Блоги
Бар да әйбәт булыр!
Балалар хастаханәсе ишегалдындагы комлыктан бер ягы белән дә аерылмый. Урамга кечкенә балаң белән чыккач, ике әни аралашып китәргә гадәттә бер җөмлә җитә: «Сезгә күпме булды әле?»
Балалар хастаханәсе ишегалдындагы комлыктан бер ягы белән дә аерылмый. Урамга кечкенә балаң белән чыккач, ике әни аралашып китәргә гадәттә бер җөмлә җитә: «Сезгә ничә яшь булды әле?» Ә монда, хастаханәдә ул җөмләне: «Ә сезгә нинди диагноз куйдылар?» – дигән сорау алыштыра.
Бүген – шимбә. Балаларын көндезге стационарга йөртүче әниләр эшкә ашыкмый. Көндезге беренче яртыда соңгы укол – аны ясаткач өйгә кайтып китәргә була. Бүлекнең безнең кебек килеп-китеп кенә дәваланып йөрүчеләре өчен махсус ял бүлмәсе бар – шунда утырабыз. Вакыт үткәнен көтәбез. Сөйләшәбез.
– Гафу итегез, мин татарча авыррак сөйләшәм, читтә үстем, – ди Сәлимнең әнисе. – Кайчандыр Ташкент ягына Татарстаннан әбием күчеп киткән булган минем. Иремнең дә тамырлары бу яктан. Безнең икебезнең дә әти-әниләр анда, Үзбәкстанда туып-үскән инде. Бирегә кунакка гына кайткалап йөргәннәр.
Мәктәпне тәмамлагач, укырга кердем, педагогика училищесында укып, диплом алып чыктым. Ташкентта балалар бакчасына эшкә урнаштым. Аннан булачак ирем белән таныштым. Өйләнештек. Тик хезмәт хакларыбыз шулкадәр түбән иде, яшәргә һич мөмкин түгел. Ирем: «Әллә яшь чакта күчеп калабызмы?» – дигәч, тәвәккәлләдек. Иремнең Мәскәүдә танышлары бар иде – алар янына кайттык. Әйбәт кенә урнаштык, кулга акча керә башлады. Иремнең Казанга кунакка кайтып килергә иде, дигән хыялы күптән бар иде – аның монда ерак булса да туганнары яши. Гел чакырып торалар иде. Җай табып килдек бит Казанга! Берничә көн генә булырга өлгердек, әмма кире кайткач, мин иремә: «Теләсәң нишлә, Мәскәүдә башка яши алмыйм, алып кайт мине Казанга, күченик!» – дидем. Үзбәкстанда – мөселман дөньясында үскәннәргә башкалада, әлбәттә, рәхәт түгел. Казан исә – башка... Монда сулавы да иркенрәк. Үзеңне барыбер ул кадәр ят хис итмисең.
Җиңел булмады инде... Әллә ничә тапкыр бер фатирдан икенчесенә күчәргә туры килде. Мәскәүдә хезмәт хакларыбыз да башка иде бит. Әмма без бик нык тырыштык. Әти-әниләр дә ике яклап булышырга тырыштылар. Иске генә бер йорты булган участок сатып алдык, шунда яңа йорт сала башладык. Бар тапканыбыз шул йортка кереп барды. Әле бөтенләй өлгереп җитмәсә дә, шунда яшибез инде. Җай булган саен, төзи торабыз.
Казанга кайткач та, эшкә балалар бакчасына урнашкан идем. Өч ел эшләгәннән соң, аттестация үтәргә кирәк, диделәр һәм шунда минем Үзбәкстанда алган дипломымны яраксыз дип таптылар. Тәрбиячеләрнең акчасы арткан гына чак иде, ике ай гына алырга өлгердем. Алга таба да балалар бакчасында эшләргә теләсәм, дипломны Ташкентта тәрҗемә иттерергә кирәк иде. Якын гына җир түгел бит, башка дәүләт – юлга шулкадәр акча түгеп, ничек барып йөрим инде?! «Яисә монда укырга кер, яңа диплом ал», – диделәр. Тагын дүрт ел студент булу да кызыктырмады мине. Беренчедән, мин инде бер тапкыр укыдым, икенчедән, өйдә төзелеш барганда, акчаның һәр тиене исәптә булганда, ничек укып йөрим инде?! «Насыйп булмагандыр», – дип уйладым да, аш-су осталары әзерли торган курсларга язылдым – кулыңда катыргы булса, эшкә урнашу җиңелрәк. Югыйсә, пешерә белмим түгел, беләм, бездә хатын-кызны бу эшләргә яшьтән өйрәтәләр. Әле яңа эш эзлим, инде тәҗрибәм бар – яхшырак җиргә дә урнаша алырмын дип өметләнәм.
Әти белән әнигә бер генә бала мин. Моңарчы иң борчыган нәрсә шул иде: аларның – анда, минем – монда булуым. Бер-бер хәл булса, барып җитәрмен димә... Ничә ел үгетләдек аларны монда күчеп кайтырга. Ниһаять, ризалаштылар! Шатланганымны белсәгез! Иң зур сөенечем шул хәзер... Биектау районындагы бер авылдан аларга җир алдык, әкеренләп йорт салырга җыенабыз, әлегә безнең янда яшәп торалар. Улымны карашырга да кеше бар. Инде менә әни үзенең сеңлесен дә кайтырга үгетләде – кичә генә аны каршы алдык. Ул да бик озак карышты. Бүген ирем апаны шәһәр күрсәтергә алып чыгып китте. Бергә булганда, барыбер җиңелрәк...
«Күченеп кайтучыларның бик күбесендә шундый язмыш инде...» – диярсез. Килешәм. Әмма Сәлимнең әнисен тыңлаганда мин гел бер нәрсәгә шаккатып утырдым, ул гел: «Алла боерса, барысы да әйбәт булачак!» – дип кабатлады. Җөмлә саен! Шушы «барысы да әйбәт булачак»лар аңа авырлыкларны җиңәргә, алга атларга булышкандыр да инде. Югыйсә, орчык буе гына япь-яшь хатын ул көчне кайлардан алып бетерсен соң?!
– Сезнең инде тормышыгыз бүген үк әйбәт! Сөенегез! – дигәч, ул аптырабрак та калды. – Торыр җирегез бар, якыннарыгыз янәшәгездә, улыгыз үсеп килә...
-
Проза
Очрашу
Быелгы ялыбызны көз аена планлаштырдык. Безнең бәхеттән көз дә матур килде. Ноябрь уртасы булуга карамастан, кояш нурларын жәлләми, аннан-моннан гына явып киткән яңгырлар һаваны сафландырып кына кала. Һөнәри яктан «физиклар» рәтенә керсәм дә, «лириклар» канының да үземдә акканын чамалыйм. Табигатьнең камиллегенә сокланудан, күңелдә шигьри юллар туган чаклар да була. Тик ни гаҗәп, кулга каләм алуга, ник бер хәреф дәфтәр битенә төшсен! Чын шагыйрьләрнең язганнарын укып юаныч аласың да, үзеңнең «физиклар» дөньясына кабат кереп чумасың...
-
Актуаль тема
Дилбәр Фәиз: «Карават читендә генә йоклыйм»
«Болгар радиосы» алып баручысы, «Ватан уллары» тапшыруы авторы Дилбәр Фәиз шушы көннәрдә генә махсус хәрби операция үткән зонадан кайтты. Бу хакта аның белән сөйләштек.
-
Күңелеңә җыйма
Ирем элеккеге хатынын онытмавын телим!
Минем язганнарым кемгәдер сәеррәк тә тоелыр, акыллы түгел бугай бу хатын дип уйларсыз, бәлки. Анысы сезнең эш инде. Баштан ук тәртибе белән сөйлим әле.
-
Сәхнә һәм язмыш
Хәния Фәрхи: тормыш юлы, иҗаты һәм халык мәхәббәте
Хәния Фәрхи — Татарстанның халык артисткасы, үзенчәлекле тавышлы һәм көчле рухлы җырчы. Биографиясе, иҗаты, гаиләсе, популяр җырлары һәм тормышының соңгы еллары турында тулырак мәгълүмат.
-
Күңелеңә җыйма
Бәддога
«Бу хурлыкны күтәреп ничек яшәргә? Мидхәтнең күзенә ничек карарга? Мондый тап белән мәңге бәхетле була алмам... Әллә соң? Шунда сикерергә дә..» Шулчак кызның күз алдында әбисенең йөзе чалынып киткәндәй булды...
Комментарий юк