Логотип
Актуаль тема

Яшьлегемне эзлим

Редакциябезгә бер абзый килеп керде. «Сезнең журналда чыккан бер фотоны эзлим, ярдәм итегезче», – диде ул. 


Редакциябезгә бер абзый килеп керде. «Сезнең журналда чыккан бер фотоны эзлим, ярдәм итегезче», – диде ул. 


Баксаң, яшьлегендә гашыйк булып йөргән кызны менә инде берничә ел эзли икән Рөстәм абый. (Исеме билгеле бер сәбәпләр аркасында үзгәртелде. – Ч. Г.)
 Үзешчән артист булып концерт бригадалары белән йөргән Галия исемле кызга гашыйк була ул. Танышып китәләр. Галия Ишморатова ул вакытта Чаллыда «Промстрой» оешмасында буяучы булып эшли. Бераз очрашканнан соң Рөстәмне армиягә алалар. Ике арада хатлар йөри башлый. Әмма соңрак кыздан хатлар сирәгәя һәм ул бөтенләй югала.


 Армиядән кайткач, Чаллыга кызны эзләп тә бара егет, әмма таба алмый. Кыз элек торган җирдән күченеп киткән була. Егет аның кайсы авылдан икәнен дә белми. «Башкортстанның Бөре районыннан мин», – дигән була кыз. 


 Кызның бердәнбер ядкаре – «Азат хатын» журналында чыккан фотосы. Бик озак саклый ул фотоны Рөстәм. Әмма хатыны аны табып алып, ертып ата. Ул вакытлардан инде бик күп сулар аккан. Тик яшьлектәге Галия һаман күңеленә тынгылык бирми икән.


Рөстәм абый күрәзәчеләргә дә барган. «Син аны табачаксың. Очрашуын очрашмассыз, әмма телефоннан сөйләшерсез», – дип өметләндергәннәр аны. Тик әлегә кадәр Галияне беркайдан да таба алмаган. Истәлеккә фотосы калсын әле дип, безнең редакциягә журналда чыккан сурәтен эзләп килгән. 


Сурәтне табып бирдек без. Әмма Галия апаны бик тә табасыбыз килә. Башкортстандагы укучыларыбыз, сезгә мөрәҗәгать итәбез, безнең Галия апаны танысагыз, безгә языгыз әле. Кемнеңдер хыялын тормышка ашыручы булырсыз. Яшьлек һәрберебездән дә узган бит... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар