Логотип
Блоги

Тән ярасы төзәлә, тел ярасы төзәлми

Теле белән үтерә, дип әйтү бар халыкта.

Теле белән үтерә, дип әйтү бар халыкта.  

Кул белән тәнгә генә кагылып була – авырту узгач, шул авыртуны тойганда кичергән үпкә-рәнҗешләр дә барыбер эреп юкка чыга. Моның өчен вакыт кына кирәк. Никадәр онытылмаслык булып тоелса да, әйе, онытыла. Ә тел ярасы башка... Ул бит кул белән кагылып булмаган җиргә – җанга, күңелгә, йөрәккә үк барып җитә. (Кул табалавыннан тел табалавы яман!) 

Нигә тирә-юнебездәге кешеләргә гомер онытылмаслык яралар ясыйбыз соң без?Өзгәләнсен әле, дип әйтмибез дә югыйсә. Кайвакыт сүзне уйлап бетермичә ярып салабыз бугай. Ә кайчак үзеңне әңгәмәдәшең урынына куеп карап җитми шикелле.  Бер генә минутка, бер генә мизгелгә...   

 

...Зиләгә операцияне узган яз ясадылар. (Ул минем журналда чыккан бер язмамның герое.) Күкрәгенең бер өлешен кисеп алдылар. Әйе, шул, яман шеш... Без аның белән гел элемтәдә: бер-беребезнең хәлләрен белешеп торабыз. Авырту турында озак сөйләшмәскә тырышабыз – хатын-кызның уртак сүзе болай да җитәрлек.  

Араларны чакрымнар аерса да, тавыштан әңгәмәдәшеңнең кәефен шунда ук сизәсең: декабрь башында ул кинәт үзгәрде.  

– Ни булды сиңа? – дим. – Нәрсәгә борчыласың? Өйдә тынычтыр бит? 

– Тыныч... – ди ул. – Синнән берни яшермәгәнемне беләсең бит. 

– Алай булгач... 

– Кабат табибларга күренергә вакытым җитте... Моңарчы уйлап та бирми идем. Үземне әйбәт хис итәм бит, димәк, бар да яхшы дип уйлый идем. Күңелдә курку да юк иде... Инде бер атна үземне кая куярга белмим. Барыр көн якынлашкан саен, эчтәге шом үсә генә. Ике танышым шалтыратып, бер үк сорауны бирделәр: «Әле соң син аякта йөрисеңме?» – диделәр... Алай уйлавынча, мин, димәк, ятып инде үлем көтәргә тиеш булам...  

Көчкә тынычландырдым Зиләне. Хәер, Казанга килеп, табибларга күренмичә, кабат тикшеренүләр узмыйча барыбер чынлап торып тынычлана алмады әле ул.  

Тормышка Зилә кебек чытырдап ябышкан (ә моңа ничек ирешкәннәрен алар инде үзләре генә белә!) кешеләрнең дә рухларны сүндерә ала урынсыз, уйламыйча әйтелгән бер сүз. 

Әйе, тел ярасы пычак ярасыннан ачы, елан чагуыннан яман.  

  

...Икенче бер язмамның герое – Мәдинә сөйли: 

– Юл фаҗигасенә очрап, умыртка баганасын имгәттем. Бик авырлык белән кабат аякка бастым. Әлегә начар йөрим. Култык таякларында инде... Мондый фаҗигане берәүгә дә теләмим.  Тик кешеләрнең синең хәлеңне аңламаулары кайчак шаккаттыра. «Син гомерлеккә шулай калдыңмы инде?» – дип сораучылар бар. Ни дип җавап бирергә белми аптырыйм шундый чакларда. Терелүдән, аякка басудан мин соң нигә өмет өзәргә тиеш әле? Өметне өзәргә җыенганым да юк анысы... Тик кайчак: «Әллә соң читтән яхшырак күренәме икән? Мин юкка хыялланаммы әллә?» – дип икеләнеп тә калам...  

Тел ярасы тән ярасына тоз сибү белән бер, димәсләр иде аны. 

 

Уйламыйча әйтелгән бер сүз, аны әйткән кешенең үз язмышын да үзгәртергә сәләтле. Шундый бер очракны сөйлим әле. Ишеткәнне бирле мине һаман да  тетрәндерә ул. 

...Бер танышларым кунакка килделәр. Иренең кич буе кечкенә улыбыз белән мәш килүен күреп шаккаттым: булса да булыр икән бу кадәр бала яраткан кеше!   Күзләремә чыккан сорауны хатыны мин әйтмәсәм дә аңлады: ирләр ишетмәгәндә кухняда сүзне үзе башлады:  

– Без аның белән юлда, командировкада таныштык. Икебез ике шәһәрдә яши идек. Озакламый аңладык: бер-беребездән башка яши алмыйбыз икән... Ул Казанга күчеп килә, дип хәл иттек. Ләкин бөтенләй күченеп килүе барыбер озаккарак сузылды. Озак дип, бер-ике айга инде. Шул вакыт мин балага узганымны аңладым... Аның ялга Казанга килүен көчкә көтеп җиткездем. «Сөенечле хәбәр бар сиңа, – дим. – Безнең балабыз булачак!» Күтәреп алып, мине әйләндерә башлавын көтәм. «Мин бәхетле!» – диюен...  

Боларның берсе дә булмады... 

Мин башта ни булганны да аңламадым. Сүзсез калды бу. Бик озак дәшми утырды. Аннан:  

– Ә ул бала, чыннан да, минекеме?– дип сорады.  

Бал тамган телдән агу да тама икән... Моңарчы ярату, якын итү хакында гына сөйли иде бит. 

Ул чакта ни кичергәнемне хәзер дә аңлата алмыйм.  

– Аңладым, – дидем. – Башка миннән бала сорама...  

Әйе, төшердем... Үпкәм, рәнҗүем бик зур булгандыр инде... Минем беренче иремнән кызым үсә иде, бөтенләй балам булмаса бу адымга бәлки бармаган да булыр идем дип уйлыйм. Ә ул, күреп торасың, баласыз калды. Барыбер кушылдык, барыбер күчеп килде.  Бала теләгән чаклары да булды. «Синең балаң бар иде, ул сиңа кирәкмәде», – дип туктаттым аны гел. Үзе гаепле булгач нишләсен, дәшә, каршы төшә алмады...  

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ярамый ирлэр белэн сонгы героиня кебек! Иренеке генэ тугел, узенеке дэ булган гонаhсыз баланы да уйламаган! Э ире в бит кайчанда булса узенэ бала табарга телэгэн хатынны очратып анын янына китэргэ момкин! Мондый гафу итэ белми торган, ачулы, каты бэгырьле хатыннардан Аллам Сакласын! Энэ ничек бала ярата, тели! Ирен яраткан, каты бэгырьле булмаган хатын-кызнын кунеле йомшарыр иде... Нигэ дип чыккан инде ул ана кияугэ? Икесенен дэ гомерен генэ агулаячак...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ярамый ирлэр белэн сонгы героиня кебек! Иренеке генэ тугел, узенеке дэ булган гонаhсыз баланы да уйламаган! Э ире в бит кайчанда булса узенэ бала табарга телэгэн хатынны очратып анын янына китэргэ момкин! Мондый гафу итэ белми торган, ачулы, каты бэгырьле хатыннардан Аллам Сакласын! Энэ ничек бала ярата, тели! Ирен яраткан, каты бэгырьле булмаган хатын-кызнын кунеле йомшарыр иде... Нигэ дип чыккан инде ул ана кияугэ? Икесенен дэ гомерен генэ агулаячак...

      Хәзер укыйлар