Логотип
Сәламәтлек

Тузганак тамыры – «яшәү эликсиры»

Бакчачылар тузганактан ничек котылырга белми. Көрәк белән төпләп алалар да, чүпкә аталар. Шушы чүп үләне саналган тузганак тамырының никадәр шифалы булуын уйлап та карамыйлар!

Тузганак чәчәкләрен җыеп, хуҗабикәләр бал кайната. Шикәр күп салынганлыктан, бу балны артык шифалы дип әйтеп булмый. Ә менә аның тамырларын борынгы имчеләр гомер-гомергә дару буларак кулланган. 

Тузганак тамырларын көз көне яки иртә язда – сары чәчәкләре ачылганчы әзерлиләр. Җәй көне казылган тамырлар коры һәм көпшәк була. 

Казып алынган тамырларны янтамырлардан аралап яхшылап юалар. Ваклап турап, җиләс, күләгәле урында өч-дүрт көн шиңдерәләр. Аннары бүлмәдә киптереп бетерәләр. 

Көз көне казып алынган тузганак тамырында 40 процент инулин бар. Язын исә бу күрсәткеч кимрәк. Микроэлементлардан анда кальций, тимер, цинк, марганец, магний һәм фосфор күп. Ул С, В1, В2, РР, Р витамины чыганагы. Анда 16 төрле аминокислота, эфир майлары барлыгы ачыкланган. 

Халык медицинасында тузганакны «яшәү эликсиры» дип атыйлар. 

Рәсми медицинада тузганак тамыры аппетитны ачучы, ашкайнату бизләрен эшләтеп җибәрүче, эчәклектәге хәрәкәтне яхшыртучы чара буларак кулланыла. 

Тузганак тамыры үт кудыргыч үзлеккә ия. Үт куыгында һәм бөердә ташлар булганда тузганак тамыры аларны эретергә булыша ала. 

Киптерелгән тузганак тамырының кандагы холестеринны киметә алуы расланган. 

Бала имезүче ханымнарда сөт бүленеп чыгуны яхшырта. 

Ашказаны асты бизе начар эшләгәндә тузганак тамыры ярдәмгә килә ала. Ул инсулин һәм ашказаны асты бизе суы эшләнеп чыгуын арттыра. 

Лимфа төеннәре шешкән кешегә элеккегеләр тузганак тамыры төнәтмәсе эчереп дәвалаганнар. 

Тузганак тамыры төнәтмәсе тирләтә, бәвелне арттыра, спазмнарны баса. 

Тузганак тамыры белән подагра чирен уңышлы дәвалаучылар бар. 

Тузганак тамыры төнәтмәсе азканлылыктан да булыша. 

Эч йомшарткыч үзлеккә ия булганга, аны эч китеп интеккән кешеләргә бик сак кулланырга киңәш ителә. 

Тузганак тамыры төнәтмәсе түбәндәгечә ясала: 1 аш кашыгы вакланган тамырны (10 г) эмаль савытка салып, 200  мл кайнап суынган су салып, 15 минут «су мунчасы»нда кайнаталар. 45 минут суыткач, сөзеп, ашарга 15 минут кала көненә 3-4 тапкыр стаканның 1/3 күләмендә эчәләр. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар