Логотип
Сораулар

Гөлнара Шәрәфиева, Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең җитәкче урынбасары

Пенсияләр билгеләү һәм түләү өлкәсендәге яңалыкларга кагылышлы сорауларга Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең җитәкче урынбасары Шәрәфиева Гөлнара Рәфкать кызы җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Әти-әнисе эшләмәүче гаиләдә яңа туган бала өчен алына торган пособие турында сөйләгез әле?

Эксперт җавабы:

Яңа туган баланың эшләмәүче әтисе яки әнисенә, яисә баланың опекунына, аны уллыкка яисә гаиләсенә тәрбиягә алучыга бала тугач бер тапкыр пособие түләнә. Быелга кадәр бу пособиене социаль яклау органнары билгели һәм түли иде. Бу хакта Россия Пенсия фондының Казан шәhәре Совет районында клиентлар белэн эшләү хезмәте (бүлек хокукында) хәбәр итә. Әлеге төр түләүнең күләме 18886,32 сум тәшкил итә. Игезәкләр яисә берьюлы берничә бала туган очракта пособие аларның һәрберсенә түләнә. Шунысын искәртү зарур, бу пособие әти-әнинең яисә аларны алмаштыручы затларның эш урыннары булмаган һәм бала туганнан соң 6 ай узганчы мөрәҗәгать иткән очракта гына Пенсия фонды аша түләнә. Пособие алу өчен Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә гариза белән мөрәҗәгать итергә кирәк. Ярдәм чаралары турындагы сорауларга җавапны гражданнар белән хезмәттәшлек итүче Бердәм контакт-үзәкнең 8 800 6-000-000 телефоны аша алырга мөмкин (шалтырату түләүсез).

Хәзер укыйлар