Логотип
Сораулар

Гөлнара Шәрәфиева, Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең җитәкче урынбасары

Пенсияләр билгеләү һәм түләү өлкәсендәге яңалыкларга кагылышлы сорауларга Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең җитәкче урынбасары Шәрәфиева Гөлнара Рәфкать кызы җавап бирә.

Бирелгән сорау:

80 яше тулган кайбер пенсионерларны автоматик рәвештә яңа түләү системасына күчерәләр икән. Кемнәргә кагыла бу үзгәрешләр?

Эксперт җавабы:

Россия Пенсия фондының Казан шәhәре Совет районында клиентлар белэн эшләү хезмәте (бүлек хокукында) хәбәр иткәнчә, 2022 елның гыйнварыннан үз көченә кергән законнардагы үзгәрешләр нигезендә Пенсия фонды кайбер өлкән яшьтәге гражданнарның пенсияләрен автомат рәвештә пенсияләрнең яңа төренә күчерә, бу аларга пенсия күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Сүз 80 яшьлек пенсионерлар - туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучылар турында бара. Исегезгә төшерәбез, гамәлдә булган пенсия законнары җыелмасы буенча картлык буенча хезмәт пенсиясе алучы гражданнарга 80 яшь тулгач, аларга арттырылган фиксацияләнгән түләү билгеләнә, бу пенсиягә сизелерлек өстәмә булып тора. Закон бары тик иминият пенсияләре алучыларга гына кагылганга күрә, туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучылар алар өчен отышлырак булган пенсия төренә бары тик гариза буенча гына күчә иделәр. Сорауларга җавапларны Бердәм Контакт-үзәкнең 8 800 6-000-000 номеры буенча алырга мөмкин (шалтырату бушлай).

Хәзер укыйлар

Реклама