Логотип
Блоги

«Ярамый»га «ярый» аша

Юк! 

Ярамый!  


Нигә бу ике сүз безнең балаларга нәкъ киресенчә тәэсир итә икән? Үгезгә кызыл чүпрәк күрсәткән кебек... Тыелган җимеш татлырак булгангамы? Әллә башка сәбәп бармы? Хәер, кешенең табигатендә үк «юк», «ярамый» кебек сүзләргә карата ниндидер бер каршылык ята шикелле. Без – өлкәннәр дә кайчак ул «ярамый»ларга, күңел карышуын җиңеп, акыл белән генә буйсынабыз бит. Читкәрәк киттем... 

Ә балалар... алар башка! Безнең авыздан «ярамый» сүзе чыкса, гел шуның киресен эшләргә тырышалар. Үҗәтләнә-үҗәтләнә! «Бу ни әйтер?» – дип безгә күз сала-сала... Арттырам бугай. Бәлки алар моны махсус эшләмиләрдер дә, читтән генә шулай күренәдер. Белмим...  

«Ярамый»ларга «ярый» аша килә белә торган зирәк әниләр бар. Алардан үзем ишеткән бер-ике шундый мисалны язам әле. Нигә балалар тәрбияләгәндә безгә дә бу ысулны кулланмаска? Урынын, җаен, вакытын белеп. Очрагын туры китереп. 

 

Бер танышым сөйли.   

– Студент улым бер көнне укудан кайтты да: «Әни, мин фатир «снимать» итәргә телим», – ди. Өйдә икәү генә идек. Йөрәгем аяк астына төшеп китте... Хәтта күз алларым караңгыланды... Юк, юк, гомер буе итәгемә бәйләп яшәргә теләмим. Яшәмим дә... Нигә аерым яшәргә җыенуының сәбәбен беләм мин аның... Узган атнада гына: «Безнең группада инде берничә егет кызлары белән бергә торалар», – дип үзе сөйләде. Күзләре януына шунда ук игътибар иткән идем... Зурларча яшәп карарга телиләр болар. Яшәү дә түгел бу, уйнау... Моның да бит очрашып йөри торган кызы бар. Аны әниләре Камил янына чыгарып җибәрерләр дип уйламыйм. Бердәнбер кыз ул, әтисе хәрби кеше – кызына карата да бик кырыс... Бергә тормасалар да, кунакка килеп йөри алачак. Алай икән... Бу уйлар минут эчендә башымнан узды. Каршымда җавап көтеп буй җиткән улым басып тора бит... Кечкенәдән хәләл белән хәрәмнең ни икәнлеген белеп үсте югыйсә. Бу хакта әйтим дигән уемны кинәт читкә куйдым, бөтенләй ул көтмәгән җавапны бирергә булдым.  

– Ярый, мин риза, – дим.  

Аптырап калды.  

– Син, чынлап та, ризалык бирәсеңме? – ди.  

– Бирәм, – дим. – Тик син барысын да яхшылап уйлагансыңдыр бит? Фатир өчен үзеңә түләргә кирәк булачак.  Монысы – бер. Икенчедән, ул фатирны юып-җыештырып тору да үзеңнең өстеңдә булачак. Ашарга үзең сатып аласың, үзең пешерәсең...  

Ул мине бүлдерергә ашыкты: 

– Мин көн саен өйгә кайтып та ашап китә алам! 

– Юк инде, – дим. – Башка чыгасың икән – чынлап чыгасың. Атна бер тапкыр кунакка киләсең – шуның белән шул...  

Сүз шушы урында туктады.  

Йөрәгемне тырнап торган  теге темага кагылмадым да.   

Ирем: «Нигә ризалык бирдең?» – дип кичен мине ачуланып ташлады.  

– Бирдем шул, – дим. – Аның мине сынап каравы иде бит бу. Әгәр мин «юк», дисәм, «мин зур инде, үземчә эшлим» дип, ул, чынлап та, чыгып киткән булыр иде. Тик ул бит безнең акыллы егет, ярамый икәнен үзе дә белә, башкаларга иярергә теләве генә. «Ярамый» диюем аның бу теләген үстереп кенә җибәрер иде. Инде көтик, сабыр итик...  

Ышанасыңмы-юкмы, Камилнең бу хакта башка сүз кузгатканы юк!  

 

Инде икенче танышымны тыңлыйк. 

– Катнаш никахларга каршы мин... Бөтен барлыгым, йөрәгем белән каршы. Башка милләтләр начар дип санаганга түгел, һәркемгә үз кешесе белән гомер итү яхшырак булганга. Бер-береңне аңларга рәхәтрәк булганга... Үз янымдагы яшьләргә дә гел шуны сөйләп тора идем. Бу киңәшемә колак салучылар да булды. Һәм... көтмәгәндә үз гаиләмә шундый сынау килде.  

Улым белән яшерен серләр юк безнең. Өйдә шулай куелды: апасы да, ул да, нидер булса, өйгә ул сүзне үзләре кайтып сөйләргә тиешлеген беләләр. Мин алар хакында читләрдән ишетергә тиеш түгелмен.  

– Әни, мин гашыйк булдым! – ди.  

Яшүсмер улы булган әни кеше өчен зур яңалык түгел инде анысы...  

– Күрше класстагы Аринага!  

Аринага?! Бөтен мәктәпкә бердәнбер рус кызына! Безнең татар авылына ялгышып кына эләккән бала ул: аны берничә ел элек бер гаилә тәрбиягә алды. Начар кыз дия алмыйм, тик...  

– Улым, ул бит татар түгел, ә сиңа татар кызы кирәк, – дим. 

– Әни, ул шундый әйбәт! Алар классында иң чибәр кыз да Арина! Татарча сөйләшәчәк ул, инде болай да күп нәрсәне аңлый, үзең дә беләсең. 

– Мин сиңа рус кызы белән очрашырга рөхсәт бирә алмыйм, улым!  

Тавышым бу юлы кырысрак та чыкты ахрысы. «Мин синнән башка җавап көтмәгән дә идем!» – дип ул янымнан борылып китеп барды.  

Узган ел җәй башында булган сөйләшү бу. Икенче көнне авылда Сабантуй иде. Улым чыкты чыгуын безнең белән мәйданга. Әмма аның күзендәге хәсрәтне белсәң! Сабантуй мәйданы тулы халык, тик ул аларның берсен дә күрми... «Нишләдем мин?! – дип уйладым шулчак. – Беренче тапкыр гашыйк булуы бит әле бу аның...» 

Башта кич сөйләшермен дигән идем, аннары кире уйладым.  

– Улым, сиңа сүзем бар, – дим. – Әгәр сиңа Арина шулкадәр нык ошый икән, бар янына, сөйләш, аңлаш... Бәлки әле якыннан танышкач, алай ук ошатмассың да үзен...  

Улым канатланып очты!  

Сабантуй – минем өчен Сабантуй булмады. «Дөрес эшләдемме икән?» – дип уйлыйм. Бу «ярый»ның ахыры ни белән бетәр?  

Ә менә нәрсә белән бетте. Бер атнадан улым яныма килеп:  

– Әни, Арина мин күз алдына китергән кыз түгел икән ул, – диде.   

Ә үз сүземдә каты торган булсам? Улым белән аралар һаман да болай җылы булыр идеме икән? Ни генә булса да, ул бу очракны гомер буена да онытмас иде... Һәм, мөгаен, мине кичермәс тә иде.  

 

Нәтиҗәләрне һәркемгә үзенә ясыйсы...  

Ак белән караны аерырга өйрәтеп үстергәндә, кабатлап әйтәм, урынын, җаен, вакытын белеп һәм очрагын туры китереп, «ярамый» урынына кайчак «ярый» дип тә әйтә аладыр әни кеше. Ахыры барыбер «ярамый» белән төгәлләнәчәген күңеле сизгәндә.  

Комментарий юк

Хәзер укыйлар