Логотип
Блоги

​Кешенең ничә тормышы бар?

Сез ничек уйлыйсыз: кешенең ничә тормышы бар? Берәүме, әллә икәүме? Әллә  өчәүме соң? «Бу нинди сәер сорау инде тагын?» – дип кул селтәргә ашыкмагыз әле. Ходай биргән гомере бер инде аның – мин ул хакта сөйләмим. 

Шулай да, чынлап торып тирәннәнрәк уйлап карасак, ничә тормышы бар  кешенең? Саныйкмы? 

Үзе яши торган тормышы. Бу – бер. Үзе яшәргә теләгән, хыялында күз алдына китергән тормышы. Монысы – икенчесе. Тирә-юнендәгеләр белгән тормышы. Өч булдымы? Якыннары, үзеннән башка хәтта беркем белмәгән тормышы. Дүрт дип торыйк. Дөрес, кайберәүләрдә ул тагын да күбрәк бугай. 

...Күптән түгел район үзәкләренең берсенә юбилейга кайтырга туры килде. Шунда ишетеп килдем бу тарихны. (Алдан ук әйтеп куям: барлык исемнәр дә үзгәртелде, ниндидер туры килүләр очраклы гына булырга мөмкин).

Мәҗлес кафеда узды. Иртәрәк килгән идек, кунакларның җыелып беткәнен урамда басып көтеп торабыз. Ишек төбенә үк бер машина килеп туктады.

– Менә тагын бер пар килде, – дим.

– Юк, монысы кунак түгел әле. Шушы кафеның хуҗасы – Сәлим абый. Банкет булганда, җаны түзми инде аның – барысын да йөз кат үз күзеннән кичерә, – диделәр янымдагы танышлар.

Юбилей тантанасы ахырына якынлашканда, ишектә кабат теге ир-ат күренде. 
– И-и, кара әле, Сәлим абый тагын килгән. Мәҗлес булса, кафедан китеп тормый, диләр иде, дөрес икән, – диде янәшәмдәге ханым. – Бу яшьтә яңа эшкә тотынасы җиңел түгел шул, борчыладыр инде... Ничарадан-бичара булды шул. Моңарчы газ оешмасында эшләде ул. Хезмәт хакы әйбәт, барысы да җайланган, балалары инде үскән иде. Бу кафе авыртмаган башына таяк булды инде аның... Аның ничек кафе хуҗасы булып китүен сөйлимме? 

Мин, билгеле инде, «Сөйлә», – дип җавап бирдем. 

...Хәзер бар да интернет аша таныша бит. Яшьләр генә түгел, өлкәнрәкләр дә. Моңа инде күнеп киләбез, шулай тиеш кебек кенә карыйбыз. «Рамил өйләнгән икән, хатыны белән интернеттан танышканнар», – дигән хәбәрне дә авыл тыныч кына кабул итә.  Өйләнгән икән – өйләнгән, беренче тапкыр гына түгел бит. Төрмә шулпасын да эчкән иргә үзе кебек тагын бер уңмаганы килдеме икән? 

Бу яңа хәбәр артыннан ук авылга икенчесе тарала: «Рамилгә кайткан хатын бай икән бит!» Яхшы киенгән, бармак саен алтын йөзек (берәр генә дә түгел!), машинасы да бар... «Күрше тавыгы күркә булып күренә бит – ирнең кем икәнен белми инде бу», – дип сөйләшәләр. 

Ә яңа киленнең үзе турында сөйләүчеләрнең берсендә дә гаме юк. Гомерлеккә шушында яшәргә җыенгандай, Рамилнең йорт-җирен яңартырга керешә. Моңарчы көн узсынга яшәгән ир дә үзгәрә башлый. Иң элек эчүен ташлый. Аның кулыннан бөтен эш килгәнен аңлап алган хатын, әле бер эш, әле икенчесен уйлап чыгарып кына тора. 

– Рамилләр иске ашханәне сатып алганнар икән. Кафе ясарга җыеналар ди...

Хәбәрнең монысы да дөрес булып чыга. 

Алтын куллы Рамил ремонтны үзе генә диярлек башкарып чыга. Шушының өчендер инде хатыны аңа машина алып бирә. 

Кафены ачалар. Эшкә берничә кеше алалар. Повар хатыннар хуҗабикәне мактап туя алмый: гомердә авыр сүз әйтмәс, каты бәрелмәс, хәлеңә керергә җай табар... Кирәк чакта, үзе синең белән бергә кич тә калып эшли – «рәхмәт»тән башка сүз юк. Хезмәт хакын да тоткарламый, кирәк икән, бурычка да биреп тора. 

Тормыш бер урында гына тормый, гел алга бара. Хуҗабикә бер көнне коллективны җыя да: «Кафены яңартырга вакыт җитте. Өр-яңа ремонт ясыйбыз, кухняга яңа җиһазлар алабыз. Залны үзгәртәбез», – ди. Кем каршы килсен, барысы да ризалашалар. Райондагы иң затлы кафега әйләнгәч, туйлар, юбилейлар да ешрак уза башлар, акча да күбрәк керер...

Банкка йөрү, кредит алу кебек мәшәкатьле эшләр башлана. 

Ә беркөнне Рамилнең хатыны: «Әни авырып киткән анда. Кайтып киләм әле», – дип китеп бара. Бер көн уза, ике көн, өч көн... «Нигә бер хәбәре юк соң? Әллә берәр хәл булдымы икән?» – дип ире аның телефонына шалтыратырга тотына. Ничә шалтыратса да, җавап гел бер: «Не доступен...»

Борчулы бер атна уза: хатын кайтмый, телефоны да дәшми. Шик юк, нидер булган – Рамил полициядә гариза калдыра. 

Бер көннән аны чакырып алалар.

– Андый хатын-кыз юк, – диләр.
– Ничек юк? Аңа ни булган? – ди ул аптырап.
– Мондый фамилияле, мондый исемле хатын-кыз сез язган ул районда, ул авылда беркайчан яшәмәгән. Гомумән, андый хатын-кыз юк! 

Рамил өчен куркыныч төш кебек була ул көннәр. Хатын суга төшкәндәй юкка чыга. Һәм аның белән бергә кафены яңартырга дип җыйган акча да. Алты миллион! 

– Алты ел торгансыз, бер тапкыр да паспортын күрмәдеңме, ачып карамадыңмыни? – ди полиция хезмәткәрләре. – Димәк, син аның исемен дә белмәгәнсең...

Алты ел буена бер тапкыр да аның туган авылына парлап кунакка кайтмаганнарына, хатынының бер туганы да үзләренә килеп чыкмаганга ничектер моңарчы бер дә игътибар ителмәгән булган шул. 

Алты миллионның бер өлешен туганнарыннан – шушы Сәлим абыйлардан алып торган булалар. Кызларының фатир алырга дип җыйган акчалары. Әтиләре сүзен тыңлап, Рамил абыйларының үтенечен кире какмаган булалар.  

Повар хатыннарның берсен хуҗабикә, ире исеменә кредит алганда, поручитель булырга ризалаткан була. Миллионлаган бу бурычны хәзер ул да түләргә тиешлеген аңлагач, хатын эштән китә. «Мин бу бурычтан үлгәнче дә котыла алмаячакмын», – дип, эчүгә сабыша. 

«Алты елга алты тапкыр да сүзгә килмәдек бит. «Әни», – дип аркамнан гына кочып торды», – дип, кайнанасы өзгәләнә. Ә Рамил әллә хәсрәтеннән, әллә оятыннан башын элмәккә тыга. Ярый, кисеп төшерергә өлгерәләр. 

Кафены, аласы бурыч исәбеннән булыр дип, Сәлим абыйга бирәләр. Тиз генә сатып җибәрә торган нәрсә түгел, нишләсен, олыгайган көнендә ул шушы эшкә тотына. Яшәтмичә булмый – акча эшләп, кызларын фатирлы итәсе бар бит. 

...Йә, нәрсә, сез әле һаман да «кешенең аның тормышы бер генә була» дип уйлыйсызмы?  

R. S.  Кызык, бу ханым, бәлки, бүген дә кемнеңдер кеме булып каядыр яшәп ятадыр. Рамил кебек беркатлылар дөньяда күп бит алар... Тагын кемгәдер җәтмә корадыр. Ә, бәлки, кормыйдыр да: алты миллионга озак гомерләр тыныч кына яшәргә дә була бит аңа хәзер. 


Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэллэр... шома хатын... Шундыйларга очрарга язмасын... Очраганнарга куркэм сабырлыклар бирсен Ходаем...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эй раббем бик авыр хэл аллакаэм узен сакла барчабызны

      Хәзер укыйлар