Логотип
Блоги

Син кем: кишер, йомырка яки кәһвә?

Кичке сәгать уннар. Театрдан кайтып киләм. Подъезд ишеге төбендә кемнеңдер чайкалып басып торуын ерактан ук күреп алдым.

Кичке сәгать уннар. Театрдан кайтып киләм. Подъезд ишеге төбендә кемнеңдер чайкалып басып торуын ерактан ук күреп алдым. Пальто төймәләре ычкындырылган, кулында пакет... Кемгәдер «кунакка» килүеме, әллә домофонны ачарга ачкыч таба алмавымы? Якын килеп җиткәч кенә таныдым – өченче каттагы күршебез ләбаса бу! Исерек! Аягында көчкә басып тора! 
– Наилә апа, ни булды? – дим исәнләшергә дә онытып.
– Мин исерек... Менә тагын аракыга чыккан идем...
Подъезд ишеген ачып, аны эчкә уздырам. Бергә егерме елга якын шушы йортта яшибез – аны бу халәттә беренче тапкыр күрүем. Бер-беребезгә кереп, аралашып йөрмәсәк тә, тормышларыннан барыбер хәбәрдар. Кызы күз алдыбызда үсте, инде оныклары бар. Әле беркөнне генә очрашып, сөйләшеп торган идек. «Кызым Кырымда эшли, бик әйбәт эшкә урнашты. Улы да хәзер үз янында. Әтинең фатирын саткан акчаны аңа җибәрдек, йорт алырга җыена», – дип бик куанып сөйләгән иде.
 
Лифт янына җиткәч, ул мине кочып елый башлады.
– Син мине гафу ит... Зинһар, гафу ит... Эчтем менә... Кичә дә эчтем. Миңа кичә начар диагноз куйдылар. Әти дә шул авыртудан үлде бит минем, апа да... Инде менә, күрәсең, минем чират... Әле беркем белми. Ирем эштә, иртәгә генә кайта. Кызыма да әйтмәдем. Әйтә алмыйм...
Мондый вакытта кешегә ниләр әйтергә, аны ничек юатырга, ничекләр тынычландырырга – мин белмим... Җитмәсә, исерек хәлендә. Минем дә кичемнең яме китте. Күңелдәге авыр уйлар белән ачып кердем ул көнне өй ишеген. 
Әйе, тормышның сынаулары кешеләрне әллә ничәгә бүлә. Шушы хакта гаҗәеп мәгънәле,  гыйбрәтле бер хикәят укыдым. Сөйлим әле. 

...Әбисе янына оныгы килә.
– Киңәш бир, әбием... Ирем хыянәт итә, нишләргә белмим, – ди.
Әбисе аны тыңлап тора да, ут өстенә өч кастрюль куярга куша. Өчесендә дә су бервакытта кайнап чыга. Кастрюльләрнең берсенә – кишер, икенчесенә – йомырка, өченчесенә – каһвә бөртекләре салалар. Бераз кайнагач, әбисе кишер белән йомырканы судан ала һәм кызына әйтә: 
– Балам, күрәсеңме, кап-каты кишер кайнар суда йомшакка әйләнде – изелергә, таралырга гына тора. Ялгыш кагылсаң да ватылырга торган йомырка исә катыланды – үз кабыгына бикләнде. Ә кәһвә бөртекләре тирә-юньгә нинди хуш ис тарата башлады! Югыйсә без аларның өчесен дә бер төрле сынауга дучар иттек – кайнап торган суга салдык. Кешеләр дә шулай. Берәүләр, сынау килгәч, сына, бөгелә, тормышның төбенә тәгәри. Икенчеләр, тирә-юнь белән элемтәсен өзә – үз эченә бикләнә, бар дөньяга рәнҗеп, үпкәләп, аны каһәрләп яши. Ә өченчеләр – иң көчлеләр – сынаулардан соң тагын да тураеп баса. Сабырлык, түземлек үрнәге булып, башкаларга да ярдәм итә башлыйлар – аларга да көч бирәләр.  Кайсы юлны сайлыйсың – барысы да үзеңнән тора, балам...
Авырлык килгәндә кайсы юлны сайлавыбыз нәрсәләргә бәйле икән безнең? Алган тәрбиягәме? Тормышка карашыбызга? Күңелдәге рухи кыйммәтләрнең  бай яки ярлы булуына? Ихтыяр көчебезгә? Аллаһы Тәгаләгә, аның тәкъдиренә ышану яки ышанмавыбызга (тәүбә!)? 
– Син теләсә нинди проблеманы болыт дип күз алдыңа китер, – дип өйрәтә мине бер танышым. – Болытның баш очыбызда озак торганы бармени? Җилләр бит аларны бик тиз куып тарата... 
Аның бу киңәшен мин: «Барысын да Ходайга тапшыр», – дип кабул итәм. Безне алда ни көтәсен, безнең өчен нәрсә яхшырак булачагын ул гына белә. 

...Кичә урамда Наилә апаны кабат очраттым. «Кайда икән инде бу, больницадамы икән, операция ясадылармы икән әле, юкмы?» – дип уйлап, борчылып йөри идем. 
Ул кичне очрашуыбызны онытмаган – башта уңайсызланып китте. 
– Хәлләрегез ничек, Наилә апа?  – дим.
– Безнең поликлиникадагы УЗИ врачы ялгышкан – ике тапкыр зуррак итеп күргән. Онкологлар карады, әлегә күзәтеп кенә торырга кирәк, диделәр. Бик курыккан идем, ничә көн еладым... Инде тынычландым...
– Тормыш хәзер матуррак күренәдер, Наилә апа, – дим.
– Әйе! – дип бәхетле елмая ул.
 
...Сынауны ничек узды дип язып куйдылар икән анда? Тагын бер кат сынап карарга, димәгәннәрдер шәт. 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кеше сузе кеше утерэ дигэн гыйбарэ бар, табиблар шуны ислэрендэ тотсыннар иде, игътибарлы булсыннар, йомшаграк сойлэшсеннэр иде.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кеше гомере гел сынаулардан тора... Сөенечле, көенечле сынаулардан... Шул сынауларны тиешенчә үтә белсәк идкән...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Их, кешегә киңәш бирүе җайлы да ул.... Притчасы да бик акыллы. Ә менә башка төшсә, акыллы сүз киңәшне үтәве кыен шул

        Хәзер укыйлар