Логотип
Актуаль тема

Мин – мошенник?!

«Чулпан, чынмы соң бу? Синең хакта интернетта начар хәбәр йөри». Танышымның миңа җибәргән хәбәре үтә дә сәер тоелды. 


«Чулпан, чынмы соң бу? Синең хакта интернетта начар хәбәр йөри». Танышымның миңа җибәргән хәбәре үтә дә сәер тоелды. 

Хәзер социаль челтәрләрсез тормышны күз алдына китерә алмыйбыз. Алар әллә ничә төрле һәм һәрберсендә берничә аккаунтыбыз бар. Аларны ясыйбыз да онытабыз. Менә исегезгә төшереп карагыз әле, күптән кермәгән ничә аккаунтыгыз бар? Минем дә шундый бер аккаунтым булган икән. Һәм менә нәрсә килеп чыкты...
Иптәш укызымның бу хәбәреннән аптырап калдым. Нинди гөнаһ кылдым микән дип, соңгы ярты елдагы тормышым күз алдымнан узып китте. Әллә нинди гайре табигый булмаган гамәлләр кылмаганмын. Мине нәрсәдә гаеплиләр дип сорап яздым. Ул миңа ссылка җибәрә. Ә анда минем фото һәм «Это женщина мошенница. Не верьте объявлениям от имени Чулпан Галиахметовой. Она кидает на деньги», – дип язылган. 


Тиз арада аңлап алдым. ВКонтакте социаль челтәрендәге инде күптән кермәгән аккаунтымны ватканнар. Оныткан парольләрне искә төшерә-төшерә, сайт администраторларына язып, ничек кирәк шулай элек минеке, хәзер мошенникларныкы булган аккаунтыма кердем. Анда килгән хатлар: рәнҗеш, сүгү, янау... Бу кадәр хат үз гомеремдә алышкан юк иде.


 Ике көн буе тәүлек әйләнәсендә Казан, Уфа шәһәрләрендә арендага фатир «биреп ятканмын». Минем битемдәге Казан, университетта уку, «Сөембикә» журналында эшләү турындагы бөтен мәгълүматны бетереп атканнар. Иң мөһиме – ике балам турындагы мәгълүмат калган. Кырыкка якын махсус төркемнәргә кереп, барысына да белдерү «биргәнмен». Шундый заманча фатир студиям «бар» икән. Үзебез йорт салып чыкканбыз да, бу фатирны сатарга жәлләгәнбез, шуңа күрә «сдавать итәбез» икән. Җитмәсә очсызга гына. Әле ул фатир метро төбендә урнашкан. Бу – Казанда. Уфадагы Чулпан белән дә шул ук «хәл». Йорт салган да, үзәктәге фатирын «сдавать итә». Фатирына беренче тапкыр чит кешеләр кертә, шуңа күрә дә бик борчыла, артык ышанып та бетми икән. Иң беренче соравы: «Сез кем белән яшәчәксез?». Бу белдерүгә ике көн эчендә кырыклап кеше «эләккән». 
Мошенниклар һәрберсе белән иркенләп сөйләшкәннәр. Смайликлар кызганмаганнар, хәтта шаяртканнар да.  Әледән әле: «Мне нужно сдать квартиру, а не шутки шутить» – дип язганнар. Нигездә бер үк җөмләләр: «Фатирымны карарга кеше күп язылды. Алдан аванс җибәрсәгез, сезгә беренче күрсәтәм!»


Иң көенечлесе: алданганнар! 


Ике сүз алышуга берсе мошенниклар счетына ике мең акча җибәргән. Әле ул Оренбургта гына икән. Уфага килергә чыккан. Уфада төн кунар өчен үзенә фатир эзләгән булган Һәм менә шәп «вариант» килеп чыккан. Аның сөенеп язганын күрсәгез иде сез. Икенче көнне Уфага килгәч, язылган адрес буенча барып, подъезд төбендә берничә сәгать утыра ул. Ахырда миңа янап, кара исемлеккә кертә. 


 Казандагы фатир да популяр булган. Аны да беренчеләрдән барып карау өчен берничә кеше 2 мең сум салган.  Акча җибәргәнче телефон номеры сорыйлар. Мошенниклар телефон номеры да язып җибәрә. Аңа шалтыратып та карамыйлар. «Ярар, карарга килгәндә шалтыратырбыз», – диләр. Ә ул номер бөтенләй юк. Кырык кешенең бишесе акча күчергән. Алтысы өлгерми калган, мин планнарым «боздым». Берничәсе: «Алдан акча биреп алданганым булды инде, аванс җибәрмим», – дип язган. Башкалар, аванс сорагач, язышудан туктаган. Димәк, бу кеше алдау алымын белгән, я башкалардан ушлырак булган. 


Таң атканчыга кадәр кырык кешедән килгән һәр хатны укып, аларга хәлне аңлатып яздым. Күбесе укыды да, берни эндәшмәде. Күрәсең, алар өчен табигый хәл. Кайберләре белән берничә сүз алыштык. Күбесе икенче, хәтта өченче кат шулай алданганнары турында яза. «Фотодан алдакчы кешегә охшамагансыз, җитмәсә, балаларыгызның фотолары бар. Сезне алдакчы дип башыбызга да килмәде», – дип яздылар. Ә минем исемнән башка кешенең язып яту мөмкинлеге турында уйлап та карамаганнар. Кайберләре минем инстаграм аккаунтымны эзләп табып язганнар. (Ә мин чит кешеләр хәбәрен карап та, укып та тормыйм шул.)


Кешеләрнең шуның кадәр беркатлы булуларына исем китте. Интернетка ышану инде бу, җәмәгать. Элек әбекәйләр утыра иде: «Телевизордан шулай әйттеләр, димәк, дөрес», – дип. Без телевизор карамыйбыз дип, алардан көлгән булабыз. Ә ул телевизорны шул интернет алыштырды. Телевизор заманында алыш-бирешне кеше белән очрашып ясаганнар, ә хәзер интернет аша гына хәл ителә. Ә экранның теге ягында кем утырганы билгесез. 


Хәзер халык укымышлы, кануннарны белә, ушлы дип әйтәбез. Юк, җәмәгать, киресенчә ахмаклана гына бармыйбыз микән?! Чит кешегә бер документсыз ничек акча бирмәк кирәк?! Әллә артык нәфесле булу, киберлек шушы хәлгә төшерәме? Тикмәгә «бушлай сыр капкында гына» димиләр. Ә без шуны онытабыз. Һаман очсызга, бушлайга кызыгабыз һәм рәхәтләнеп алданабыз. Иң мөһиме алдангач, полициягә хәбәр итәм дип берсе дә язмаган (Шулай да аккаунтымны бетерми торам. Бәлки берәрсе полициягә хәбәр итеп, хокук саклау хезмәткәрләре ишек кагар. Җинаятьче түгеллегемне расларга да кирәк булырга мөмкин, алла сакласын.) Ике көн эчендә бер минем аккаунтта гына күпме кеше алданган. Ә андый алдаулар интернетта бихисап. Һәм, кызганыч, бу статистика күренми. Җинаятьләре расланмау сәбәпле, җәза алмый калалар. Димәк, кыңгыр эшләрен дәвам итәләр һәм кемнәрдер алдануын дәвам итә.


Әлеге язманы язган арада да тагын өч кеше «минем фатирым» турында белешеп язды. 


Җәмәгать, кешегә акча биргәндә расписка алу кирәклеген тагын бер кат исегезгә төшерәм. Онлайн акча күчергән чек ул – паспорт мәгълүматлары язылган расписка түгел һәм бернинди көчкә ия түгел. Ул бары тик беркатлы ахмак булуыгызны гына раслый! 


Ә инде Чулпан Галиәхмәтова мошенница дигән хәбәр сезгә дә килеп ирешсә, аптырап калмагыз, тиз арада үземә языгыз. Мин журналист буларак, бөтен фактны уртага салып  сөйләшеп, тикшереп-тотып карау ягында. Арендага бирерлек фатирым да юк, әле йорт та сала башламадык. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар