Логотип
Сәламәтлек

Көнкүреш химиясен дөрес кулланмау нәрсәгә китерергә мөмкин?

Яман шеш авырулары арасында тире рагы – беренче урында. Моңа миңнәр күплеге сәбәпчеме, әллә кояшта кызынумы? Профилактика бармы? Кояштан саклый торган кремнарны дөрес кулланабызмы? Бу хакта онкологик клиниканың баш табибы, онколог-дерматолог Ренат ХАҖИӘХМӘТОВ белән сөйләшәбез.


Бүген яман шеш авырулары арасында тире рагы беренче урында. Моңа миңнәр күплеге сәбәпчеме, әллә кояшта кызынумы? Профилактика бармы? Кояштан саклый торган кремнарны дөрес кулланабызмы? Бу хакта онкологик клиниканың баш табибы, онколог-дерматолог Ренат ХАҖИӘХМӘТОВ белән сөйләшәбез.

 Ренат Илдарович, тәнгә миңнәр чыгу нәрсә белән бәйле. Хәтта кайбер балалар да әле кечкенә булсалар да, миңнәргә «бай була».
– Моңа бик күп факторлар сәбәпче, әмма беренче урында – генетика. Гомумән, кеше сәламәтлегенең 70 процентын генетик фактор билгели. Без бит үз әти-әниләребезнең балалары. Һәр балага әти-әнисенең 50 шәр процент генофонды бирелә. Әти-әнисенең тәнендә миң күп икән, баланыкында да күп булуы – табигый хәл. Яши-яши чыккан невуслар да бар. Әйе, фәндә аны невус дип атыйлар, халык телендә тәндәге төрле пигментлы тапларны гади итеп миң, диләр. Кайберәүләрнең яшьлегендә чыга алар, кемнәргәдер – өлкәнәйгәч. Бу нәрсә белән бәйле соң? Иң популяр сәбәп – тәнне капламыйча кояшта озак вакыт булу. Ультрашәмәхә нурлар провокаторлар булып тора. Кеше тәненең тире катламында меланоцит дип аталган махсус күзәнәкләр бар. Алар меланин пигменты эшләп чыгара. Нәкъ менә бу пигмент миңнәр, чәч, күз, тән төсе өчен җавап бирә. Ак тәнле кеше кояшта озак була икән, бу күзәнәкләр организмны ультрашәмәхә нурлардан саклар өчен, меланинны күп итеп эшләп чыгара башлый. Шул рәвешле безнең тән төсе үзгәрә. Халык телендәге кызыну менә шушыннан килә инде ул. Бу бит бары организмның ультрашәмәхә нурларга реакциясе. Сүз уңаеннан, кызынганда иммунитет кими.

Димәк, җәен яхшылап кызынсаң, кышын авырмыйсың дигән популяр фикер миф булып чыга?
– Әйе, бу уңайдан бик күп мифлар бар һәм күпләр шуңа ышанып яши. Аларның күбесенә бу фикер балачактан әбисе, әнисе тарафыннан сеңдерелгән, шуңа табибның сүзенә шикләнеп караучылар да бар. Миңнәре күбәеп, бу хакта уйлана башлаганнар фикерләрен үзгәртәләр инде. Россия – төньяк ярымшарда урнашкан ил. Бездә кыш бик озакка сузыла, ә җәй – бары 2–3 ай гына. Генетик яктан карасак, безгә күп күләмдә ультрашәмәхә нурлар – җәй көннәрендә кояшта озак булу да, ягъни кызыну да кирәкми. Хәзер кешеләр диңгезгә күп йөри башлады. Берничә айга китеп шунда  яшәп кайтучылар да бар. Билгеле, анда кояш та башка. Аннан кайтып берничә ай үткәннән соң, тәннәрендә миңнәр чыгуын күреп безгә киләләр. 

Бу инде тире рагына китерү куркынычы бар дигән сүзме?
– Әлбәттә! Шуңа күрә кояштан саклаучы кремнар кулланырга киңәш итәбез.

Әмма безнең җәмгыятьтә мондый кремнарны куллану культурасы юк чигендә.
– Күрәсең, әлеге кремнарның файдасына ышанмыйлар. Әмма ул фәнни яктан расланган. Шуңа күрә дә аларны косметик кибетләрдә генә түгел, даруханәләрдә дә саталар. Агрессив кояшта «SPF 50» дәрәҗәсе булган кремнар сөртү кирәк. Кайчакта пациентларны бу кремнарны дөрес итеп кулланырга да өйрәтәбез әле. 

Безнең укучыларны да өйрәтегезче.
– Хәзер диңгезгә барганда кояш нурларыннан саклаучы кремнарны тыгып алып баралар баруын, әмма ул күп вакытта шул килеш әйләнеп кайта. Шул бер тюбик крем берничә тапкыр диңгезгә барып кайтырга да җитәргә мөмкин әле. Әмма бу бөтенләй дөрес түгел! Әйдәгез, аңлатып карыйм. Кеше тәне якынча 1,6–1,7 квадрат метр. Моннан башның бер өлешен (чәч үскән урынны), купальник каплаган урыннарны алыйк. Кояштан саклар өчен 1,5 квадрат метр урын кала. Бу кадәр тәнне кояштан саклар өчен 50 мл яки бер уч крем кирәк. Биттән башлап кояш күргән бар җиргә яхшылап сөртеп чыгу зарур. Су кереп чыкканнан соң кабат шул ук күләмдә крем сөртәсе. Димәк, бер тюбик крем якынча биш тапкыр сөртергә җитә, ә берничә тапкыр диңгезгә барып кайтырга түгел. 

Ренат Илдарович, мин дөрес аңлыйммы: кеше тәнендә миңнәр күбрәк булган саен, тире рагы белән авыру куркынычы зуррак. 
– Юк,  миңнәр саны мөһим түгел. Барысы да индивидуаль. Пациентның 5 миңе булып, шуның берсе куркыныч булырга яки киресенчә пигментациясе күп булып та авырмаска мөмкин. Әйе, артык күп миңле, бигрәк тә әти-әнисе тире рагы белән очрашкан кешеләр елга бер тапкыр онколог-дерматологка мөрәҗәгать итсен иде. Профилактика өчен, билгеле. Бу – бик мөһим. 

Нинди миңнәр булганда сагаерга кирәк?
– Миң 1 сантиметрдан зуррак икән, аны алдырырга кирәк инде. Шулай ук асимметрияле булу да, чикләре тигезсез булу да начар билге. Әлбәттә, төсенә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Бер тондагы төсләр булса, куркыныч түгел. Мәсәлән миңнең бер өлеше көрән, икенче өлеше якты-көрән ди. Бу куркыныч түгел. Ә менә төрле төсләрдә (кызыл, шәмәхә, кара, зәңгәрсу) булса, шикләнү урынлы. Тән рагының куркыныч төре булган меланоманың специфик билгеләре бар: аклы-зәңгәрсу структуралы, томанлы кебек. Тәнегездә мондый тап күрәсез икән, кичекмәстән онколог-дерматологка барыгыз. Миң тирәсендә кан тамырлары челтәре бар һәм бик күп икән, бу да шеш барлыгы турында сөйли. Шеш, бигрәк тә яман шешләр ашарга бик ярата, шуңа күрә дә үзенә кан тамырларын «тартып китерә». Мондый вакытта пациентны кичекмәстән операциягә әзерлибез.

Кайберәүләр миңнәрен косметик салоннарга гына барып алдырталар. Бу нәрсә белән куркыныч?
 – Мин һәр белгечне хөрмәт итәм, әмма бу җәһәттән квалификацияле табиб-онкологка бару яхшырак булыр. Һәрвакыт әйтәм: ракны рак белән эшләгән табиб яхшырак таный һәм ул аны күрми калмый. Килешәсездер? Һәр кеше үз эше белән шөгыльләнсен иде. Аннан соң бөтен миңнәрне дә лазер белән генә дә алырга ярамый, аның төрле алымнары бар. Алган миңне гистологиягә җибәрергә кирәк булырга да мөмкин. Моны шулай ук табиб кына билгели. 

Сөйләшүебезгә нәтиҗә ясасак, тире рагыннан профилактика – онколог-дерматологка күренеп тору һәм кояштан саклаучы кремнар...
– Тагын бер профилактика бар әле. Сөйләшүебезнең башына кайтсак, шуны да әйтергә кирәк: төрле химик матдәләр дә авыруга китерүгә сәбәпче була ала. Производстволарда химик цехларда эшләгән кешеләрне күздә тотып әйтәм. Әлбәттә, куркынычсызлык чарасын күрергә кирәк. Агрессив реагентлар тәнгә тиеп, аны ялкынсындыра ала. Хроник ялкынсынуның  тире рагына китерү мөмкинлеге бар.  

Без, хатын-кызлар, өйне җыештырганда хлорлы көнкүреш химиясе кулланырга яратабыз. Бу да куркынычмы?
– Белүемчә, агрессив реагентлар булган көнкүреш химиясе тутырылган капның тышына перчатка киеп эшләргә дигән сүзләр язылган. Җитештерүче аны тикмәгә генә язып куймаган бит инде! Перчаткасыз куллану ялкынсынуга китерә инде.

Бүген үк кибеткә барып перчаткалар сатып алырга кирәк икән...
– Әлбәттә,  сәламәтлегегезне кайгыртуга бик җитди карагыз! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар