Тәрәзә төбендә үсеп утыручы бу гөлне белмәгән кеше сирәктер.
Алоэныкы шикелле үк, аның да ярфаклары итләч, эчендә гель сыман сыеклык – каланхоеның согы бар. Медицинада шушы сок кулланыла.
Каланхое согы:
тиренең ялкынсынуын туктата;
тиредәге яраларны төзәтә;
пешкән һәм өшегән тиренең тизрәк яңаруына ярдәм итә;
үлекле яраларны чистарта;
трофик язваларны дәваларга булыша;
чуаннарның үлеген суыра.
Каланхое согының бактерияләрне генә түгел, гөмбәләрне һәм хәтта вирусларны да юк итә алуы билгеле.
Ул:
энтеровирусны;
дизентерияне;
полиомиелитны;
гриппны дәвалаганда ярдәм итә.
Каланхое согы офтальмологиядә дә киң кулланыла.
Аны күзнең җәрәхәтләре, күзнең пешүе, кератит, күзнең мөгез катлавы эрозиясе, күзнең дистрофик үзгәрешләре, күзнең челтәр катламының пигментлы дегенерациясе, герпеслы кератит булганда каланхое согы ярдәм итә ала. Бу авырулар вакытында каланхоеның согын күзнең аскы кабагы эченә тамызалар.
Каланхое согы авыз эче, тамак һәм борын авыруларын дәвалаганда да ярдәм итә.
Аны хроник тонзиллит, гингивит, пародонтоз, стоматит, гайморит һәм томау булганда кулланалар.
Бала имезүче әниләрнең күкрәк башы ярылучан була. Каланхое бу очракта да тиз һәм нәтиҗәле булыша.
Каланхоеның согын ясау кыен түгел.
Иң элек каланхоеның яфракларын караңгы салкынча урында җиде тәүлек тотып, биостимуляция уздырырга кирәк.
Аннары яфракларны юып, суын саркыталар һәм әлеге яфракларны бик вак итеп турап, сутын сыгалар. Аны стериль марля аша сөзеп, суыткычта саклыйлар.
Чиста килеш каланхое согы берничә генә тәүлек саклана. Бозылмасын өчен, аны спирт белән катнаштыралар. 100 г сокка 20 грамм 70 градуслы спирт алына.
Каланхое согы кан басымын күтәрергә һәм аллергия бирергә мөмкин. Куллана башлаганчы, табиб белән киңәшегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк