Ревматизм — мәкерле чир

Гадәттә, без буыннар, мускуллар сызлый, умыртка баганасы авырта башласа, ревматизм, дибез. Һәм бу, чыннан да, шулай. Әмма, исегезгә төшерәм, ревматизм — ике йөзгә якын ревматик чирнең берсе генә әле. Ул балаларда җиде-унбиш яшьләрдә башлана. Ревматизм бик хәтәр һәм куркыныч чир. Чөнки ул гап-гади ангина — тамак ялкынсынуыннан да тамыр җәяргә мөмкин. Мондый очракта баланы, табиб киңәше белән, төрле антибиотиклар ярдәмендә дәвалыйлар. Югыйсә, аның, әйткәнебезчә, ревматизм һәм йөрәк өянәгенә китерүе ихтимал.

Балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлегенә аеруча зур зыян китерүче ювениль ревматоидлы артрит мәкерлелеге ягыннан өлкәннәрдә була торган ревматоидлы артрит-полиартриттан калышмый. Балада ул өч яшеннән башланырга мөмкин. Билгеләре нинди, дисезме? Әгәр дә балаңда буыннар ялкынсынуы аркасында авырту, шешү, су җыелу, буыннарның, бигрәк тә иртәнге сәгатьләрдә, катып калуы күзәтелсә, ул аз хәрәкәтләнсә — шундук ревматологка күрсәтегез. Без моны гариплеккә бер адым, дип саныйбыз.

Яшүсмерләрдә полиартритның тагы да авыррак формалары күзәтелә. Люция исемле унөч яшьлек бер авыру кыз баланы хәтерлим: температурасы 39 градус, буыннары шешкән, нык сызлану сәбәпле, аякка да баса алмый, шундый хәлгә барып җиткән ки, хәтта кулларын авызы янына китереп, мөстәкыйль ашап-эчә алмый, чәчләрен әнисе тарап үрә. Анализлары да начар. Интенсив дәвалау үзенекен итте, нәтиҗәдә, Люциябез урта мәктәпне тәмамлады, медицина училищесында шәфкать туташы һөнәрен үзләштерде, гаилә корды, таза-сау балалар тапты. Чир артка чигенде. Ревматизмны дәвалап булмый, дип төшенкелеккә бирелүчеләргә гыйбрәтле мисал бу. Чирне вакытында тотып алсаң, чаң суксаң, ул, һичшиксез, бирешәчәк. өч яшеннән ювениль ревматоидлы полиартрит белән авыручы Таисия дә, мәктәпне уңышлы тәмамлап, югары уку йортына керде. Тик ике айдан эмоциональ, физик киеренкелекләр чирнең кискенләшүенә китерде: ике бот буынын да ясалмага алыштырырга туры килде. Хәзер ул, читтән торып булса да, укуын дәвам иттерә.

Ревматолог буларак, шунысын искәртүне кирәк дип саныйм: ревматизмны бик еш гормональ препаратлар (преднизолон), цитостатиклар белән дәвалыйлар. Шуңа күрә аны бик белеп, бик уйлап, кирәкле дозада гына билгеләргә кирәк. Ревматология өлкәсендәге хәзерге интенсив дәвалау алымнары (пульс-терапия, программалаштырылган плазмоферез, әлеге дә баягы, гормональ препаратлар) күпчелек балаларга нормаль уку, эшләү һәм гаилә тормышы белән яшәү мөмкинлеге бирә.

Ревматик чир яңа туган балада да күзәтелә. Педиатрларның Европа ассоциациясе мәгълүматларына караганда, ревматик чир белән интегүче 600 хатын-кызның якынча унысының баласы зәгыйфьләнгән иммун системалы булып туа. Балага ул балалык урыны (плацента) аша пассив рәвештә күчә. Моннан тыш, төче авыруын да (волчанка) онытмыйк әле.

Боларны истә тотып, ревматик чир булган гаиләдә, бала табу-тапмау мәсьәләсе табиб-ревматолог белән килешенеп, уртага салып хәл ителә. Балага узу өчен кулай вакыт итеп чирнең кискен булмаган, «тыныч» чорын сайларга киңәш итәбез. Авыру хатын-кызга преднизолон тәкъдим итәбез. Ул аны бала тудырганчы да, тудыргач та кулланырга тиеш. Чөнки ул бу очракта бердәнбер алыштыргысыз препарат.

Ревматизмның ни дәрәҗәдә җитди чир булуын аңлагансыздыр инде. Шуңа да табиб-ревматологлар, тиз һәм дөрес диагноз куеп, авыруны әле башлангыч чорында ук дәвалау ягында.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5688
    2
    28
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    2686
    1
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4354
    1
    25
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    2309
    0
    18
  • Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
    1971
    0
    14
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 май 2023 - 19:36
    Без имени
    Кая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнден
    Әнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
  • 26 май 2023 - 11:04
    Без имени
    Егетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеря
    Кызлардан куркам
  • 26 май 2023 - 19:50
    Без имени
    Рэхмэт
    Бала
  • 27 май 2023 - 17:23
    Без имени
    Ник хикәянең дәвамы да,ахыры да юк?
    Башкорт кызы
  • 27 май 2023 - 18:50
    Без имени
    Никах вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.
    Кызлардан куркам
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек