өч төрле була – яфрак өчен үстерелә торганы, сабагын куллану өчен үстерелгәне, тамыразык сельдерей. Әгәр дә сабагы һәм тамыразыгы өчен үстерә торганын утыртырга уйласагыз, аларны февраль аенда ук чәчәргә кирәк. Сельдерейныең дә орлыклары бик вак. Өстәвенә, эфир майларына бай булуы аркасында, бик озак тишелә. Тишелгәннән соң да тиз генә үсеп китә алмый утыра. 
Сельдерейне башта кечерәк сай савытка чәчеп, ике-өч яфрагы чыкканнан соң, аерым стаканнарга күчереп утырталар. Түтәлгә исә май урталарында чыгаралар. Кибеттәге кебек йомшак, аксыл, сусыл булсын дисәгез, сабакка үстергән сельдерейне август башларында яфрак очларын гына чыгарып калдырып, кара кәгазь белән төреп куярга кирәк. Ә тамыр сельдерейнең сере – кырыйдан чыгарган сабакларны даими өзеп тору. Тамыр сельдерей кишер, чөгендер кебек, кышын яхшы саклана. Ашка уып салырга бик хуш исле. Чи килеш телеп-телеп кенә ашарга да тәмле. 

Суган
Суган орлыгы да озак тишелә. Эксибишен кебек эре булып үсә торган суганнарның орлыгын февраль аенда ук чәчеп, апрель ахырында бакчага чыгарып утырталар. Суган орлыгы авыр тишелә, озак үсә. Артык озынаеп китсә дә, куркырга кирәкми, кыягын кыскартып кискәнгә әйбер әйтми ул. 
Порей суганы орлыкларын да озакка сузмый чәчәләр.
Суган кыраулардан курыкмый, вак суган утыртканда, үсентеләрне дә утырта аласыз. 

Брюссель кәбестәсе
Кайбер сортларының вегетация вакыты – 180 көн. Вак кына шарчыкларны хәтерләткән кәбестәләр өлгереп җитсен өчен, бу культураны да соңга калып чәчәргә кирәкми. Ләкин кәбестә үсентесен өйдә, җылыда үстерүе бик тә кыен. Ул салкын һаваны ярата. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар