Логотип
Блоги

Кем – ничек, ә мин бүген яшәргә телим!

– Елга бер тапкыр булса да, атнаның нинди көне икәнен белмичә яшәп алу ярый ул!

Кайбычның яңа ачылган чаңгы базасында чаңгыларны прокатка биреп торучы Хәмзә әйтте моны.

Атнаның нинди көне икәнен белмичә кышкы каникулларның тагын бер көне узды менә.

Яңа календарьне алып, күз салу теләге бер булган иде, тик мин аннан шунда ук баш тарттым: шулай гына яшәп торыйм әле. Хәмзә әйткәндәй, елга бер тапкыр ярый гына түгел, кирәк ул! Югыйсә башка вакыт иртән торабыз да чабабыз: мәгълүм мәзәктәгечә, кайчак кая, нәрсәгә чапканны да онытабыз... Тормыш ыгы-зыгысына күмеләсең дә, тын алырга да вакыт юк. Хәтта уйларга да! 

Уйларга дигәннән.

Озын яллар бертуктаусыз бәйрәм итү, кунактан-кунакка йөрү, көннәр буе телевизор каршында утыру өчен генә түгел бит ул. Күпләр бу көннәрдә уйларын тәртипкә китерә бугай. Яңа башланган елга планнар кора, максатлар билгели. Социальчелтәрләрдәге кайбер танышларымның язганнарын укыйм да, шундый нәтиҗәгә киләм. 

«Яңа елда минем өчен иң мөһим сүз «конфорт» булачак, – дип яза Гүзәл инстаграмдагы битендә. – Бөтен нәрсәдә дә комфорт булуын телим: җанымда, тәнемдә, мөнәсәбәтләрдә, тормышымда... Мин моңа болай да шактый якын инде, әмма камиллеккә чикләр юк бит! 

Мәсәлән, эшлекле костюмнардан баш тартам – нәрсә миңа җайлы, шуны киячәкмен!

Иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшләмәячәкмен: үзем теләгәндә, көнгә берничә сәгать кенә, декрет ялы азагына, бәлки, моңа тәмам өйрәнеп җитермен.

Дуслар белән ешрак аралашырга тырышачакмын. 

Китаплар башка чират көтеп ятмаячак!»

«Ә мин быел тормышымда гармония булсын дип телим, – дип яза Гөлия. – Шундый җитми бит ул! Мин генә түгел, күпләр мохтаҗ бугай аңа...»

«Ә без Яңа елга: «Сәяхәт итәргә кирәк!» – дигән девиз белән кердек, – дип яза тагын бер танышым. – Ешрак сәяхәт итәргә кирәк! Менә инде ничә көн Италия белән җенләнәм!» 

Чынга ашсын өчен, кайбер хыялларны кычкырып та әйтергә кирәк диләр. Бу танышым быел Италияне әйләндереп алган биш диңгезнең кайсында коеныр, анысын белмим, әмма итальяннарның лазанья, паста, пицца, пармезан, ризотто, тирамису кебек тәм-томнарыннан, һичшиксез, авыз итәчәк, Алла боерса. (Сүз уңаеннан, кечкенә генә уртак бер сәяхәтне дә планлаштырып куйдык әле! Кызык һәм күңелле булырга ошап тора.)

Ә үзем... Яңа елның үзем өчен нинди булуын телим соң? 

Бик күпләр кебек мин дә «бүген», «хәзер» яшәүнең ни икәнен оныттым шикелле. (Журналда эшләү, гомумән, бүгенге көн белән яшәүне бик чикли. Бүгенге көн белән генә түгел, хәзерге ел фасылы белән! Урамда әле кыш икәнен «онытып», безгә инде язга – язгы номерларга күчәргә кирәк менә. Һәм гел шулай! Башкалар рәхәтләнеп җәй кояшында иркәләнгәндә, син инде көзге яңгырлар астына «кереп китәсең», кемдер әле аяк астында яфраклар кыштырдавын гына тыңлаганда, син инде беренче бураннарга «барып керәсең»... 

Мин быел күбрәк бүген, хәзер яшәргә телим! Бәхетле минутларны без еш кына киләчәкне уйлап (һәм күп чакта начарга юрап!), үзебез үк куркытабыз бугай...

Ничек килеп чыгар, гомумән, килеп чыгармы, әлегә белмим. Тик иң мөһиме – ният, шулай бит?

Йә, кемнәр минем белән?

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ой, Голнур, мин синен белэн! Мин быел уземэ шундый ук максат куйдым! Кичэге кон инде уткэн,бик телэсэк тэ аны узгэртеп тэ, тотып калып та булмый!Килэсе кон эле тумаган! Нинди генэ хыяллар белэн янсак та, язмыш без уйлаганча гына хэл итми! Димэк-ин доресе бугенге коннен, hэр мизгелнен, тэмен белеп яшик! Курэ белсэн, тормыш бик нинди матур! Иртэнге кояш нуры сине сыйпаса да,яна яуган кар бортеген курсэн да,балан сине кочаклап алса да, якын кешен яратып кузенэ караса да,тэмен белеп оендэ рэхэтлэнеп чэенне эчсэн дэ....хэр мизгелнен рэхэтен тоеп яшэп була!Безнен башыбыздагы уйларыбыз я уткэннэр турында уфтанып, я килэчэк турында хыялланып уза!Э шул вакытта кадерле тормыш мизгеллэре уткэнгэ эйлэнеп бара! Эйдэ, буген яшик, дустым!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ә минем һәр яңа көнне дә нәтиҗәле, файдалы итеп үткәрәсем килә. Булдыра алмаган очракта да, кирәк дигән принцип белән яшәп өйрәнгә күрәдер, мөгаен. Менә шулай. Үземнән беркая да китә алмыйм.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Көн дә укырга тиешле мәкалә дип саныйм мин моны! Яңадан башларга, үзгәрергә беркайчан да соң түгел! Шул принципларны күңелгә алып, шуларга таянып яшисе иде! Бүгеннән!

        Хәзер укыйлар