Логотип
Актуаль тема

«Мин эшләгәч, сүз тидерерлек булмасын...»

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит МӨХӘММӘТШИНның тормыш кагыйдәләре

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит МӨХӘММӘТШИНның тормыш кагыйдәләре

Үземне уңышлы кеше дип саныйм. Әмма бу уңыш – җай килү очрагы гына түгел. Миңа калса, кешенең киләчәген аның эчке халәте, шәхси сыйфатлары билгели. Сабыр холыклы булу, кимчелекләреңне белеп, аларны бетерү өстендә эшләү, үзеңне чикли белү кебек сыйфатлар, минемчә, уңышка ирешүдә мөһим роль уйныйлар...

Кешегә хакимият гомерлеккә бирелми, ул вакытлыча гына. Иң мөһиме: кеше булып кала белергә.

Һәр сәясәтче өчен эмоцияләреңне яшерү, үз-үзеңне тота белү – алыштыргысыз сыйфатлар. Сабыр итә белү һәм тыйнаклык эштә генә түгел, гаиләдә дә кирәк. 

Әгәр дә нәрсә белән булса да килешмисең икән, куелган максатка ирешү өчен үз юлыңны күрсәт. Тәнкыйтьлисең икән – тәкъдим ит!

Мәдәният, тел, гореф-гадәтләр, традицияләр иң яхшы сакланган урын – авыл. 

Машинада йөргәндә кумыйм, бик сак кына, рәхәтләнеп йөрим. Машиналар – минем хобби. Беренче белемем буенча тәгәрмәчле машина һәм тракторлар буенча техник-технологмын. Машиналарга мәхәббәтем әлегә кадәр саклана. «Тимер атлар»ны юарга, чистартырга, ремонтларга, гомумән, техника янында кайнашырга яратам. Гараждан ял итеп чыгам. Иске маркалы машиналар яратам. «ГАЗ-21 Волга» автоклубын да шуларны саклап калу максатыннан оештырдык.

Нәтиҗәле хакимият формуласы, абсолют бәхет формуласы кебек үк, юктыр ул. Бөтен кешенең дә күңелен күреп бетерү мөмкин түгел. Барыбер тәнкыйть итәр әйбер табыла. Шуңа күрә дә кешеләргә карата гадел булу мөһим. Халык үз вәкаләтләренең бер өлешен сиңа тапшырып, депутат итеп сайлый. Вакыт үткәч, уңышлы хәл ителмәгән һәм кулдан ычкындырылган мөмкинлекләр өчен хакимиятне тәнкыйть итүчеләр янәшәсендә булу ихтималың бар. 

Лекция укып кына патриотизм тәрбияләп булмый. Ул гаиләдә туа. Иң яхшы традицияләрнең берсе – «Үлемсез полк». Без анда гаиләбез белән катнашабыз. Гаиләләр тарихы Ватан тарихына барып тоташа ул.

Мәктәптә укыганда милләтем буенча татар булган бердәнбер бала идем. Җитмәсә, әти фронттан алып кайткан үткен пәкесе белән дүртенче сыйныфка кадәр чәчемне кырып ала иде. Шуңа күрә классташларым мине «Татарин» дип йөртте. Кушаматым бераз үпкәләтә иде. Әмма еллар үткәч, татар булуым белән горурландым гына. 

Гаилә – җәмгыятьнең нигезе. Шушы сүзгә барысы да сыйган... Гаиләләр нык, тату, бердәм, сәламәт икән, җәмгыять тә төзек. Гаилә – традицияләр белән яшәргә тиешле дәүләт.

Әти, әнинең кадерен белеп, аның белән һәрвакыт киңәшеп яшәде. Ул әнигә ягымлы итеп «карчык» дип эндәшә иде. Берзаман бу сүз минем дә телгә керде бит. Ниндидер командировкадан йөреп кайткач, Луизага «карчык» дип эндәштем. Башта аптырап калды. Аннан соң бу сүзнең хикмәтен аңлады. Тормыш иптәшеңә болай эндәшү күп мәгънәне аңлата... Аны икәү генә белә.

Безнең гаиләдә хатыным әти культы булдырды. «Әтиегез нәрсә әйтер...» – ди ул һәрвакыт. Моның өчен аңа бик рәхмәтлемен. Татар гаиләсендә өлкәннәргә хөрмәт – традиция. 

Үземне демократ җитәкче дип саныйм, чөнки гаиләдә башкаларның фикеренә игътибарлы булу, тыңлау, ишетү һәм шуннан соң гына карар кабул итү үрнәгендә тәрбияләндем. Әти нәрсә эшләргә икәнен үзе хәл итә иде, әни белән дә киңәшләшкәннәрдер, әмма вакытын туры китереп, ул безне, шулай-шулай итәчәкбез, дип кисәтә иде.

Үз фикереңне яклау өчен һәр мәсьәләне төбенә төшеп өйрәнү мөһим.

Хакимият – үз уйларыңны гамәлгә ашыру мөмкинлеге. Тик мин беркайчан да, бернинди очракта да хакимиятне уңайлылыкка ирешү дип карамадым.

Һәр сессиягә ныклап әзерләнәм. Бөтен җитди сорауларны комитетлар рәисләре, хокук идарәсе белән «сүтеп җыябыз». Дәүләт Советының һәр утырышы алып баручы гына түгел, ә һәр катнашучы өчен дә имтихан. Ә имтиханга әзерләнми бармыйлар.

Тормыш тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтергә телим: кайда гына яшәсәк тә, нинди генә телләрдә сөйләшсәк тә, безнең тамырларда татар каны ага, геннарда хәтер саклана.

Мин һәрвакыт халык арасында булдым. Бервакытта да бер аудиториядән дә курыкмадым. Нинди генә каршы фикерле, тәнкыйтьчел аудитория булса да, курыкмый чыктым.

Әгәр син сабырсыз һәм халыкны яратмыйсың икән, ул бик тиз сиңа каршы чыгачак.

Максат – бер, аңа ирешү юллары гына төрле. Коллегалар арасында, мин бу юлда шикләнәм, менә болай итеп карап карыйк әле, дип әйтүче кеше бар икән, ул – уйлый белүче, кайгыртучан депутат. Андыйларны бик хөрмәт итәм.

Кешенең эчке дөньясы белән кылган эш-гамәлләре тәңгәл килергә тиеш. Үзең бер-төрле яшәп, икенче төрле сөйләп йөреп уңышка ирешеп булмый ул. 

Мин эшләгәч, сүз тидерерлек булмасын. 

Төп вазыйфам ничек кенә җитди һәм авыр булмасын, иҗтимагый эшчәнлегемдә беркайчан да «туй генералы» булырга килешмәдем. Әгәр дә нәрсәне булса да җитәкләргә алынасың икән, рәхим итеп вәкаләтләреңә туры китереп эшлә. 

Яңа кешеләр белән авыррак дуслашам. Бу мәсьәләгә саграк карыйм. Дәрәҗәле эштә эшләсәң, «дуслар» күп була инде ул. Эштән китәргә туры килсә, чын дуслар гына кала.

Битарафлыкны җенем сөйми. Хәтта сатлык кешеләрне дә, гафу итмәсәң дә, аңларга тырышасың, бу адымга барырга ниндидер сәбәп булгандыр дип уйлыйсың. Кыйбласыз кешеләрне аңламыйм. Туфан абый Миңнуллин әйтә иде, Фәрит, моңарда өмет юк, дия иде. Кешенең тормышта үз фикере, карашы булырга тиеш. Миңа яшәүдән мәгънә, ямь таба белгәннәр ошый. 

Тормышның кадерен, аның фәлсәфәсен азрак тәҗрибә җыйгач кына аңлый башлыйсың. Яшь чакта көндәлек тормыш белән яшисең, төрле вак-төякләргә куанасың, ә тирәнрәк уйласаң, тормыш һәрбер көннән җыела. Бераз яшәп, тәҗрибә туплагач, тормышның яртысы үткәч кенә кеше яшәү яме, аның мәгънәсе, фәлсәфәсе турында уйлана башлыйдыр, мөгаен.

Минем өчен Луизадан да кадерлерәк хатын-кыз юк. Тормышта башкарган эшләремнең күпчелеге өчен аңа бурычлымын. Гаиләгә еш кына вакыт таба алмавым өчен үкенәм. 

Нәсел төшенчәсе аеруча зур кыйммәткә ия. Элек гаиләдә бала-чага күп була иде. Бер нәселдән булган гаиләләр бер-берсенә ярдәм итеп, ихтирамлы мөнәсәбәттә яшәде. 

Якын дусларны, хезмәттәшләреңне сайлый алсаң, хата-ялгыш ясамасаң, тормыш юлын үтүе җиңелрәк, ышанычлырак була. Гаиләдә яхшы тәрбия алып, дусларның да яхшыларын сайлап алган кешеләр – иң бәхетлеләр.

Хәзер уйлап утырам да: миңа нинди язмыш эләккән бит! Бер вазыйфаны, бер карьера баскычын калдырмаганмын: токарьдан башлап шәһәр мэры, министр, хөкүмәт рәисе, парламент спикеры. Эшне ишетеп кенә белү түгел, ә төптән җигелеп тарту – киләчәктә үзеңә ышанып эшләргә ярдәм итә. Бик бәхетле кеше мин, Татарстан Республикасында зур тормыш мәктәбен үттем. 

Мөхәммәтшиннар нәселендә шулай кабул ителгән инде: сиңа ышаныч күрсәткәннәр икән, үл, әмма ул ышанычны акла! Бу принциптан тайпылмаска тырышып яшәдем.

Фото: Анна Арахамия



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар