Җәйне сагынган бер кичтә суыткычтан катырырга куйган чияне алабыз да, «Кышкы чия» пирогын пешереп, гаилә белән бергәләп мәтрүшкә, кипкән җиләк, карлыган яфраклары кушылган шифалы чәй эчәбез. Әлеге тәмле пирогны безгә Гөлнара ХӘМЗИНА әзерләп күрсәтте.