Логотип
Актуаль тема

Өченче баласы белән хатынын роддомнан алып кайтырга барганда, ир һәлак була

Күптән түгел генә Татарстан халкын тетрәндергән коточкыч вакыйга булды. Хатыны белән яңа туган сабыен бала тудыру йортыннан каршыларга барган вакытта Артем Балашов юл һәлакәтенә очрый.

 

Күптән түгел генә Татарстан халкын тетрәндергән коточкыч вакыйга булды. Хатыны белән яңа туган сабыен бала тудыру йортыннан каршыларга барган вакытта Артем Балашов юл һәлакәтенә очрый.

 

Каршы як юлдан бетон блоклар төяп килгән КАМАЗның көтмәгәндә тәгәрмәче шартлый. Идарәне югалткан авыр машина Артемның машинасына килеп бәрелә. Ирнең гомере өчен табиблар бер ай буе көрәшә. Чәрдәкләнгән бит сөякләрен, өзелгән аяк-кулларын кисәкләрдән җыеп тегәләр.


– Ирем янында әнием дә була. Роддомга килеп җитә алмыйлар, менә шушы хәл килеп чыга. Әни могҗиза белән генә исән кала, – дип, күз яшьләренә буылып сөйли өч баласы белән бер мизгелдә ятим калган Регина. 


Иренең тереләчәгенә соңгы секундка кадәр ышана ул. Ләкин быелның 6 февралендә Артем күзләрен мәңгегә йома. Яңа туган кызын кулларына алып, бер тапкыр сөяргә дә өлгерми кала... 
Ятимлек һәм толлык ачыларына миллионнарча сумлык бурыч та өстәлә. Ире исеменә алынган ипотека һәм кредитларны яңа гына баладан котылган Регина түләргә тиеш хәзер. Бәхетсезгә – вакытсыз дигәндәй, Артем үз гомерен иминиятләштерү килешүен берничә көн элек кенә озайтырга өлгерми кала. Мирасны кабул итү өчен алты ай вакыт кирәк. Ә бу вакыт эчендә кредитларның процент ставкасы ай саен арта гына барачак. 


– Миңа хәзер балаларым өчен яшәргә кирәк, – ди Регина, күз яшьләрен сөртеп. – Әле ярый ярдәм итәр кешем – әнием бар. 
Регинаның олы кызы Аринага 12 яшь. Егорга – 7, ә әтисенең тезләрендә инде беркайчан да иркәләнү насыйп булмаячак Софияга нибары ике генә ай.
Бурычларның гомуми суммасы өч миллионнан артыграк. Күкрәк баласы белән өйдә утыручы бичара хатын бу кадәр акчаларын кайдан табарга чарасыз. Кайсыбер көннәрдә акчасы хәтта ризык алырга да җитәрлек түгел.


Юк, ул ачыктан-ачык беркемнән дә ярдәм сорамый. Аның хәле әлегә ул хакта уйларлык та түгелдер. Ирен югалту хәсрәте бәгырен көйдергән мәле. Җаны түзә алмаслык булып сызлаган минутларда кулына ире белән бергә төшкән фотоларны ала. Әнә алар бергәләп туган көнне бәйрәм итәләр. Йөзләрендә – шатлык, күзләрдә – сөенеч. Бергә уздырган соңгы бәйрәмебездер дигән уй ул чакта башларына да килми...
Бүген өч бала анасы ярдәмгә мохтаҗ. Бәлки, кемнеңдер йөрәгендә миһербан уянып, бу гаиләгә бераз ярдәм итә алыр... 


Аның янәшәсендә кызы белән оныгын каршылашырга дип утырып барган әниләре могҗиза белән генә исән кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар