Логотип
Актуаль тема

«Балаларыбызның киләчәге өчен сайлыйбыз!»

Бүген өченче көн Россиядә Президент сайлаулары уза. Сайлау участоклары инде өченче көн гөрләп тора. Без Казан янындагы Отары бистәсендәге 266 нчы санлы сайлау участогында булып кайттык.


 Бүген өченче көн Россиядә Президент сайлаулары уза. Сайлау участоклары инде өченче көн гөрләп тора. Без Казан янындагы Отары бистәсендәге 266 нчы санлы сайлау участогында булып кайттык.


 Отары бистәсендә өч меңгә якын кеше яши. Сайлау участоклары 100 нче санлы урта мәктәптә урнашкан. Мәктәп ишеген ачып керүгә үк музыка тавышы ишетелә. Ашханәдә социаль продукцияләр саталар, килгән сайлаучыларга чәй эчеп китү шартлары да тудырылган. Сайлау участогы комиссиясе рәисе Рәхилә Абдуллина һәр сайлаучыны ишектән үк каршы ала. Һәрберсенә исеме белән эндәшеп хәлләрен белешә. 


– Сайлаулар бик әйбәт бара. Халык бик актив. Гаиләләре белән килүчеләр күп. Кичә хәтта бер сайлаучыбыз чәчәкләр белән килде. Комиссиядә булган һәр хатын-кызны бәйрәм белән котлап, рәхмәтләр әйтеп чәчәк бүләк итте. Бик күңелле булды. Җырлап-биеп китүчеләр дә бар. Сайлау электән килгәнчә бер бәйрәм инде ул. Мәктәп директоры да булып эшләгәч, бистәдәге бөтен кеше таныш. Мәктәбебездә 450 бала белем ала. Белем алыр өчен барлык шартлар тудырылган. Бик күп түгәрәкләребез эшли. Спорт һәм музыка мәктәбе филиаллары бар. Бик матур тормышта яшибез. 


Чынлап та, сайлауга гаиләләре белән киләләр. Күп балалы гаиләләр еш күренә. Шулар арасыннан берничә гаилә белән сөйләшеп тә алдык. 


Олеся һәм Алексей Балашевлар гаиләсе – интернациональ гаилә. Дүрт балалары һәм әниләре белән килгәннәр. Гаилә башлыгы Алексей отставкадагы хәрби. «Без үз киләчәгебез өчен тавыш бирәбез. Киләчәгебезнең якты һәм тыныч булуын телибез. Махсус хәрби операциядәге егетләребезнең җиңү белән әйләнеп кайтуларын көтәбез. Без һәрвакыт җиңдек, бу юлы да җиңәрбез», – ди ул, ирләрчә кыска гына. Сүзгә әнисе Татьяна Викторовна да кушыла. «Донбасс балалары ишеткәнне безнең балалар ишетмәсен иде, – ди ул. – Киләчәк буын традицияләребезне дә хөрмәтләп яшәсен иде. Бездә бит бик күп бәйрәмнәр. Хәзер менә Май чабу бәйрәме үтеп бара, аннан – Пасха, Ураза гаете, Корбан гаете, Сабантуй. Бу бәйрәмнәрнең барысын да бергәләп билгелибез».


Дүрт балалары һәм әти-әни белән Мурсаловлар гаиләсе дә үз тавышларын бирде. «Бу – минем зур гаиләм, – диде Юлия, зур горурлык белән гаиләсе белән таныштырып. Әти-әниләрем, ирем Фатуллах, олы улыбыз Тимур – Казан химия-технология көллиятенең студенты, уртанчы улыбыз  Сөләйман шушы мәктәптә икенче сыйныфта укый, кызыбыз Айнә, кечкенә улыбыз Адәм балалар бакчасына йөри. Гражданлык бурычыбызны бөтен гаиләбез белән үтәргә килдек. Гаиләбезне, әти-әниләребезне, балаларыбызны, үз Ватаныбызны яратабыз. Илнең киләчәге безнең ничек сайлаудан тора. Бик мөһим адым ясаганыбызны да аңлыйбыз. Яраткан илебездә үзе артыннан ияртүче лидерны сайлаганыбызны да аңлыйбыз. Мин – фәнни хезмәткәр. Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институтында эшлим. Ирем – эшмәкәр. Кечкенә чагымнан үк зур гаилә турында хыялландым. Рәсем ясаганда да һәрвакыт әни һәм аның янәшәсендә бала рәсеме ясый идем. Балаларны Аллаһы Тәгалә безгә көттереп кенә бирде. Алар шуңа да бик кадерле. Ни генә дисәк тә, балаларыбыз – тормыш мәгънәбез. Алар өчен яшибез. Аларның киләчәге матур булуын телибез. Шуңа да бу сайлаулардан читтә кала алмадык. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар