Логотип
Сәламәтлек

Катаракта

Кешенең иң нечкә җире күз, диләр. Дөньяның матурлыгын, кояшның яктысын, якыннарыбызның көләч йөзләрен күрү өчен күзләр кирәк. Тик яшь барган саен, алар да җетелеген югалта, тоныклана...


Кешенең иң нечкә җире күз, диләр. Дөньяның матурлыгын, кояшның яктысын, якыннарыбызның көләч йөзләрен күрү өчен күзләр кирәк. Тик яшь барган саен, алар да җетелеген югалта, тоныклана. Медицина телендә күзнең тоныклануы катаракта дип атала. Республика клиник офтальмология хастаханәсенең беренче микрохирургия бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган табибы, югары категорияле офтальмохирург Гүзәл АНИСИМОВА белән әлеге чир хакында сөйләшәбез. 
Катаракта – күз хрусталигы тоныклану ул. 55 яшьтән узган кеше-ләрдә күз күреме начараюга еш кына нәкъ менә шул сәбәпче була. Катаракта кайчак яшькә генә бәйле булмый, ул берәр травмадан соң да башланырга мөмкин, кайбер төр дару препаратлары, организмдагы башка чирләр дә хрусталикның тоныклануына китерә ала. Катаракта көчәя барган саен, кешенең күрү сәләте кими, хәрефләр генә түгел, хәтта башкаларның йөзләре дә ачык күренми башлый. Тора-бара кеше бары яктылык һәм караңгылыкны гына аера алыр хәлгә кала. Вакытында чарасын күрмәсәң, ул дөм сукырлыкка да китереп җиткерергә мөмкин. 


Катаракта булу-булмавын бары тик күз табибы гына ачыклый ала. Гадәттә, диагноз кую кыенлык тудырмый. Табиб күрү җетелеген ачыклый, күздәге басымны үлчи, биомикроскопия ярдәмендә күзнең алгы өлешен тикшерә, күзнең күрү кырларын (периметрия) билгели, челтәр катлавын һәм күрү нерв дискын карый. Кайчак УЗИ да билгеләнергә мөмкин. 
Кызганыч, катарактаны бернинди тамчылар тамызып, дарулар эчеп кенә дәвалап булмый. Болар тоныкланган хрусталикны ача алмый. Күздә ниндидер тайпылышлар барлыгын сизү белән, табибка күренергә кирәк. 
Бүген катарактаны дәвалаганда стандарт дәва ысулы булып ультратавышлы факоэмульсификация методы санала. Бер үк вакытта кечкенә генә кисем аша күзнең хрусталигы ясалма хрусталикка алыштырыла. Әлеге операция урынлы анестезия белән амбулатор шартларда 15 минутта башкарыла. Пациент бернинди дә авырту тоймый. Исегездә тотыгыз: катаракта авыруын бары тик офтальмолог ярдәме белән генә дәвалап була. 

 

Билгеләре:


  көчле яктылыкта предметлар тирәсендә ареола (якты боҗра) күренә;
  күзнең күрүе тоныклана;
  язылганны уку кыенлаша, хәрефләр аерылмый башлый;
 эңгер-меңгердә күрү начарлана;
 төсләрне аеру читенләшә.


Катарактага китерергә мөмкин:


  күз эчендәге югары басым;
  гормоннар җитештерү бозылу;
  яман гадәтләр;
  күз травмалары (контузия, күзнең химик яки механик җәрәхәтләнүе);
  эчке секреция бизләренең дөрес эшләмәве (шикәр диабеты, матдәләр алмашы бозылу, авитаминоз);
  күзнең башка авырулары булу –югары дәрәҗәдәге күрә карау (близорукость), глаукома;
  агуланулар;
  көчле ультрашәмәхә нурланыш алу;
  көчле радиация;
  кайбер төр дару препаратларын озак вакыт куллану. 

 

Катаракта булмасын өчен:


 күзне ультрашәмәхә нурлардан сакларга;
 антиоксидантларга бай ризыклар белән тукланырга;
 глюкоза һәм холестерин күләмен гел тикшертеп торырга;
 күз авыруларын вакытында дәваларга;
 табиб киңәше белән поливитаминнар кулланырга;
 начар гадәтләрдән, аеруча –тәмәке тартудан туктарга.


Операциядән соң ничек сакланырга:


  табиб киңәш иткән даруларны күзгә тамызуны дәвам итәргә;
  бер атна дәвамында операция ясалган якка ятмаска;
  операция ясалган күзгә тимәскә;
  урамга чыкканда кояш нурларыннан саклый торган күзлек кияргә;
  операциядән соң бер ай буе кайнар мунчага, саунага, кайнар ваннага кермәскә;
 бер ай авыр физик эшләрдән сакланырга – авыр күтәрмәскә, көчәнмәскә, иелеп эшләмәскә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар