Логотип
Сәламәтлек

Зирек күркәләре

Кайбер халыкларның мифологиясендә зирек агачы яман көчләрдән саклый торган агач булып санала. Имеш, зирек кайрысын кесәңдә йөртсәң, ул сине күз тиюдән саклый икән. Аның тылсымлы дип саналуы үзагачының үзенчәлегендә: кискәч, ул ак төстә була. Бераздан аллана, соңрак кып-кызыл төскә керә. Кипкәч, караңгы көрәнгә әйләнә.

Күпләр дару буларак зирекнең яз көне җыелган алкалары кулланыла дип уйлый. Юк, алкалары түгел, ә көз көне каралып өлгерә торган күркәләре шифалы аның. Бу күркәләрне октябрьдән февральгә кадәр җыярга була. Аннары алар ачылып, эчендәге орлыклары коелып бетә. 

Зирек алкалары белән халык табиблары гомер-гомергә эч авыртуын, эчәклекләрнең дөрес эшләмәвен дәвалаган. Аның шифасы бу гына түгел. Хәзер зирек алкаларын җыя торган вакыт, нинди чирләрне дәвалаганда куллануын барлап үтик әле. 

Зирек күркәләре бөрештергеч матдәләргә бай. Анда 2,5% танин һәм 3,7% галла кислотасы бар. Шуңа да ул бөрештергеч һәм зарарсызландыру үзлегенә ия. 

Аларны суда төнәтеп кискен яки хроник энтероколит, колит һәм эч киткәндә ярдәмче чара буларак кулланалар. 

Эчщеклекнең ялкынсынуын дәваларга булыша.

Зирек күркәсенең төнәтмәсе эчәклектәге әчү процессын көйли, газлар күп җыелганнан шифа бирә. 

Зирек күркәләрен зирек яфрагы һәм зирек кайрысы белән бергә төнәтеп, тире авыруларын, юешләнеп тора торган экземаны дәвалыйлар. Ул тирегә чыккан аллергияне баса. 

Зирек төнәтмәсе белән чайкау тамак авыртканны бетерә. 

Теш уртлары канаса, авызны зирек күркәләре төнәтмәсе белән чайкаталар. 

Зирек күркәләренең судагы төнәтмәсе түбәндәгечә ясала:
15 г вакланган күркәләр өстенә 200 г кайнап суынган су салып, кайнап торган «су мунчасы»нда 30 минут төнәтәбез. 10 минут бүлмә температурасында суыткач, сөзеп, көненә 3-4 тапкыр ашарга 30 минут кала 1 аш кашыгы күләмендә эчәргә була. 
Әзер төнәтмә суыткычта 2 тәүлек саклана. 

Зирек күркәләрен куллана башлаганчы, табиб белән киңәшегез. 

Теги: дару үләннәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар