Логотип
Бакча

Бакчаны кышка әзерлибез

Октябрь – бакчаларның бушап калган мәле. Кишер-чөгендерләр алынган, куаклар киселгән, алмалар җыелган. Шулай да эш бетте дияргә иртәрәк. Бакчаны кышка әзерләп куярга кирәк хәзер: җир эшкәртергә, сарымсак утыртырга, виноград ботакларын кисәргә...


Октябрь – бакчаларның бушап калган мәле. Кишер-чөгендерләр алынган, куаклар киселгән, алмалар җыелган. Шулай да эш бетте дияргә иртәрәк. Бакчаны кышка әзерләп куярга кирәк хәзер: җир эшкәртергә, сарымсак утыртырга, виноград ботакларын кисәргә...

Бакчага йозак салганчы:

  • Коегыз булса, аның суын тикшерегез. Суның тәме бозылган очракта аңа дезинфекция кирәк булачак.
  • Бакча коралын – көрәк-сәнәкләрне, тырмаларны чистартып, кирәген майлап, сарайга җыеп куегыз.
  • Барлык савытлардан, торбалардан, шланглардан суны агызыгыз. Бозланып каткан су пластик савытларны гына түгел, тимерне дә ярырга мөмкин.
  • Өйнең, бакча йортының фундаментын тикшереп чыгыгыз. Ярылган җирләре булса, аларны ямарга кирәк, бу – йортны кимерүчеләр керүдән саклар.
  • Янгын чыгуны кисәтер өчен, бакчаны яисә участокны яфраклардан, агач-ботак, утын калдыкларыннан чистартыгыз.
  • Подвалда яшелчә, җиләк-җимеш сакларга уйласагыз, аларны яхшылап карап, бозыла башлаганнарын алып ташлагыз.

Җирне кышка әзерлибез

  • Яз көне бакчагызның яңа сезон ачып җибәрәсе бар. Кышын хәл җыеп, тукланып, дөрес ял итсен дисәгез, җирне эшкәртеп калдырырга ашыгыгыз. Җирне 15–20 сантиметр тирәнлектә казып чыгыгыз. Бу эшне көздән башкару зыян салучы бөҗәкләрнең кыш чыгуларына комачаулый,
  • чүп үләннәренең тамырлары алына, орлыклары тирән күмелә. Казыган вакытта ашлама кертсәгез, тагын да яхшы булыр. Кыш буена ашлама җирдә тигез таралып, үсемлекләр өчен тагын да күбрәк файда китерәчәк.
  • Яз көне утыртасы үсемлекләрне төрле авырулардан саклар өчен, туфракны көздән үк эшкәртергә кирәк. Җәй көне яшелчәләрегез зыян күрмәгән булса да, барыбер профилактика үткәрү зарур. Моның өчен составына бакыр кергән препаратлар кулланалар – җир казыган вакытта сибеп калдыралар. Ашлама кебек, ул да кыш буена файдасын китерер, яңа бакча сезонында әҗерен күрерсез.

Сарымсак утыртабыз

  • Сарымсак утыртуның төгәл вакыты юк. Моның өчен сентябрь ае да, октябрь дә кулай. Барысы да һава торышына бәйле. Температура 10 градус җылылык билгесендә тотрыклылануга, сарымсакны утыртырга кирәк. Җир туңганчы ике-өч атна вакыт калырга тиешлеген дә исәпкә алыгыз. Шундый шартларда утыртылган сарымсак тамыр җибәрергә өлгерә, ләкин шытып чыга алмый кала.
  • Сарымсакны борчак, томат, татлы борыч, кыяр, кабак үскән түтәлләргә утырту яхшы. Алардан соң җир сарымсак өчен кирәкле матдәләргә, дымга бай булып кала. Ә менә суган, бәрәңге, кишер, чөгендер үскән җир сарымсак өчен бөтенләй туры килми.
  • Сарымсакны биегрәк җиргә утыртып калдырырга тырышыгыз. Чөнки яз көне кар эрегәннән соң су эчендә утырып калган түтәлдә сарымсак черергә мөмкин.
  • Җирне бер ай алдан әзерләп куегыз. Яңа казыган түтәлгә утырткан сарымсак, җир утыргач, тирәндә калачак. Тишелеп чыгу вакыты да сузылачак.

Виноградны көздән киссәгез...

  • Виноградның яшь ботакларын кисеп тормасагыз, куакның бөтен көче шуларга китәчәк. Әлбәттә, уңыш бирүгә дә зыян килә. Виноград кыргыйланачак, җимешләре вак һәм ачы булып өлгерәчәк.
  • Виноград куагын яз көне дә, көз көне дә кисәләр. Көзен салкынайту сәбәпле, файдалы матдәләр тамырдан яфракларга таба түгел, киресенчә, яфраклардан, ботак очыннан аска таба төшә. Шуңа күрә көздән ботакларны кисеп алу нәтиҗәсендә куак файдалы матдәләр алырга өлгерми, дип саный кайбер белгечләр. Бу, үз чиратында, куакның кыш чыгуына йогынты ясарга, киләсе уңышка комачауларга мөмкин. Шушы сәбәпләрне исәпкә алып, куакны яздан кисүчеләр дә бар.
  • Виноград ботакларын көздән кисәргә уйласагыз, барлык нечкәлекләрен дә исәпкә алып эшләгез. Беренче чиратта, эшкә тотынганчы, виноград куагының барлык яфраклары коелып беткәнен көтегез. Сезнең төбәктә һава температурасы бер атна дәвамында 5 градустан күтәрелмәсә, виноградны кисәргә вакыт җиткән дигән сүз. Әлеге эшне коры һава шартларында башкарыгыз. Киселгән ботаклар кибеп китәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар