Логотип
Бакча

Февральдә нинди чәчәкләр чәчәбез?

Күп кенә чәчәкләрне февраль аенда ук чәчү мөһим. Без сезгә бик популяр һәм бик матур чәчәкләр исемлеген китерәбез. Аларны үстерсәгез, бер дә үкенмәссез. 


Күп кенә чәчәкләрне февраль аенда ук чәчү мөһим. Без сезгә бик популяр һәм бик матур чәчәкләр исемлеген китерәбез. Аларны үстерсәгез, бер дә үкенмәссез. 

 

Виола (ала миләүшә)


Виоланы февральдә үк чәчсәгез, май ахыры-июнь башында ул инде үзенең матур чәчкәләре белән сөендерер. 
Виоланың орлыклары бик вак булса да, чәчкәндә аларны тирәнрәк күмдерергә кирәк. Тишелеп чыкканнан соң, һәр үсентене аерым савытларга күчереп утыртып, салкынча һәм якты урынга куялар. Температураның 15 градус җылылыктан артмавы яхшырак. 


Петуния

 


Озак чәчәк атучы бу бик популяр үсемлекне кыш азагында чәчәләр. Ләкин орлыкларын виоланыкы кебек күмәргә кирәкми. Алар туфрак өслегендә генә булсын. 
Петуния орлыгы 10 көннән тишелә башлый. Ныгып килүче үсентеләрне аерым савытларга күчереп утырталар. Күчергән вакытта озын тамыр очын чеметеп өзеп алалар. Ачык туфракка кыраулардан соң, яз ахырында күчерәләр. 


Лобелия

 


Шау чәчәккә күмелеп утыручы бу үсемлекне дә февраль ахырында чәчәргә кирәк. Орлыкларны туфрак өслегенә генә сибеп чыгалар. Шыта башлагач, су сибеп, чак кына күмдерәләр. Ләкин өстән туфрак сибәргә кирәкми. Берничә атнадан үсентеләр, көрәеп,  үсә башлый. Ачык туфракка лобелияне май урталарында чыгарып утырталар. 


Шабо канәфере

 


Бу үсемлекне дә февральдә үк чәчәләр. Орлыклар бер атнадан тишелеп чыга. Шабо канәферен, суны чама белән генә сибеп, җылы һәм якты урында үстерәләр. Бакчага май уртасында утырталар. Ә беренче чәчәкләрен ул биш айдан соң гына атачак. 


Бегония

 


Бик киң таралган талымсыз үсемлек. Аны күп бакчачылар үз итә. Утырканнан соң, озак та тормый чәчәк ата башлый, салкыннарга кадәр чәчәктә утыра. 
Орлыкларын туфрак өстенә генә чәчеп, кул белән баскалап, тыгызлыйлар. Ай ярымнан соң аерым савытларга күчереп утырталар. Күчергән вакытта озын тамыр очын чеметеп өзеп алалар. Ачык туфракка июньдә утырталар. 


Хризантема

 


Озак үсүе белән аерылып тора. Беренче шытымнар күренгәннән соң, ай ярым-ике айдан гына аерым савытларга күчерәләр. Орлыкларны исә ярты сантиметр тирәнлектә чәчәләр. Берәр атнадан тишелеп чыга башлый. Чәчәкне җәй ахырында гына ата, салкыннарга кадәр бирешми. 


Примула

 


Җете чәчәкле күпьеллык үсемлек. Аны да февральдә үк чәчәргә кирәк. Орлыкларын туфрак өстенә чәчкәч, бераз гына күмдерергә кирәк. Орлык чәчелгән савытны берәр айга салкынча урынга куялар. Бер айдан якты һәм җылы урынга күчерәләр. Беренче шытымнар 15 көннән күренә башлый. Ә клумбага май ахыры – июнь башында чыгарып утырталар. 


Лаванда

 


Күпьеллык мәңге яшел хуш исле бу үсемлекнең вегетация чоры бик озын. Орлыкларын туфракка чәчкәннән соң, савытны бер ай буе салкынча урында тоталар. Аннары җылыга һәм яктыга күчерәләр. Лаванданы ачык туфракка беренче җылы көннәр башлануга ук утыртырга була. 


Сальвия

 


Орлыкларын февральдә чәчеп, сай гына итеп туфрак белән күмдерәләр. Дүрт яфрагы чыккач, аерым савытларга күчерәләр. Ә бакчага исә май ахырында кояшлы урынга  утыртырга кирәк. Ачык кызыл чәчәкләре белән кырауларга кадәр күзне иркәләп утырачак. 


Дельфиниум

 


Февраль аенда савытларга чәчеп, орлыкларны 3 мм тирәнлегендә туфрак белән күмдерәләр. Сортына карап, дельфиниум орлыклары ун көннән алып бер айга кадәр тишелә. Яфраклары чыккач, үсемлекне аерым савытларга күчерәләр. 2-3 атнадан ачык туфракка чыгарып утырталар. 


Пеларгония

 


Пеларгония җәй буе чәчәк ата. Орлыкларын февраль дәвамында чәчәргә мөмкин. Туфракка 5 мм күмдерергә кирәк. Беренче шытымнар ике атнадан тишелә. Ике чын яфрагы чыккач, аерым савытларга күчереп утырту һәм тамыр очын өзү мәҗбүри. Бакчага июнь башында чыгарып утырталар. 


Гейхера

 


Күпьеллык бу үсемлекне төсле яфраклары өчен үстерәләр. Орлыкларын февраль аенда туфрак өсләтеп кенә чәчәләр. Тишелсен өчен, орлыкларны гел җилләтеп торырга һәм якты урынга куярга кирәк. Шытымнар 2-3 атнадан гына пәйда була. Өч яфрак яргач, аерым савытларга утырталар. Май аенда гейхераны бакчага утырталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар