Логотип
Бакча

Бакчачыга кайчан да эш бар

Кыш көне бакчачыларның «лаеклы ял» вакыты. Тик шулай да кул кычыта – нәрсәдер чәчәсе, нидер үстерәсе килә. Һәм бик дөрес кычыта ул кул – кайбер үсемлекләрне нәкъ менә хәзер – декабрьдә чәчәргә кирәк. Әйе, сез дөрес укыдыгыз, декабрьдә!

Мәсәлән, бакча һәм җир җиләген. Тишелеп чыксын өчен, җиләк орлыклары стратификация узарга тиеш.  
Бу болай эшләнә: орлыкларны юка тукымага яки марляга салып, төйнәп бәйлибез. 
Бер пакетка ком салабыз. Ул дымлы, ләкин юеш булмасын. Кулга кыскач, шар барлыкка килсен.
Төенчекләрне шушы комга күмеп, бер айга суыткычка куеп торабыз. 
Пакетның авызын бәйләмибез. Ара-тирә су сибеп торабыз. 
Берәр айдан алып, орлыкларны гадәттәгечә туфракка чәчәбез. 
Стратификацияне башкача да уздырырга мөмкин. 
Орлыкларны чәчәсе савытка туфрак тутырып, өстеннән кайнар су коярга. 
Туфрак өстенә орлыкларны чәчеп, савытның капкачын капларга. Орлыкларны күмдерергә кирәкми.
Савытны бер кичкә туңдыргычка куярга. 
Икенче көнне савытны туңдыргычтан алып, бүлмә температурасында тотарга. 
Бу рәвешле стратификация узган орлыклар ике атнадан соң тишелә. 
Җиләкне генә түгел, бөрлегән, күп кенә чәчәк орлыкларына да чәчәр алдыннан стратификация уздыру таләп ителә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар