Логотип
Арабыздан беребез

Халык укытучысы

Минем каршымда дүрт кыз. Авылда аларны бүгенгәчә Галиәкбәр кызлары дип кенә йөртәләр. Югыйсә әткәйләре Мөслим якларыннан ук. Сугыштан кайткач, ул эше буенча бу районга эләгә һәм язмышын зәңгәр күзле Сәфәр кызы Мөҗәллия белән бәйли...

Мондый исемне бик сирәкләр генә ала. Аның өчен балаларны ярату, җаныңны биреп эшләү, камиллеккә омтылу гына җитми, минемчә. Моның өчен тумыштан гына бирелә торган аерым бер талант кирәктер. Ул исә йә була, йә юк. Аллаһы Тәгалә кемгә бирә, кемгә – юк! Әйтәләр бит, туганда өч процент сәләтең бар икән, калганын тырышлыгың белән яулап алырга мөмкин, диләр. Әйе, монысын да кабул итәм. Ләкин әнә шул талант дигән нәрсәнең сыйфат ягы да бар бит әле! Нәселдән-нәселгә килә торганын, һич ялгышмыйча, «халык» исеме белән бәйләргә була торгандыр дип уйлыйм. Актаныш районының Сәфәр авылында туып-үскән, 41 ел гомерен район үзәге мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытуга багышлаган, соңгы елларда драма әсәрләре язып, аларның Әлмәт, Актаныш, Казанның Тинчурин театрлары тарафыннан сәхнәләштерелүенә ирешкән Ләйсән Галиәкбәр кызы ӘМИНОВА «Халык укытучысы» исемен яулап алган икән, бу, чыннан да, тикмәгә түгел! Юкса мулла нәселеннән булып, балаларга дин дәресләре өйрәтеп, иманга, гыйлемгә юл ачучылардан саналган бабаларыннан башка укытучы заты да юк бу йортта. 

Минем каршымда дүрт кыз. Авылда аларны бүгенгәчә Галиәкбәр кызлары дип кенә йөртәләр. Югыйсә әткәйләре Мөслим якларыннан ук. Сугыштан кайткач, ул эше буенча бу районга эләгә һәм язмышын зәңгәр күзле Сәфәр кызы Мөҗәллия белән бәйли.

– Безнең өйдә китап культы булды, – дип сөйләп китә Ләйсән. – Без әдәбиятны, сәнгатьне ярата торган гаиләдә үстек. Сугыш чорында тракторда эшләгән җирдән әнкәйне авылдагы элемтә бүлегенә җитәкче итеп чакыралар. Пенсиягә киткәнче, ул шушы хезмәтне башкарды. Татарча-русча нинди газета-журнал чыга – өебездә шуларның барысы да бар иде. Безнең өчен әнкәй эчләренә пластинка тыгылган русча журналларны да «Книга – почтой» аша кайтартты. Без дүрт кызга бер абыйлы гаиләдә Мирей Матье, Джо Дассен кебек дөнья җырчыларын каян белер идек икән? Әнкәйнең безнең белән шөгыльләнеп утырырга әллә ни вакыты булмады, ләкин кичләрен ул безгә кычкырып китап укый иде (әткәй йоклый). Без йә йон эрлибез, йә бүтән төрле берәр эш белән мәш киләбез, әнкәй вазыйфасын башкара торган апабыз бәйләм бәйли. Укый-укый да, кайсыбер урында «э-э-э» дип китә («үбешү» кебек сүзләрне әйтми, тик икенче көнне без ул җирләрне эзләп табып укыйбыз инде). Күп язучыларның әсәрләрен шулай өстәл артында ишетеп үстек. Ә якшәмбе көннәрендә исә Татарстан радиосы аша татарча спектакльләр тыңлау – мәҗбүри эш кебек, көтеп алабыз, аннары җыелышып фикер алышабыз. Безнең ул сөйләшүләр һәрвакыт педсовет, культсовет шикелле дә булып китә иде.

Барыбыз да китап укырга яраттык. Мин үзем, юрган астына кереп, фонарь яктысында да укый идем. Китапханәдә без укымаган китап бар иде микән? Китапханәче апа эчтәлеген сорый әле, укымыйча гына китермимме, янәсе. Барыбыз хакында да: «Китап җене кагылгандыр сезгә», – диләр иде. Минем артист буласым килде, тик әнкәйләргә әйтергә курыктым бугай. Укытучылыкка китү теләге үзеннән-үзе килеп чыкты. Барыбыз бергә гел укытучылы уйный идек. Абыйдан башка (ул да Минзәләдә, авыл хуҗалыгы техникумында) ике апам – Минзәлә педагогия училищесында укыдылар (сеңлебез Ания генә туры Казанга юнәлде). Алардан соң мин дә шунда киттем. Укытучы һөнәренең бик дәрәҗәле вакытлары иде шул. Бүтән юнәлешне сайлау башыбызга да килмәде. Бишебез дә икешәр уку йортын тә-мамладык. (Инсия апам белән мин – татар теле, Илүсә апам белән Ания – география укыттык. Афарим абый – төп авыл хуҗалыгы белгечлеге алса да, район газетасы редакциясендә бүлек мөдире, СССР Журналистлар берлеге әгъзасы иде. Аннары колхоз рәисе булды. Кызганыч, 45 яшендә бакыйлыкка күчте). Берара дүртебез берьюлы укыдык әле. «Сез – акчалы кешеләр, шуңа күрә ул кадәр чыгымнарны күтәрә аласыз», – диләр иде. Әйе, әткәй – район финанс бүлегендә, әнкәй – почта бүлекчәсендә, хезмәт хакын акчалата түлиләр.

Сүзгә иң өлкәне Инсия – Иркә апалары кушыла. Бу гаиләдә туганнар бер-берсен шулай атый. Икенчесе Илүсә – Алма апа. Өченче кыз Ләйсәнне исә сеңелләре Ания исеме белән генә атый. Аңа рөхсәт, дип көлә апалары.

– Җиңелләрдән түгел иде, әмма безне укыттылар. Әткәй дә Минзәлә юлларын аз таптамады: ата-аналар җыелышларына йөрү тулаем аның өстендә, шунлыктан әнкәй безнең кайда яшәгәнне дә белмәде. Алай гынамы, әнкәйнең хәтта районнан читкә чыкканы юк дияр идем, бер тапкыр, югары бүләк алу өчен Казанга барып кайтты. Республикада «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнгән ике элемтәче булса, шуның берсе безнең әнкәй – Мөҗәллия Шәйхәйдар кызы. Җиде сыйныф кына укыган булса да, әнкәй бик башлы, көчле психолог та иде. Авылның күп кенә киленнәре – кайнанадан, кайнаналар киленнән зарланып киңәшкә киләләр. Ул аларны, акыллы фикерләрен әйтеп, тынычландыра белә, берсенең серен берсенә чишми, «сер сандыгыбыз» диләр иде үзен. Әткәебез Галиәкбәрнең дә хезмәт кенәгәсендә бер генә язу тора – ревизор! Ул бик гадел, җаваплы хезмәтен намус белән башкара торган риясыз кеше, сугыш ветераны иде...

Гаиләдә алар белән әнкәләренең бертуган апасы Мәкмүнә дә яши. Сугыш аркасында ялгыз калып, туганы гаиләсенә сыенып яшәгән тол хатыннар, тол кызлар күп иде шул ул чорда! Шундыйларның берсе Мәкмүнә апаны балалар, олылап, «Апа» дип, авыл кешеләре «Абыстакай» дип йөртте.

– Ул холкы белән кырысрак, әмма бик нечкә күңелле, намазлы-уразалы, моңлы итеп җырлый торган ихлас бер зат иде. Аның яралы күңелендә яшерелгән эчке халәтен аңлап бетерү өчен үзебезнең өлкәнәюебез кирәк булган икән! Әлмәт драма театры куйган «Йөрәк сере» спектаклен мин нәкъ менә шушы Абыстакай апабызга багышлап яздым да! Ул безгә тәрбия үрнәге бирүдә гаҗәеп эз калдырган шәхес булды, – дип сөйли Ләйсән.

Укытучы ханымнар шулай әкрен генә тормыш йомгакларын сүтә. Җай гына, бер-берсен бүлдермичә, берара күз яшьләре аша, кайчагында рәхәтләнеп көлеп! Һәр сүзләрендә ихласлык, карашларында – бер-берсенә булган кадер, хөрмәт хисләре!..

Язмабызның төп герое Ләйсәнгә килгәндә, училищены тәмамлагач, Әлки якларына эшкә китәргә тиешле кызны кая инде читкә җибәрү?! Әтисе Галиәкбәр ага ничек итсә итә, авыл мәктәбенә пионервожатый итеп кайтартуга ирешә. Ләкин ул туган авылында озак тоткарланмый. Әти-әни кул астыннан тизрәк мөстәкыйльлеккә чыгарга омтылыш та, өйдәге контрольнең көчле булуы да тәэсир иткәндер – район мәгариф бүлегенә барып, укытырга җибәрүләрен сорый. Богадыдагы азкомплектлы саналган башлангыч мәктәпнең беренче һәм өченче сыйныфында 37 укучы! Бер укытучы да ризалашмаган бу балаларны унтугызы яңа тулган кызга ничек тапшырганнардыр дип аптырамыйм, ничек тәвәккәллеге җитеп, Ләйсән үзе алынды икән бу эшкә дим?

Богадыда ике генә ел эшләсә дә, шактый саллы тормыш мәктәбе узып, яраткан егетенә бер елдан соң читтән торып укуга күчәргә сүз биреп, Мөхәммәт Мәһдиев кебек укытучылардан дәрес алу өчен, Казан университетына юл тота. Әйе, вәгъдәләшкәч, үтәргә тиешлек (китап тәрбиясе!) аны, сыкранып булса да, читтән торып укуга күчәргә мәҗбүр итә. Юкса бик яхшы укыган кызны аспирантурага калдырырга да җыеналар! Вәгъдә – иман: көтеп торган егете алдындагы җаваплылык – анысы барыннан да көчлерәк тоелгандыр! Шул елны ук мәдәният-агарту училищесын тамамлап кайтып район мәдәният йортында эшләүче сөйгәне – тиз арада Актаныш «Агыйдел» ансамбле солистына әвереләчәк, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен алачак, күп еллар сәнгать мәктәбендә хореограф вазыйфасын башкарачак Фаяз Әминов белән өйләнешкәч, Ләйсән балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша.

– Мәктәпкә урнашу турында уйлап та карамадым, – дип искә ала Ләйсән ул елларны. – Кая инде миңа, озак вакыт Актаныш урта мәктәбендә эшләгән тәҗрибәле, олы дәрәҗәле укытучылар арасына барып керү?! Юк, без беребез дә юаш та, мескен дә булмадык, әмма минем генә түгел, гаиләдәге барыбызның да үз-үзебезгә куйган бәябез шулкадәр түбән ки, башкалар белән тиңләшер өчен безгә җиде кат тиребезне түгү, һәрбер эшне йөз генә түгел, ике йөз процентка җиткереп үтәү кирәк иде. Алгарак китеп шуны гына әйтим: узган ел авылыбыз тарихына багышланган «Сәфәрем» дип аталган китап басылды. Аны авылдашыбыз Сәетов Сәетмөхәммәт балалары белән гомере буена авылыбыз мәктәбендә укытучы, директор урынбасары булган Инсия апам эшләде. Төп хезмәт – апамныкы, без – ярдәмчеләр. Китапны җиңелрәк итеп тә язарга мөмкин иде. Ләкин аның тиешледән дә югарырак дәрәҗәдә тирәннән кубып язылуы, авылыбыз халкы алдындагы бурычыбызны йөз аклыгы белән үтәрлек булуы кирәк иде. Һәм үз-үзебезгә карата шушындый таләпчәнлек бүгенгәчә сакланып калды да.

...Балалар бакчасында эшләгәндә, беркөнне шулай 9 нчы сыйныф кызы Әлфия Мөхәммәтова (ул хәзер район радиотапшыруларын алып баручы журналист. – Ә. С.) аның күңеленә оеткы сала. Каникул вакытында эшкә урнашкан була ул анда: «Ләйсән апа, сез шулкадәр кызыклы итеп сөйлисез, күп беләсез. Ник безне укытырга мәктәпкә кермисез? Безгә бит әдәбиятны болай укытмыйлар...» – ди. Шушы үсмер баланың сүзе җитә кала, Ләйсән, бөтен батырлыгын җыйнап, мәктәп директоры Илгизәр Шәвәлиев янына китә. Гариза яза һәм: «Үкенмәячәксез. Эшләп күрсәтәм әле мин сезгә!» – ди. Унөч гариза арасыннан берсенә тукталып, икенче көнне үк Ләйсән Әминованы татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп алалар. Яңа килгән кешегә, гадәттә, башкалар алырга теләмәгән сыйныфны тапшыралар. Ләйсәнгә дә ике «10 нчы» эләгә.

– Китап юк, программа бар. Шул елны рус мәктәбендә татарча укыту кереп китте, – дип дәвам итә ул. – Моңарчы дәрестә китап кына укыганнар. Мин, лекция дәфтәрләремне актарып, төннәр буена әзерләнәм, журналлар укыйм, язам, эзләнәм. «Казан утлары», «Сөембикә», «Мирас» (әле чыга башлаган гына) – шулар буенча бик күп мәгълүмат бирәм. Ә укучылар мине тикшерәләр, ниндидер астыртын сораулар бирәләр. Без болай укымадык дип, язмыйча, киреләнеп утыручылар да булды хәтта. Ләкин балаларны беренче көннән үк үземә каршы әйттермәдем: йә уенга борам, йә бүтән бер ысулын табам. Әйткәләшкәндә, бала сиңа әллә ниләр әйтеп ташларга мөмкин. «Миңа соравыгыз булса, тәнәфестә сөйләшербез, дәресне әрәм итмибез», – дия идем. 45 минут вакытны кычкырышып уздырган укытучыларны гомергә аңлый алмадым. Олимпиадалар китте бервакыт. Актаныш мәктәбенең татар теленнән гомергә дә алга чыкканы булмаган. Беренче елны ук минем укучы районда бишенче урынны алды. Мәгариф бүлегендә түбәм күккә тиярлек итеп үсендереп җибәрделәр үземне. Мин исә, тагын да дәртләнеп китеп, очып диярлек директорга керәм. Ә Илгизәр Фәтхелович: «Безнең өчен бишенче урын – урын түгел!..» – дип, бик тиз урыныма утырта. Чыннан да, район үзәге мәктәбе өчен мактанырлык нәрсәмени инде? Шулай да 27 нче урын да түгел бит! Аның каравы, икенче елны 9 нчы сыйныфта укучым беренчелекне яулады! Шуннан соң китте инде! Хәтта халыкара олимпиадаларда да минем балалар җиңүче булды. Күпме конкурслар, бәйгеләр, конференцияләр... Минем өчен болардан да олырак бүләк бар иде микән?..

Ләйсән Әминова Актанышның беренче мәктәбендә 14 ел хезмәт куя. Ә 2005 елда, сәләтле балалар өчен гимназия ачылгач, район башлыгы аны укыту эшләре буенча директор урынбасары итеп күчерә. Дөресен генә әйткәндә, Ләй-сәннең үзендә дә шундый талантлы балалар белән эшләү теләге яши. Районда үз фәне буенча иң югары нәтиҗәләргә ирешүгә дә карамастан, 1 нче мәктәптә эшләгәндә хезмәтенә күрә лаеклы дәрәҗәсе дә булмады кебек. Юк, ул үпкәләп китмәде. Яратып эшләгән эшнең ләззәте ниндидер бүләкләр белән генә бәяләнми бит ул! Югары бүләкләргә, дан-хөрмәткә күмелгән мизгелләр «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат»та эшли башлагач, һәм хезмәт юлын башлаганына 26 ел (!) дигәннән соң килә аңа. Әле анда да: «Мин ул бүләккә лаекмы?» – дигән сорау куя үзенә. Татарстанның атказанган укытучысы исеменә документ тутырырга кушкач, мәгариф бүлеге җитәкчесе Васил Салиховка йөгереп керә: «Миннән күпкә озаграк һәм бик яхшы эшли торган татар теле укытучыларының берсенең дә мондый исеме булмаганда, миңа бирсәләр, үземне бик уңайсыз хис итәчәкмен. Бирмәгез миңа!» – ди ул. «Бөтен эш, бөтен чара синең аша уза. Исем бирүне сорап, миңа күпме кеше килә, ә син кирегә сукалыйсың!» – дип битәрләп тә ала аны җитәкче.

Хөкүмәт дәрәҗәсендә бирелергә мөмкин булган барлык бүләкләрне алып, «Халык укытучысы» исемен бирергә җыенганда да, Ләйсән Галиәкбәр кызы ул вакыттагы район башлыгы Энгель Фәттаховка кадәр барып җитә. Исем алыр өчен эшләмәгәнен, хезмәтенең нәтиҗәсе булса, укучылары югары уңышка ирешсә, шул канәгатьләнү хисе, рәхәтлек биргәнен аңлата. Ләкин райондагы ике укытучының берсе булып, әлеге олы дәрәҗәле бүләк барыбер эзләп таба хуҗасын – 2021 елда, дүрт дистә еллык укытучы стажы туплаган Ләйсән Әминовага «Халык укытучысы» дигән мәртәбәле исем бирелә, фотосурәте район халкы һәр көнне күреп уза торган элмә тактага урнаштырыла, укучыларының рәхмәт тулы карашлары аша чагылыш таба. Үз фәне буенча гына түгел, тарих, сәнгать өлкәсе буенча китеп, дәрәҗәле исемнәр алган, фән кандидатлары булуга ирешкән күп укучылары үзләренең уңышларында укытучылары Ләйсән Әминова белән хаклы горурлана. Алар бүген – журналистлар, музей директорлары, танылып килүче җырчылар.

– Турыдан бәреп әйтә торган гадәтем бар, ярарга тырышу, куштанлану, фамилиясенә карап балага билге кую гадәтем юк. Кыенлыклар күп очрады. Усал дигән даным да таралган, ләкин нәрсәдә чагыла, үзем дә белмим. Берәү белән дә ызгышканым юк, ата-аналар белән низагка кергәнем булмады, укучыларым күз карашымнан аңлыйлар иде сыман. Дәресләрне гел җыр-сәнгать, тарих, шәҗәрәләр белән бергә бәйләп алып бардым, шунлыктан балалар арасында әлеге юнәлешне сайлаучыларны да үземнең укучыларым дип әйтә алам. Татар теле укытучыларына, әгәр кулымнан килсә, мин күбрәк әдәбиятка урын бирегез дип киңәш итәр идем. Әмма укытучылар баштанаяк кәгазь эшенә күмелделәр (кәгазьгә чумып, ләззәт алып буламы инде?), аларның китап, газета-журнал укырга, телевизор карарга, театрга барырга, ерак сәфәргә чыгып, дөнья күрергә вакытлары юк. Ничек ул укытучы тәрбия сәгате үткәрергә тиештер? Балаларны укытырга да вакытлары калмый аларның, ни кызганыч! Бүгенге мәгариф системасы шулкадәр аяныч хәлдә ки, болай дәвам итсә, биш-ун елдан мәктәптә укытучы да калмаячак. Бу минем генә дә фикерем түгел!.. Хәер, укытучы тормышын аның эчендә йөзгән кеше генә аңлый ала. Чираттагы пьесам да шул хакта иде. Ләкин аның сәхнәдә дөнья күрәчәгенә ышанычым юк. Бу проблема укытучыдан башка кешене борчымый да бугай.

Ләйсән Әминова турында сөйләгәндә, Галиәкбәр кызларының барысы турында да шушы ук сүзләрне язарга мөм-кин булыр иде. Бары тик эшләгән урыннары һәм укучыларының исемнәре белән генә аерылыр кебек алар. Һәрберсе турында аерым китап язарлык. Чаллы педагогика университетында белем алучы булачак укытучыларга «География укыту методикасы» фәне буенча гыйлем бирүче, доцент, фән кандидаты, үзе әйтмешли, студентларының икенче әнисе була алган һәм үз хезмәтен «үлеп» яраткан һәм оста биюче Аниядән башкалары бүген дүрт дистә ел укытып пенсиягә чыккан. Ания шикелле үк география фәненә гашыйк, «Россия Федерациясенең гомумбелем бирү мәктәпләренең почетлы хезмәткәре» Күкрәк билгесе иясе, Россия Президенты һәм Чаллы мэры грантларын алуга ирешкән Илүсә Туктарованы Чаллының 57 нче гимназиясендә пенсиягә чыккач та эштән җибәрмичә аптыраталар, чөнки аның балалары Сириуста җиңә, Россия, Татарстан буенча грантлар ота, тәртипсез дигән балалар ничә еллардан соң рәхмәт әйтергә килә... Ул да, Ләйсән кебек, атказанган исем алудан теше-тырнагы белән баш тарткан хыялый бер зат. Ә халык мәгарифе отличнигы Инсия Хаҗиеваны хәтта яшь чагында Татарстан телевидениесенә эшкә чакыралар, мәктәп директорлыгына тәкъдим итәләр. Ләкин аларның берсе дә җавапчылыкны җитәкче урыннарда түгел, нәкъ менә балалар арасында күреп, җан җылысын кушып, укыту-тәрбия эшендә табалар. Галиәкбәр Хаҗиев кызларының бер үкенечләре бар, ул да булса, матур гаилә коруларын, оныклар туу шатлыгын кичергән (9 онык, 11 туруны бар аларның хәзер), ләкин хезмәт уңышлары белән шулай хөрмәтләнүләрен генә күрә алмаган әти-әнисе һәм Апасы өчен генә күңелләре кителеп тора. «Президент чакыруы буенча Казанда уздырылган чараларга баргач, гел шул хакта уйлап, күз яшьләремә манчылып утыра идем, – дип сөйли Ләйсән – Кайнана әнкәем нәрсә әйтер иде икән дип тә еш уйланам. Бик тә акыллы, искиткеч зирәк акыллы иде бит Сәвия әнкәй дә! Теләкләрем барысына да дога булып ирешсен!»

 

Ләйсән Әминова, Ляйсан Аминова

Апалары Инсия һәм Илүсә, сеңлесе Ания  белән «Сәфәрем» китабын Ләйсән инде ничәнче кат карыйдыр?.. 

...Бергә җыелышкач, үткәннәргә кайталар. Инсия белән Ләйсән – үзләре сценарий язып, сәхнәдә үткәргән кичәләрен, спектакльләрдә уйнауларын, Илүсә белән Ания Казан университетының «Каз канаты» ансамблендә биюләрен, хорда җырлаганын искә төшерә. Нәкъ балачактагы шикелле – өстәл янына утырып, әдәбият-сәнгать дөньясында йөзәләр.


Фото: гаилә архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар