Логотип
Блоги

​Баккан ана да ана!

Яңа гына журналның сентябрь санында басылачак бер язмамны төгәлләдем. Сарман районында яшәүче Миләүшә Галиуллина турында ул. Миләүшә тәрбиягә  7 бала алган. Бер ялгызы! 
Чит кеше балаларына әни була алучылар мине һәрвакыт шаккаттыра. Моның өчен бик киң күңелле, олы йөрәкле булу кирәктер, мөгаен. 
Миләүшә ханымны язганда гел үземнең Гүзәлия апамны уйладым.

...1 сентябрь иде ул. Олы улым мәктәпкә укырга кергән ел. Әтинең абыйсының хатыны Суфия апа безгә кич кенә шалтыратты. Аның тавышын ишетүгә барысын да аңладым...
– Әйе... – диде ул. – Бүген иртән... Күмдек инде... Үзенең теләге шундый булды. Берәүгә дә әйтмәскә, үзен күрсәтмәскә кушты. 
Римма апада яман шеш икәнен барыбыз да белә идек. Әмма мондый хәбәр барыбер гел көтелмәгән була икән... 
– Гүзәлия кайда икән? Ялда түгелме? Аны табарга булыш әле миңа.
Римма апа да, Гүзәлия апа да – минем туганнан-туган апаларым. Римма апа – Казан кызы, ул безгә – әтисенең төп йортына кунакка сирәк кенә кайткалый иде.  Кияүгә чыккач, ул кайтулар да тукталды. Ике кызы барын да ишетеп кенә беләм. Аның белән якын булдык дип әйтә алмыйм. Ә Гүзәлия апа – үземнең бертуган апа кебек. Ул «Татваленки» берләшмәсендә эшләде. Тулай торакта үзенең бүлмәсе бар: студент чакта, сессия җиттеме, мәгарәгә бикләнгән кебек, мин аның янына китә идем. Ул көне буе эштә, миңа укырга комачаулаучы юк. Рәхәт...  
Кияүгә соң гына чыкты Гүзәлия апа. Әмма никахлары гомерлек булмады. Суфия апаның соравын ишетүгә сискәнеп киттем: «Гүзәлия апаны кияүләренә димләргә җыеналар бит!» 
Нәкъ мин уйлаганча булып чыкты. 

Римма апаның җидесенә без Гүзәлия апа белән бергә бардык. Альберт абый белән беренче тапкыр чынлап торып күрешүләре шунда булды аларның. Тегесе:   «Карале, сез Римма белән бер-берегезгә ничек охшагансыз!» – дип шаккатты. Туганнан-туганнар булгач соң...
Башыма кайгы төште, диләр бит әле өлкәннәр. Гүзәлия апаның да башына кайгы төште. Нишләргә? Ризалашыргамы, юкмы? 
– Күпме кеше белән киңәшләштем, арада бары берсе генә: «Бар», – дип әйтте, диде ул. – Һәммәсе дә: «Балалар бар бит», – диләр...    
Шул балалар ахырда барысын хәл итте дә. Римма апаның кырыгына мин бара алмадым. Альберт абый ул көнне төнге сменага эшкә китәргә тиеш булган. Шуны сәбәп итеп, «кызлар янында бүген син кал әле», дип Гүзәлия апаны бөтен туганнар үгетләп алып та калганнар. Ә ике кыз, аны күрүгә: «Без сиңа әни дип әйтик әле!» – дип аның ике ягына килеп асылынганнар... Үз әниләренә бик тә охшаган булуга беренче күрүдән үз иткәннәрдер, бәлки. Аннан, авыру әнидә балалар кайгысы булмагандыр да.  Соңгы ике елда әниле килеш тә әнисез яшәгән инде ул сабыйлар. 

Яшәп киттеләр шулай итеп Гүзәлия апа белән Альберт абый. Матур яшәп киттеләр! Алар Дербышки авылында, үз йортлары белән торалар. Берсендә кунакка барырга чыктым да, Альберт абый мине машина белән Дәрвишләр бистәсеннән каршы алды. Юл зират аша үтә анда. Римма апа кабере янында туктадык. Шунда ул миңа ачылып бик кызык сүзләр әйтте: «Мин гомер буе менә бүгенгедәй яшәү турында хыялланган идем. Инде булмады алай яшәп дип өмет тә өзгән идем», – диде. Мәрхүм Римма апа кайнанасы белән  уртак тел таба алмаган булган – ике катлы зур йорт салганда, аның өчен аерым бүлмә, аерым ишек ясаганнар. Гүзәлия апа килгәч, әниләре икенче катка, түр башына күтәрелде. Күрше-күлән өчен ишек беркайчан ябылмады. Туганнар турында әйтмим дә. 
Ә кызлар... Кызлар, җай чыккан саен: «Әни!» – дип Гүзәлия апаны кочаклап кына торалар. Үзләренең кырыс әниләреннән соң алар яратуга, назга, иркәләүгә беркайчан туймас төслеләр иде. Бу башта, бергә яши башлаган мәлләрендә дә шулай булды, аннары да шулай дәвам итте. Бигрәк кечкенәләр иде шул: Алсуга – 9, Резедәгә – 6 яшь.  Әниләре салкын кабергә кереп яткан көнне төпчеге беренче тапкыр мәктәпкә – беренче класска барырга тиеш иде. Альберт абый: «Әниләре авырый, балаларның берсен – мәктәпкә, икенчесен балалар бакчасына озату бик авыр. Болай икесе бергә булырлар иде», – дигәч, мәктәптә аны, яшьрәк булса да алырга ризалашканнар. Әле уйнап туймаган кызчыкны мәктәпкә ияләштерүнең авырлыклары Гүзәлия апага төште. 
Яратты ул аларны, бик яратты! Үзенекеләр кебек итеп яратты! Аларны ничек яратуын Альберт абый ике кызы белән юл һаләкәтенә очрагач тагын бер кат аңладым. Камадан балыктан кайтышлый машина белән капландылар. Иң авыр хәлдәгесе  Резедә иде. Ул бер атна аңсыз ятты. Гүзәлия апаның ул көннәрдә бәргәләнүләре! 

Резеда аңына килгәч, ул аның яныннан бер минутка да китмәде. Кызу җәй иде. Ураза вакыты. Больницадан чыкмыйча, утыз көн уразаның бер көнен дә калдырмыйча, ураза тотып, кызын карады ул. Альберт абый шул ук больницада, икенче бүлектә ятты. Алсуның кулы гына сынган иде, ул өйгә иртәрәк кайтып китте.   

Резедәне табиблар: «Тиз генә аякка басмас. Бер елсыз әле сөйләшә алмас», – диделәр. Могҗиза булды ул чакта! Бер айдан ул сөйләшә башлады, әнисенә таянып, коридорга чыкты. «Бу сиңа Ходайның бүләге!» – дидем мин Гүзәлия апа. Кызның урын өстендә калу куркынычы да зур иде бит... 
Әни кеше баланы борчылмыйча гына үстерәмени?! Гүзәлия апада да борчулар байтак иде. «Үскәч, начар юлдан китсәләр, барысы да миңа: «Син тәрбияли алмадың», – дисәләр, дип куркам», – дия иде ул. Мин аны юатам, кызлар тәрбияләүдә тәҗрибәм булмаса да, үземчә киңәшләр бирәм. «Кызлар сине яраталар, сиңа бөтен эч серләрен сөйлиләр, барысы да әйбәт булыр», – дим. 

...Узган ял көне Гүзәлия апа белән бер туганнарда Коръән ашында очраштык. Икәү генә калырга җай чыгу белән ул: «Сиңа шалтыратасым килгән иде. Эшеңнән бүлермен дип курыктым», – диде. Резеда Сургут шәһәренә китеп барган икән. Егете шунда тора ди. 

Кичә киткәненә бер атна булды... Күземнән өзлексез яшь ага. Төнлә дә елап уянып китәм. Беләсеңме, ул анда берүзе бит! Сөйләшергә дә беркеме юк... Кияүгә чыкса да, өй зур, ул безнең белән яшәр дип уйлый идем... Әтиләренең исе китми кебек, елама гына, ди...
Үзем аны юатам: «Сургут ерак җирмени?! Ике сәгать ярым гына очасы бит анда», – дим, ә үзем эчемнән уйлыйм: «Улларымның берсен читкә озатсам, мин дә шулай туктаусыз яшь кояр идем», – дим. Әйе, әниләр барысы да бертөсле... 

Чит кешенең баласына әни була алганнарга (чын әни була алганнарга!) мин барыбер һәйкәл куяр идем... 
 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар