Логотип
Бакча

Борыч чәчәргә вакыт

Узган атнада үзебезнең бухгалтериягә төшкән идем. Тәрәзә төбендә инде борычлары тишелеп килә. Ә урамда – февральнең беренче атнасы гына. «Узган ел март башында чәчкән идем, борычым соңга калды. Быел иртәрәк чәчтем», – ди. Үзем исә, киресенчә, быел борычларны соңрак чәчәрмен дип торам. Шулай да, кайчан һәм ничек чәчсәң отышлырак соң?

Борыч –  бик тә җылы ярата торган культура. Помидор белән әле «килешеп» булса да, борыч белән «килешү» төзү кыенрак. Сабагында килеш кызара алсын өчен, безнең якларда баллы борычның иртә һәм уртача өлгерешле сортларын сайларга туры килә. 

Иртә өлгерешле сортларның уңышын тишелеп чыгып 100 көн узгач җыя башларга мөмкин. Уртчача өлгерешлеләренә 120-130 көн кирәк. Нинди генә сорт утыртасы булса да, кабындагы мәгълүматны укыгыз – өлгерү өчен ничә көн кирәге анда язылган була. 

Бездә борычны рассада ысулы белән генә үстерергә мөмкин. Борыч күчереп утыртканны яратмый, дип белдерә күп кенә һәвәсәкәр бакчачылар. Дөрестән дә, аны торф таблеткаларына чәчеп, бераз үскәч, таблеткасы белән бергә аерым савытларга утыртсаң, яхшырак. Таблетка урынына кечкенә стаканнар кулланып, соңрак туфрагы белән бергә зуррак стаканга күчерә аласыз. Болай эшләгәндә тамырларына зыян килми. Баштан ук зур стаканнарга чәчәргә кирәкми, зур савытта борыч начар үсә. 

Кибеттә борычның нинди генә сортлары юк! Әгәр дә атамасы янына «F» хәрефе куелган икән, димәк, ул гибрид – берничә сортны кушып барлыкка китерелгән. Гибрид орлыктан үскән үсемлекнең уңышы яхшырак була, тик бу үсемлекләр күпкә нәзберек, тәрбия таләп итә. Аннары, гибрид үсемлекнең орлыгын киләсе елга чәчү өчен алырга яраксыз, беренче нәсел сыйфатлары киләсе нәселдә сакланмаска мөмкин. Ә менә сортлы орлыкларда ул сыйфатлар нәселдән нәселгә кабатлана. 

Борыч җылы ярата торган үсемлек. Орлыклар тишелсен өчен 25 градус җылы кирәк. Шытымнар күренгәч, аларны 20 градуслы урынга да куя аласыз. Яктылыкка бик таләпчән. Әгәр борычларыгыз бик тә акрын үсә икән, димәк, аларга җылылык һәм яктылык җитми. 

Орлыкларны уртак савытка чәчкән булсагыз, күчереп утыртуны озакка сузмагыз.  Ике яфрак чыгаруга ук бу эшне башкарырга кирәк. Үсемлек никадәр зуррак булса, күчереп утыртуны шуның кадәр авыррак кичерә. 

Тагын бер мөһим момент – теплицага яки ачык туфракка чыгарып утыртканда борыч үсентеләре 60–70 көнлек булырга тиеш. Шушыннан чыгып, орлыкларны чәчәр өчен иң оптималь вакытны исәпләве авыр түгел. Әйткәнебезчә, моңа тагын ике атнаны – тишелү вакытын һәм күчереп утыртканнан соң исәергә кирәкле 10 көнне дә кушарга кирәк.  Әгәр яхшы теплицагыз булып, 15 майларда борычларны теплицага утыртырга уйласагыз, борычларны 14-15 февральләрдә чәчәргә кирәк. 

Теплица булмаганда, ачык туфракка июнь башларында пленка астына утыртабыз. Бу очракта орлыкларын 20 февральдән соң чәчәләр. 
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар