Логотип
Бакча

Бу ашламадан соң үсемлекләрегезне танымассыз

Күпләрнең тәрәзә төбен тутырып инде помидор-борыч-баклажан үсентеләре үсеп киләдер. Кайчагында ни өчендер үсентеләр киреләнә башлый – үсәргә теләмиләр, нечкә һәм зәгыйфь булып утыралар. Без тәкъдим иткән менә бу ашламаларны кулланып карагыз әле, өч көннән үсентеләрегезне танымассыз да.

Кечкенә үсентеләрегезне аерым савытларга күчереп, 2 атна узган булса, аларны монокалий фосфат белән ашлагыз. Монокалий фосфат үсемлекләрнең тамырларын үстерә, тамырларын ныгыта, чөнки күп кенә очракта үсемлекләрнең тамырлары көчсез һәм кечкенә булганга алар үсә алмыйча утыра. 1 литр суга иң кечкенә чәй кашыгын өймичә генә монокалий фосфат салына. 

Монокалий фосфат сипкәннән соң да үсемлекләр һаман да ныгып китә алмаса, икенче бер ашламаны кулланып карыйбыз. 1 литр җылы суга 1 аш кашыгы шикәр комы, 10 г чи чүпрә салып, 15-30 минут тотабыз да, 1 аш кашыгы триходерма өстибез. Чынлыкта бу ашлама түгел, бу – туфракның микрофлорасы өчен менә дигән допинг. Әлеге допингтан соң үсемлекләр дә ныгып, матурланып китә – өч көннән үк нәтиҗәсен күрәчәксез. Ләкин моны еш кулланырга ярамый, күп дигәндә ике генә тапкыр сибәргә мөмкин. 

Тагын бер тылсымлы ашлама – кальций селитрасы. Аны үсемлекләрнең 2-3 чын яфрагы чыкканнан соң гына кулланып була. 1 литрга 1 кечкенә чәй кашыгы тутырмыйча селитра алына. Аны башта аз гына җала суда эретергә кирәк. Сипкән вакытта яфракларына тисә дә куркырга кирәкми, үсемлекләр кальций селитрасын яфраклар аша да үзләштерә. 

Үсемлекләр ашлама җитмәгәннән генә түгел, төрле авырулар аркасында да үсә алмый утырырга мөмкин. Түбәндәге чаралар чирләрдән профилактика өчен.

1 литр суга 2 аш кашыгы авыл сөте, 1-2 тамчы йод тамызып, ике атнага бер тапкыр юеш туфрак өстеннән сибәбез. Бу – фитофторага профилактика булып тора. 

Белокрылка, талпаннардан, бөҗәкләрдән, туфрак чебененнән – 1 литр суга 2 уч суган кабыгы салып кайнатып чыгарабыз да, суынгач сөзеп, ике колпачок «Байкал М-1» препараты өстибез. 

Кайсы ашлама җитмәвен үсемлекләр үзләре дә «әйтә». 
Азот җитешмәсә – яфраклар сыек яшел төскә керә. 
Фосфор җитешмәсә – яфракларның очы бакыр төсенә кереп корый. 
Калий җитешмәсә – карт яфракларның очы саргая һәм корый.
Магний җитешмәсә – яфракларның җепсел арасы саргая, яфраклар коела.
Тимер җитешмәсә – яңа чыккан яшь яфраклар саргая. 
Марганец җитешмәсә – яфрак җепселләре караңгы төскә керә, ә аларның арасында саргылт таплар барлыкка килә. 
Цинк җитешмәсә – яфраклар саргая һәм аларда көрән нокталар барлыкка килә. 
Бакыр җитешмәсә – яфраклар саргая һәм аска таба бөгәрләнеп килә.
 

Теги: яшелчә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар