Логотип
Сәламәтлек

Мең чирдән шифалы карбыз

Карбыз сезоны башланды. Җае булганда, карбызны күбрәк ашап калырга кирәк. Тәмле булганы өчен генә дә түгел, организмга дару булганы өчен. Нинди шифалары бармы? Бик күп!

Карбыз сезоны башланды. Җае булганда, карбызны күбрәк ашап калырга кирәк. Тәмле булганы өчен генә дә түгел, организмга дару булганы өчен. Нинди шифалары бармы? Бик күп!

Карбызның йомшагы 80 процент судан гыйбарәт. Калганы глюкоза, фруктоза, мальтоза, күп күләмдә клетчатка һәм пектин матдәсе. Карбызда В1, В2, С, РР витамины күп. Моннан тыш, күп кенә микроэлементларга да бай ул. Менә шундый составы аны файдалы итә дә инде. 
Клетчатканың организмга тәэсирен беләсез: эчәклекне чистарта, шлакларны, токсиннарны чыгара.

Карбызның холестеринны чыгару үзлеге дә билгеле. Шуңа аны атеросклероз, югары кан басымы авырулары булганда күбрәк кулланырга киңәш итәләр.

Ул менә дигән бәвел кудыргыч. Организмнан артык кальций тозларын чыгара, подагра, артрит чирләрен җиңәргә булыша. 

Бу җиләкнең (ә карбыз ул – җиләк) бәвел чыгару системасында төрле чирләрдән: цистит, нефрит, пиелонефрит, бөердә ташлар булганнан шифасы бар. Тик бәвелдә фосфат утырымы булса, карбызны күп кулланырга киңәш ителми. 

Эчәклек ялкынсынса, карбызның кипкән кабыгын төеп кулланалар. Аны ашар алдыннан көнгә 1-2 тапкыр 1 аш кашыгы күләмендә алып, су белән йотып җибәрәләр. 

Карбыз орлыгы эчәклектәге суалчаннарны чыгарырга булыша. Моның өчен карбызның төшен киптереп, порошок хәленә җиткәнче төяләр. 1 аш кашыгы әлеге порошокка 24 аш кашыгы кайнап суынган су салып болгаталар. Моны һәр ике сәгать саен 3-4 аш кашыгы күләмендә эчәләр. 

Фруктоза күп булганга, карбызны шикәр чире белән авыручы кешеләргә ашарга да киңәш итәләр. 

Бавырлар, кан тамырлары начар эшләгәнгә күрә аяклар шешенсә, карбыз ярдәм итә, ул организмны артык судан арындыра. 

Әлеге баллы җиләк үт куыгында, бавырында таш булган кешеләргә дә шифа бирә. 

Карбыз арзан вакытта күбрәк ашап калырга тырышыгыз! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар